Илдус Диндаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдус Диндаров latin yazuında])
Илдус Диндаров

Тугач бирелгән исеме: Илдус Гали улы Диндаров
Туу датасы: 15 март 1949(1949-03-15) (75 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Октябрь районы, Биккол
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, язучы
Иҗат итү еллары: 1983—х. в.
Юнәлеш: шигърият, публицистика
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе
Бүләкләр: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2009)

Илдус Диндаров, Илдус Гали улы Диндаров (1949 елның 15 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Октябрь районы, Биккол) — шагыйрь, журналист. Татарстанның язучылар (2009 елдан) һәм ССРБ (ТАССР) журналистлар (1983 елдан) берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2009). Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2023).

Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән төшкән фотосурәтләре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 15 мартында[1] Татарстан АССР Октябрь (1997 елдан Нурлат) районы Биккол авылында укытучылар гаиләсендә дүртенче бала булып туган. Әтисе Гали Галимдар улы, чыгышы белән Ырынбур өлкәсе Богырыслан шәһәреннән, педагог, журналист, район газетасы мөхәррире; әнисе Гыйззелбәнат Вәлиәхмәт кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы. Балачактан тормышын журналистика һәм әдәбият белән бәйли. Туган авылында җидееллык мәктәпне, Нурлатның 1нче урта мәктәбен, Казан дәүләт университетын (1974), Ленинград Югары фирка мәктәбен (1990 елдан Ленинград политология институты, 2010 елдан РФ Президенты каршындагы РФ халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе филиалы) (1986) тәмамлаган. Кыргыз ССРда армия хезмәтендә була. 1967 елда 18 яшьлек егет чагында «Авыл таңнары» газетасында (Аксубай) рус теленнән татар теленә тәрҗемәче була. Түбән Камада химия комбинаты төзелешендә катнаша. КПССның Октябрь райкомында эшли. Норлат районы «Дуслык» газетасы мөхәррире урынбасары була[2], 19861987 елларда Минзәлә районы «Коммунизм таңы» (1991 елдан «Минзәлә»)[3] газетасын җитәкли. 1991 елдан Нурлат шәһәрендә «Ватаным Татарстан» газетасының (Аксубай, Чирмешән, Нурлат районнары буенча) үз хәбәрчесе булып эшли[4]. 19982002 елларда «Шәһри Казан» газетасында эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дилбегә кем кулында?

Татар телен, рус телен бергә
Тиңли кемдер шигьри пар атка,-
Кешене ул адаштырмас, имеш,
Юнәлсә дә кайсы тарафка.
Алай икән, төпкә җигелгәне
Хәтерләтә туган телемне;
Икенчесе исә янәшәгә таккан
Мичәү аты төсле түгелме?
Томырылып чаба акбүз бахбай,
Офыкларга таба омтылып.
Яндагысы гына чыгымчылап,
Читкә каергалый онтылып.
Төптәгесе шулай туры барса,
Киртә булмас һич ни юлында:
Бөтен хикмәт ләса дилбегәнең
Булуында кемнең кулында.
Һәй! Сәйярның җитәр юлы ерак,
Киләчәктә эше бар аның;
Изге максатыңнан тайпылмыйча,
Дилбегәңне нык тот, татарым!

Китабы. 2011

Җиде китап авторы. Төрле жанрларда көчен сынап карый: лирик парчалар, юмористик хикәяләр, мәсәлләр яза. Шигырьләре кешенең күңел кичерешләре, туган җир, туган авыл, туган тел, туган табигать турында. Күп кенә шигырьләренә һәвәскәр композиторлар көйләр язган: «Туган авылым- Биккол» (Ренат Шаһиев көе), «Абага чәчәге», Йолдыз яктысы, «Нурлатым – Нурлы атым» (өч җырның да көй авторы — Тәлгат Бәдыйгин) һ. б.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


« Илдус Диндаров — күңеле белән шагыйрь кеше. Аның өчен тормыш һәм шигърият аерылгысыз төшенчәләр. Ул шигырьнең асыл хасиятләрен тоеп иҗат итә. Шигырьләрендә — мәхәббәткә мәдхия, сызлану һәм сагыш, беркемне дә читләтеп үтмәгән «табу - югалту» мотивлары, туган якны зурлау хисләре. Шигырьләрдәге сурәтлелек гади һәм якты булуы белән аерылып торалар
»
« «Халкым иманлы булсын, бу дөньяда югалмасын, үзенең асыл сыйфатларын сакласын» дигән олуг теләк чагыла анда
Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык шагыйре
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Сәкинә. Улы Айваз Диндаров, тарих фәннәре кандидаты. Кызы Гөлнара (Нургатина), укытучы. Оныгы Илмира.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Март аенда туган Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларын туган көннәре белән котлыйбыз!(үле сылтама) Татарстан язучылар берлеге сайты, 10.03.2015
  2. Нурлат районы «Дуслык» газетасы турында. «Дуслык», 04.07.2018
  3. Минзәлә районы газетасының элекке мөхәррире Илдус Диндаров иҗаты. «Минзәлә», 08.09.2016
  4. Авыл җанлы кеше. «Авыл таңнары», 16.01.2013
  5. Диндаров, Илдус Гали улы . Үз ягымда : шигырьләр. Российская государственная библиотека
  6. Второй том книги «Знатные люди земли Нурлатской» подарил местной школе ее автор. Новости Казани, 23.01.2018
  7. Гузель Садыкова. Сегодня нурлатцам представили новую книгу Ильдуса Диндарова «Чорлар чатында». Нурлат-информ, 13.02.2029
  8. Илдус Диндаровның яңа китабы дөнья күрде. Татар-информ, 09.08.2022
  9. Илдус Диндаров. 2018 елның 3 сентябрь көнендә архивланган. Татар электрон китапханәсе
  10. Признание заслуг. 2017 елның 4 июль көнендә архивланган. «Республика Татарстан»,12.01.2017
  11. Милли китапханәдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшырачаклар. Татар-информ, 4.10.2023

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Җир селкетеп чапкан атлар. «Мәйдан», 2009 ел, апрель, 85-86нчы битләр.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]