Илдар Маняпов
Илдар Маняпов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Илдар Илдус улы Маняпов |
Туган | 19 май 1983 (39 яшь) Праһа |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Башкортстан дәүләт хореография көллияте[d] |
Һөнәре | балет биючесе |
Җефет | Гөлсинә Мәүлекәсова, балет биючесе |
Балалар | кызы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Илдар Маняпов, Илдар Илдус улы Маняпов (1983 елның 19 мае, Праһа) — балет биючесе, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының (Уфа) әйдәүче солисты (премьер), БР халык артисты (2014), С. Юлаев премиясе лауреаты (2016).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1983 елның 19 маенда Праһада (Чехия) туган. Уфада хореография укуханәсен (хәзер Р. Нуриев исемендәге көллият) (БР халык артисты Ю. Ушанов сыйныфы) тәмамлаган (2001).
2001 елдан Уфада опера һәм балет театрында балет труппасында хезмәт итә.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Р. Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестивалендә (Уфа) катнашып килә (партнерлары Н. Сологуб (Дрезден), М. Думченко (Петербург, Мария театры), К. Кретова (Мәскәү, Кремль балеты), Ю. Мияке (Тойота-Сити-Балет).
- 2006 елда VII халыкара Волков фестивалендә (Ярославль) катнаша. Л. Исмәгыйлеваның «Аркайым» балеты РФ хөкүмәтенең Ф. Волков исемендәге премиясенә лаек була.
- 2008 елда ЮНЕСКО штаб-фатирында (Франция), 2010 елда «Русия-Франция елы» уңаеннан Франция шәһәрләре буйлап уздырылган концертларда катнаша.
Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Концерт номерлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Классик Па-де-де» (Д. Обер муз.)
- «Очрашу» (П. Даллио муз., Д. Проценко хореографиясе)
- «Диңгездән» (Э. Морриконе муз., Р. Әбүшахманов хореографиясе)
- «Адәмһәм Һава» (А. Петров муз., Я. Лившиц хореографиясе)
- «Октет» (Э.У. Элгар муз., Р. Әбүшахманов хореографиясе)
Гастрольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Театр белән Италия (2003, 2010), Мисыр (2003, 2005), Португалия (2005, 2007), Таиланд (2006, 2008), Бразилиядә (2007) һ.б. илләрдә чыгыш ясый.
Шәхси ангажемент[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Греция (2008), Алмания (2009), Испания (2010), Франция (2010).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2008 БР атказанган артисты
- 2014 БР халык артисты
- 2016 Салават Юлаев премиясе — «театр-сәхнә сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүе, югары башкару осталыгы өчен»[1]
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны Гөлсинә Мәүлекәсова, балет биючесе, БР халык артисты.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ «Кызыл таң», 08.10.2016, archived from the original on 2016-10-08, retrieved 2016-10-21