Илдус Габдрахманов
| Илдус Габдрахманов | |
|---|---|
![]() | |
| Туган телендәге исеме | Илдус Илгизәр улы Габдрахманов (Абрахманов)[1] |
| Туган | 27 май 1967 (58 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Апас |
| Яшәгән урын | Татарстан урамы, Казан[2] |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе |
| Һөнәре | драма артисты |
| Җефет | Сәлимә Әминова, балетмейтер |
| Бүләк һәм премияләре | |
Бу Камал театры актеры турында мәкалә, галим турында бу мәкаләдән укыгыз
Илдус Габдрахманов (Илдус Илгизәр улы Габдрахманов) — драма артисты, хореограф-репетитор, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры артисты. Россия Федерациясенең (2026) һәм Татарстанның (2003) атказанган, Татарстанның халык (2014) артисты. «Тантана» премиясе лауреаты (2013).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1967 елның 27 маенда Татарстан АССР Апас районы Апас авылында туган. Мәскәүдә Щепкин исемендәге югары театр училещесын тәмамлаган (1988). Хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1990 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры артисты.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Казан егетләре» спектаклендә Тукай ролендә уйнау танылу китерә.[3]
Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Альдемаро — «Биюче» Лопе де Вега
- Тукай — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» М. Гыйләҗев
- Фәридун — «Баскетболист» М. Гыйләҗев
- Сильвио — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» К. Гольдони
- Ромео — «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир
- Илгизәр — «Илгизәр + Вера» Туфан Миңнуллин
- Җәүдәт — «Һинд кызы» Гафур Каюмов
- Баханур — «Мәхәббәт карагы» Флорид Бүләков
- Атиллио — «Гаугалы гаилә» Э. де Филиппо
- Әсән — «Арзы кыз» М. Тарухан
- Карт — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
- Кызыл — «Минем исемем Кызыл» Орхан Памук
- Георг, Герцог Кларенс — «Ричард III» Уильям Шекспир
- Бәдретдин (Бәрттин) — «Мулла» Туфан Миңнуллин
- Бәрәк — «Хан кызы Турандык» Карло Гоцци
- Дәүләтов — «Үлеп яратты» Ркаил Зәйдулла
- Кызыл мыек — «Йөзек кашы» Фатих Хөсни (И. Зәйниев инсценировкасы)
- Шәкүр — «Диләфрүз — Remake» Туфан Миңнуллин
- Петр — «Өзелгән өмет» Максим Горький
- Су сатучы — «Ханума» Авксентий Цагарели
- Федотик Алексей Петрович, подпоручик — «Өч сеңел» Антон Чехов
- Исәнбай — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт
- Әптери — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- Шүр-Шүр — «Җанкисәккәем» Туфан Миңнуллин
- Севрюгин Михаил — «Телсез күке» Зөлфәт Хәким
- III Салих — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин
- Алмаз — «Шулай булды шул» Туфан Миңнуллин
- Нигъмәтҗан Ишмаев — «Гөлҗамал» Нәкый Исәнбәт
- Ринат — «GO! Баламишкин» Флорид Бүләков
Хореограф-репетитор
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Кара чикмән» — Геор Хугаев (Юныс Сафиуллин тәрҗемәсе).
2013 «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек була.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Камал театры сайтында шулай
- ↑ https://web.archive.org/web/20190505160957/https://jitely.info/kazan
- ↑ Илдус Габдрахманов: сәхнәдә 25 ел. «Казань», № 2, 2015
- ↑ Путин татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы указны имзалады. Татар-информ, 16.02.2026
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәкаләләр
- Е. Калинина. Илдус Габдрахманов: сәхнәдә 25 ел. «Казань», № 2, 2015. (рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Камал театры рәсми сайты 2014 елның 25 февраль көнендә архивланган(рус.)(тат.)
- Тамашачы каршына һәр чыгу – үзе премьера(үле сылтама)(рус.)
