Илдар Хәтмуллин
| Илдар Хәтмуллин | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Илдар Булат улы Хәтмуллин |
| Туган | 26 ноябрь 1979 (46 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Дуван районы, Арый |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | биюче, балетмейстер |
| Эш бирүче | «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле |
| Җефет | Лариса |
| Балалар | улы Илнар, кызы |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Сайт | Ильдар Хатмуллин |
Илдар Хәтмуллин, Илдар Булат улы Хәтмуллин (Ильдар Булатович Хатмуллин; 1979 елның 26 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Дуван районы, Арый) ― мәдәният эшлеклесе, биюче–балет артисты, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры[1], элегрәк «Сармат» халык биюе ансамбле җитәкчесе, «Сибай» халык биюе ансамбле репетиторы. Башкортстанның (2023) һәм Татарстанның (2025) атказанган артисты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1979 елның 26 ноябрендә[2] Башкортстан АССР Дуван районы Арый авылында туган[3] [4]
Стәрлетамакта республика мәдәният техникумын тәмамлаган (2012 елдан мәдәният һәм сәнгать көллияте)[2].
1997―2000 елларда Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле балет артисты[2].
2000 елдан Сибай филармониясенең «Сибай» халык биюләре ансамбле биючесе[2], соңрак ансамбль репетиторы (ансамбль ― 2017 елда «Байык» телевизион бию конкурсында Гран-при иясе)[5]
Хәзерге вакытта ― Актанышта «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2017 ― «Байык» телевизион бию конкурсында «Иң яхшы репетитор» номинациясендә җиңүче[5]
- 2023 ― Башкортстан Республикасының атказанган артисты [6][7]
- 2025 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты [8]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Гаиләле. Хатыны ― биюче, «Сибай» бию ансамбле репетиторы Лариса Шәйнур кызы, Башкортстанның атказанган артисты (2023)[9] [10].
- Улы Илнар Илдар улы (05.04.2000–30.06.2023), 2017 елдан Сибай театр-концерт берләшмәсенең бию ансамбле солисты, 2023 елда Махсус хәрби операциядә һәлак булган [11] [12]. Илнарның хатыны Фидалия, улы Аслан (2023)[13][14].
- кызы
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Балетмейстер Хәтмуллин Илдар Булатович. Сәнгать составы
- 1 2 3 4 Ильдар Хатмуллин, Сибай Россия
- ↑ Сегодня свой день рождения празднует Ильдар Булатович Хатмуллин. vk.com, 26.11.2025
- ↑ Рузилә Ҡолөмбәтова. Илнар Хәтмуллин иҫтәлегенә. «Һәнәк», 19.10.2023
- 1 2 Поздравляем народный ансамбль народного танца "Сармат" (руководитель Хатмуллин Ильдар).(үле сылтама) Городской портал Сибай 24, 14.12.2017
- ↑ Торжественная церемония награждения прошла в рамках заседания Совета по культуре РБ / Министерство культуры Республики Башкортостан.(үле сылтама) culture.bashkortostan.ru, 23.12.2023
- ↑ Ләйсән Газизова. «Агыйдел» ансамбле балетмейстеры Илдар Хатмуллинга Башкортстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде. Актаныш-информ, 24.12.2023
- ↑ Дамир Натфуллин: Актанышның «Агыйдел» ансамбле – уникаль иҗат коллективы. Татар-информ, 23.12.2025
- ↑ Илнар Хәтмуллиндың әсәһенә - юғары награда. Башҡортостан гәзите, 25.07.2023
- ↑ Резида Валитова. Бердәмлек һәм теләктәшлек үрнәген күрсәттеләр. «Кызыл Таң», 16.10.2022
- ↑ Махсус хәрби операциядә артист Илнар Хәтмуллин һәлак булган. «Өмет», 9.07.2023
- ↑ Махсус хәрби операциядә һәлак булган артист Илнар Хатмуллинның соңгы биюе. Интертат, 8.07.2023
- ↑ Илнар Хәтмуллин. tamasha-rb.ru, 10.07.2023
- ↑ Танец Героя Ильнара Хатмуллина. Видео 03:24 от «БСТ» 14 ноября 2024 года