Илдар Уразбахтин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Уразбахтин latin yazuında])
Илдар Уразбахтин
Туган 9 май 1954(1954-05-09) (69 яшь)
Атҗитәр, Кырмыскалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим, хирург, мөгаллим
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Илдар Уразбахтин (9 май 1954 ел) — галим-хирург, югары мәктәп укытучысы. Медицина фәннәре докторы (2005). Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2005). Башкортстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007)[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уразбахтин Илдар Мидхәт улы 1954 елның 9 маенда Башкорт АССРның Бозаяз районы, хәзерге Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районы, Атҗитәр авылында туган.

1978 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. Шул елда Уфаның 8‑нче хастаханәсендә хирург булып хезмәт юлын башлый.

1979 елдан Аскын үзәк район хастаханәсендә, ә 1981 елдан Уфаның 21‑нче хастаханәсендә эшли.

2004-2014 елларда Башкорт дәүләт медицина университетының өстәмә белем бирү институтында укыта.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уразбахтин Илдар Мидхәт улының фәнни эшчәнлеге корсак куышлыгы әгъзаларында кискен хирургик авырулар булган кешеләрне диагностикалауга һәм дәвалауга багышланган. Ул эндоскопик, эндохирургик тикшерүләр үткәрә, тукымалардагы патологик үзгәрешләрне объективлаштыру өчен төс метрологиясен өйрәнә.

Уразбахтин 270 кә якын фәнни хезмәт авторы, 7 уйлап табуга патент иясе

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

— Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2005),

— Башкортстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хирургия абдоминальных повреждений. М., 2005 (автордаш);
  • Применение лазерной допплеровской флоуметрии в эндоскопии и эндохирургии при неотложных заболеваниях органов брюшной полости. М., 2006 М., 2006 (автордаш).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ураҙбахтин Илдар Миҙхәт улы

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • [Уразбахтин Илдар Мидхәт улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.]
  • Уразбахтин Илдар Мидхәт улы