Илдар Әхмәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Әхмәтҗанов latin yazuında])
Илдар Әхмәтҗанов
Туган 25 ноябрь 1983(1983-11-25)[1] (40 яшь)
Түбəн Кама, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Нефтехимик, Спартак[d], Амкар, Сибирь, Кубань һәм КАМАЗ

Илдар Раушан улы Әхмәтҗанов (1983 елның 25 ноябре, Түбəн Кама, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — РФПЛның 24 матчында 2 туп керткән Россия футболчысы (ярымсакчы). Тренер.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдар Әхмәтҗанов 1983 елның 25 ноябрендә Түбән Камада туа. Түбән Кама спорт мәктәбендә тәрбияләнүче (беренче тренеры — В. А. Туктаров)[2]. «Нефтехимик» (Түбән Кама, 2000—2001, 2003—2005), «Спартак» (Щелково, 2002) командалары өчен чыгыш ясаган. 2005 елның августыннан 2008 елның июленә кадәр Пермьнең «Амкар» командасы өчен уйнаган[3]. 2008 елның җәендә «Амкар» ның элеккеге тренеры Сергей Оборин үтенече буенча Новосибирск «Сибирь»ына күчә. 2009 елның мартында «Сибирь» белән контракт өзә.

2010 ел башында «Кубань»га карашка китә, команданың беренче сезон алды җыелышында катнаша, аның нәтиҗәләре буенча клуб җитәкчелеге Әхмәтҗанов белән контракт төзү турында Карар кабул итә[4], бу хакта 4 февральдә хәбәр ителә[5].

1 июньдә «Кубань» составында, Брянск «Динамо»сына каршы беренчелекнең 13 нче турының күчмә матчының 90 нчы минутында алмашуга чышып дебют ясый[6]. «Кубань» өчен лигада барлыгы 7 матч һәм Россия Кубогында 1 очрашу уздыра. 13 июльдә Әхмәтҗановның китүе турында да хәбәр ителә, чөнки ярты елга исәпләнгән килешү тәмамлана. Карьерасын Чаллы «КАМАЗ»ында дәвам итә. «КАМАЗ» белән 2,5 елга контрактка кул куя[7]. 30 июльдә «Волгарь-Газпром» клубына каршы беренчелекнең 21 нче турының күчмә матчында дебют ясый. 2014 елда имгәнү аркасында «КАМАЗ» да уенны тамамлый[8]. 2015 елда Ырынбурның «Газовиг» составында ФНЛ Кубогында чыгыш ясый[9].

2017 елның гыйнварыннан «КАМАЗ»ның тренерлар штабында: тренер, өлкән тренер, физик әзерлек буенча тренер[10]. 2020 елның 15 октябрендә, Михаил Белов отставкага киткәннән соң, баш тренер вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә[11]. Ноябрьдә баш тренер итеп раслана[12].

Россиянең яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командалары өчен чыгыш ясаган[13].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. Ильдар Ахметзянов: Атакуем, потому что хотим выиграть! (2010-08-23). әлеге чыганактан 2017-09-06 архивланды.
  3. Доронченко: «„Кубань“ подпишет Ахметзянова, Малюкова и Головатенко». «Советский Спорт в Перми – Футбол» (2005-11-07).
  4. Доронченко: «„Кубань“ подпишет Ахметзянова, Малюкова и Головатенко» (2010-02-04).
  5. Двое ушли, трое добавились. Официальный сайт ФК «Кубань» (2010-03-15). әлеге чыганактан 2011-09-23 архивланды.
  6. Статистика матча «Динамо» — «Кубань», 01.06.2010. әлеге чыганактан 2010-02-26 архивланды. 2020-10-15 тикшерелгән.
  7. Ахметзянов покидает «Кубань». Газета.Ру (2010-07-13).
  8. Главный тренер «КАМАЗа» Владимир Клонцак: Подбирали игроков с прицелом на будущее (2014-07-18). әлеге чыганактан 2016-03-13 архивланды.
  9. Ахметзянов Ильдар Раушанович. Кубок ФНЛ 2015 (2010-07-13). 2020-10-15 тикшерелгән.
  10. Задача есть - нужно выполнять (2017-01-30). әлеге чыганактан 2017-09-06 архивланды. 2020-10-15 тикшерелгән.
  11. Футбольный «КАМАЗ» определился с кандидатурой на пост и.о. главного тренера клуба (2020-10-15).
  12. ФК «КАМАЗ» утвердил Ильдара Ахметзянова в качестве главного тренера клуба (2020-11-13).
  13. Ильдар Ахметзянов: У нас молодая амбициозная команда (2011-05-11). әлеге чыганактан 2011-05-17 архивланды.