Илдар Ханов (1940)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Ханов (1940) latin yazuında])
Илдар Ханов
Туган телдә исем Илдар Мәснәви улы Ханов
Туган 3 ноябрь 1940(1940-11-03)
Аракчино, Казан, ТАССР
Үлгән 9 февраль 2013(2013-02-09) (72 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре рәссам, сынчы
Ата-ана
  • Мәснәви Ханов (әти)
  • Әсма Ханова (әни)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

 Илдар Ханов Викиҗыентыкта

«Ватан-ана» һәйкәле
Галәм гыйбадәтханәсе

Илдар Мәснәви улы Хановтатар рәссамы, сынчы, архитектор, җәмәгать эшлеклесе. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе (2010).

Ул 1940 елда Аракчино бистәсендә туа. 1960 елда Казан сәнгать мәктәбен, 1968 елда Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлый. 1970 еллар башында ул Казанга кайта. Теләге Кирмәннән хәрби бүлекне чыгару, анда күргәзмәләр, сәнгать галереялары, музейлар һәм мәчет төзү була. Шул проектны тәкъдим иткәндә, аның белән танышкан бер генерал авторны дәваларга яки атарга, ә проект төшерелгән планшетларны яндырырга кирәк, дип белдерә. Бер тәүлек эчендә Казаннан сөрелгән Илдар Ханов Чаллыга барып урнашып, яшь шәһәрдә яңа рухлы сыннар ясый.

1994 елда Илдар Ханов «Галәм гыйбадәтханәсе» төзелешен башлый. Ул аны 16 ел дәвамында төзи. Биредә мөселман мәчете манарасы, православ дине гөмбәзе, католиклар чиркәве, яһүдләр синагогасы, Будда гыйбадәтханәсе һәм башка диннәрнең рухын чагылдырган биналар төзелгән. Мондый сәнгать һәм архитектура шедеврын төзү өчен бик зур иҗат төркеме, берничә төзелеш оешмасы, заманча техника һәм әлбәттә бай спонсор яки дәүләт финанславы кирәк булса да, бу могъҗизави шәһәрчекне хасил итүче — Илдар Ханов үзе һәм аның якын дуслары.

2010 елда сынчы Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында сыннар һәм монументаль-бизәү композицияләре, шул исәптән «Ату» рельефы (Казан), «Ватан-ана» һәйкәле, «Тормыш агачы» сыны (Чаллы), «Шигърият агачы» сыны (Арча районы) өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә лаек була.

Илдар Ханов 2013 елның 9 февралендә Мәскәү шәһәрендә вафат була[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]