Илдар Маннанов урамы (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Маннанов урамы (Яр Чаллы) latin yazuında])
(Илдар Мәннанов урамы (Яр Чаллы) битеннән юнәлтелде)
Илдар Маннанов урамы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Яр Чаллы
Район Үзәк район
Кисеп үтә
Чулман проспекты һәм Раскольников урамы[d]

Илдар Маннанов урамы (рус. улица Ильдара Маннанова) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге урам.
Почта индекслары 423822, 423838. ОКАТО коды 92430000000.
Координатлары 55.728741°, 52.368522°.

Исем чыганагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдар Маннанов

Алтын йолдыз медале Советлар Берлеге Каһарманы Илдар Маннанов (19212010) исемен мәңгеләштерү максатыннан әлеге урамга исеме бирелгән. Илдар Маннанов Мөслим районы Бүләк авылында туган, 19632010 елларда Яр Чаллыда яшәгән[1], «Яр Чаллының шәрәфле ватандашы»[2]. 2010 елның 18 маенда Чаллыда вафат булган, Чаллының Орловка зиратының мөселман өлешендә җирләнгән.

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районындагы 36нчы һәм 37нче микрорайоннарны аерып торучы, квартал эчендәге зур булмаган яңа урам. Чулман проспекты белән киселештән башлана. Раскольников урамы белән киселештә тәмамлана. Чулман елгасы агымына (Түбән Кама сусаклагычына) аркылы урнашкан. Әлеге урамны бер урам да кисеп үтми.

Игътибарга лаеклы объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 11не йорт — 41нче урта мәктәп.
  • 12нче йорт — 30нчы урта мәктәп, шахмат мәктәбе, балалар сәнгать һәм дизайн академиясе.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чулман проспектында «Илдар Маннанов урамы» исемле җир өсте транспорты тукталышы бар.
  • 11нче, 73нче автобуслар; 9нчы, 27нче, 42нче, 43нче маршрут таксилары.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]