Илдар Ягъфәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Ягъфәров latin yazuında])
Илдар Ягъфәров
Фото
Туган исеме:

Илдар Рәшит улы Ягъфәров

Туган көне:

26 гыйнвар 1971(1971-01-26) (53 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Барда

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәр:

режиссер

Карьера:

1995 — х. в.

Бүләкләр:

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

IMDb:

ID 2465417

Илдар Ягъфәров, Илдар Рәшит улы Ягъфәров (1971 елның 26 гыйнвары, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Барда) ― режиссер, Россия Кинематографистлар берлеге әгъзасы, беренче татар уен нәфис фильмы режиссеры. [1] «Татфильм» киностудиясе җитәкчесе. [2] Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге рәисе (2015 елдан). «Я-production» студиясе җитәкчесе (2005 елдан). [3] Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1971 елның 26 гыйнварында Пермь өлкәсе Барда районы үзәге Барда авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисе фольклорчы-галим Рәшит Ягъфәров (1946―2008), 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Пермь өлкәсенең Барда район газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җирле радиотапшырулар дикторы һәм редакторы, Бардада укытучы булып эшләгән. Илдарга 3 яшь булганда, 1973 елда гаилә Казанга күчеп килә. 31нче урта мәктәпне тәмамлагач (1988), [4] Казан педагогия институтының спорт факультетына укырга керә. 1991 елда Казан телевидениесендә режиссер ассистенты булып эшли башлый. 1994 елда С. А. Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының (рус. ВГИК) режиссерлык факультетына укырга керә, аны 1999 елда тәмамлый. 2000 елда төшерелгән «Бәхеткәй» фильмы өчен Истанбулда Төрки кино көннәре дипломын ала. [5] [6]

2005 елның ноябрендә «Я-production» (Я продакшн) киностудиясенә нигез сала. [2] Киностудиянең төп эшчәнлеге – нәфис, документаль, вәкиллекле, гаилә фильмнары, музыкаль клиплар, аудиороликлар, реклама видеороликлары җитештерү. 6 ел эчендә 400дән артык эш эшләнгән, алар арасында 150дән артык реклама ролигы, алар федераль һәм төбәк каналларында трансляцияләнә.

2015 елның декабрендә Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге рәисе итеп сайлана. [7]

Фильмнары һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус телендәге беренче кыска метражлы уен фильмы «Сочинение»ны 1995 елда төшерә. 1996 елда фильм Франциянең Марсель шәһәрендә халыкара документаль фильмнар фестивалендә катнаша. 1998 елда автор үзенең «Четыре состояния одиночества» дигән диплом эшен төшерә, ул Свердловскидаа «НТВ плюс» бүләген ала.

2000 елда режиссер «Бәхеткәй» фильмын төшерә, [8] моның өчен 2001 елда Истанбулда Төрки кино көннәре дипломын ала. [6] Әлеге фильм шулай ук АКШның Хьюстон шәһәрендә узган дөнья мәдәниятләренә багышланган фестивальдә «Чит ил студентлары фильмы» номинациясендә иң яхшысы дип таныла.

2004 елда татар телендә тулы метражлы «Куктау» нәфис фильмын төшерә. [9] Картина «Кинотавр» Россия кинофестивалендә кинопродюсерлар гильдиясе бүләген, Алманиянең Хемниц шәһәрендә Халыкара балалар һәм яшүсмерләр фильмнары фестивалендә Гран-при һәм спонсорларның махсус бүләген ала. [10] Фильм шулай ук Чехиянең Злин шәһәрендә узган конкурста «иң яхшы аурупалы дебюты» дип таныла. 2006 елның 10 декабрендә «Культура» телеканалында «Куктау» фильмының Бөтенроссия премьерасы була.

2010 елда «Я-production» базасында рус телендә кыска метражлы уен фильмы «Брелок» төшерелә. [11][12] Картина 63нче Канн кинофестивале кысаларында узган "Short Film Corner" кинофорумында тәкъдим ителә. 2010 елның сентябрендә картина шулай ук биш халыкара кинофестивальдә: Грузиянең Батуми шәһәрендә International art house film festival, Италиядә Pentedattilo film festival, Казанда VI Казан халыкара мөселман киносы фестивале, 2010 елның октябрендә Грециядә «Cyprus international film festival», 2011 елның маенда Украинада «Харьковская сирень» халыкара кинофестивалендә төп конкурс программасында тәкъдим ителә. [13] [14] Шулай ук «Брелок» фильмы 2010 елның сентябрендә Мәскәүдә узган «Бөтенроссия кыска метражлы автор киносы фестивале» конкурстан тыш программасына кертелгән.

2011 елда режиссер яңа «Аш» фильмын төшерә башлый. [15]

Атасының татар милләте киләчәге турындагы уй-борчылулары нигезендә [16] «Югалту» (Потеря) исемле кыска метражлы нәфис фильм [17] төшергән. Фильмның премьерасы 2012 елның 8 сентябрендә [18] элек "Алтын Мөнбәр" дип танылган VIII Казан халыкара кинофестивалендә була[19][20].

2018 елның 11 апрелендә режиссеры һәм продюсеры И. Ягъфәров булган «Байгал» фильмының (Мансур Гыйләҗев сценарие буенча) премьерасы була. [21]

2022 елның июлендә «Живы ли вы?» (Исәнмесез?, 2021) фильмы XXIV «Шукшинские дни на Алтае» (Алтайда Шукшин көннәре) Бөтенроссия кинофестиваленең төп призына лаек була. [22]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Общественная газета Республики Татарстан, Интервью с Ильдаром Ягафаровым.(үле сылтама) «Республика Татарстан»
  2. 2,0 2,1 Официальный сайт киностудии «Я-Production», archived from the original on 2012-03-09, retrieved 2023-03-17 
  3. Ягафаров Ильдар Рашитович, председатель союза кинематографистов РТ. «Бизнес-Онлайн»
  4. Ильдар Ягафаров, Казань, 52 года. Вконтакте
  5. Журнал «Татарстан», Кадры решают все, № 8-9, 2002
  6. 6,0 6,1 Дни тюркского кино в Стамбуле
  7. Режиссер Ильдар Ягафаров стал главой Союза кинематографистов Татарстана. KazanFirst, 03.12.2015
  8. Первый сайт Бардымского района, «Бэхеткэй», 2000 год
  9. Фильм Куктау на RuData.ru, archived from the original on 2015-06-08, retrieved 2023-03-17 
  10. Лента, Ildar Yagafarov movie «Kooktou» won the prize
  11. Фото-новости каыани, Открытый показ нового фильма Ильдара Ягафарова 2011 елның 13 октябрь көнендә архивланган., 20 декабря 2010
  12. Татар-информ, Ильдар Ягафаров подарил жителям Казани свой «Брелок», 28 Декабря 2009
  13. Описание фильма на сайте Court Metrage(үле сылтама)
  14. Cyprus International Film Festival — «Брелок»}}
  15. Лента новостей, Казанский кинорежиссёр готовит «Аш»(үле сылтама), 14 марта 2011
  16. YouTube:"Югалту" фильмы турында ТНВ-Планета телеканалы сюжеты
  17. YouTube:"Югалту" фильмы трейлеры
  18. ПРЕМЬЕРА ФИЛЬМА "ЮГАЛТУ" РЕПОСТ!
  19. Экватор фестиваля мусульманского кино и «Потеря» Ильдара Ягафарова 2012 елның 19 октябрь көнендә архивланган.(рус.)
  20. Мөселман кинофестивалендә “Югалту” фильмы тәкъдим ителде
  21. Байгал (2018) IMDb
  22. Гран-при Шукшинского кинофестиваля получил режиссер Ильдар Ягафаров за фильм "Живы ли вы?".

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Илдар Матуров (2008-2015)
Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе
20152023
Аннары:
?