Илдар Маннанов
(Илдар Мәннанов битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Илдар Маннанов - Советлар Берлеге каһарманы | ||
---|---|---|
![]() |
Документлар буенча: Мананов (Мәннанов) Ильдар Мананович | |
Туу датасы: 25 март 1921 | ||
Туу урыны: Бүләк, Мөслим районы, Татарстан, Россия | ||
Үлем датасы: 18 май 2010 | ||
Үлем урыны: Чаллы, Татарстан, Россия | ||
Милләте: татар | ||
Армиясе: Совет Армиясе, артиллерия | ||
Армиядәге вакыты: 1940 – 1945 | ||
Дәрәҗә: өлкән сержант | ||
Армия бүлеге: 2-нче артиллерик бәтәрәй < 127-нче полк < 65-нче дивизия < 4-нче армия | ||
Катнашкан сугышлар: Бөек Ватан сугышы | ||
Бүләкләре: ![]() ![]() ![]() |
Илдар Мәннан улы Мәннанов (25 март 1921, Бүләк авылы Мөслим районы, Татарстан — 18 май 2010, Яр Чаллы, Татарстан) — Икенче Бөтендөнья сугышында 6 танкны яндырган каһарман, милли хәрәкәт әгъзасы.
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Җидееллык мәктәпне һәм комбайнерлар курсларын бетергәч, ТАССРның Актаныш районында МТСта эшли.
- 1940 елда Кызыл Армиягә китә.
- 1941 елның ноябрендә Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре янында булган бәрелештә 6 танкны яндыра. Расчеттан берүзе исән кала. Батырлык өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
- 2010 елның 18 маенда вафат була.
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Яр Чаллының Үзәк районында 37нче комплекста урамга исеме бирелгән (координатлары 55.728742°, 52.368522°).
- 2018 елның 30 августында Яр Чаллының «Җиңү» паркында ачылган Каһарманнар аллеясында скульптур сыны урнаштырылган (скульптор — Вадим Иксанов)[1][2].