Илдар Фазлетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Фазлетдинов latin yazuında])
Илдар Фазлетдинов

Фазлетдинов Илдар Камил улы (5 июнь 1978 ел) − галим-филолог, журналист. 2001 елдан «Кызыл таң» гәзитенең сәясәт бүлеге мөхәррире. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты.[1] Шәһит Ходайбирдин исемендәгк премия лауреаты (2003).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдар Камил улы Фазлетдинов 1978 елның 5 июнендә Башкорт АССР-ының Бәләбәй районы Тозлы Куыш авылында туган. Ата-анасые укытучылар. Шигыйрьләрен бала чагынан яза башлый. Алар «Башкортстан пионеры» газетасында даими басылып торган.

Мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-рус бүлегенә укырга кергән. Шунда ук 2003 елда аспирантура тәмамлый.

Хезмәт юлын 1998 елда «Өмет» газетасында башлаган. 2001 елдан «Кызыл таң» газетасында эшли. Сәясәт һәм милли проблемалар бүлеге мөдире. 2003 елда сәяси-иҗтимагый мәкаләләре өчен Шәһит Ходайбирдин исемендәге республика премиясына лаек була. 2013 елда - «Кызыл таң»газетасы лауреаты. Илдар Фазлетдинов 1999 елдан Журналистлар берлеге әгъзасы, филология фәннәре докторы кандидаты.

РФ «Халык санын алуны оста оештырган өчен» медале белән бүләкләнгән. «Акчарлак» альманахында 2001 елда аның шигырьләре басылган, ә аерым шигырь җыентыклары әлегә юк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Кызыл таң» гәзите. Редакция., archived from the original on 2021-05-14, retrieved 2021-04-06 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]