Илдус Закиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Илдус Закиров
Туган телдә исем Илдус Мөхәммәтгали улы Закиров
Туган 15 июнь 1938(1938-06-15) (78 яшь)
Балтач районы, Балтач авылы
Милләт татар
Һөнәре галим
Бүләк һәм мөкәфәтләре ССРБ Министрлар Шурасы премиясе

Илдус Мөхәммәтгали улы Закиров — галим, техник фәннәр докторы, академик, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Реваль Закировның абыйсы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдус Закиров 1938 елның 15 июнендә Балтач авылында туган. 1945 елда Нурлат урта мәктәбенә укырга керә һәм монда җиде сыйныф укый. 1955 елда Актаныш районының Пучы урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. Шул ук елда А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтының очу аппаратлары двигательләре факультетына укырга керә. Шушы көннән бүгенгәчә аның хезмәт юлы әлеге институт белән бәйле. 1961 елда институтны тәмамлагач ул ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, кафедра мөдире, фәнни эшләр буенча проректор баскычларын үтә. Хәзерге көндә дә институтның очу аппаратлары җитештерү технологиясе кафедрасы мөдире.

И. Закиров 1995 елда Дәүләт сәнәгать, бизнес һәм приватизация институты директоры итеп билгеләнә, Татарстан Республикасы дәүләт милке белән идарә итү Дәүләт комитетының коллегиясе әгъзасы булып сайлана.

И.М.Закиров – авиация техникасы һәм машина төзүнең башка тармакларында юка стеналы конструкцияләрне пластик юл белән формалаштыру процесс һәм ысулларын модельләштерү һәм проектлаштыру өлкәсендә күренекле галим, 200дән артык фәнни хезмәт, 11 фәнни китап һәм дәреслекләр, 52 СССР һәм Русия, дистәләгән халыкара авторлык таныклык һәм патентлары авторы. Аның хезмәтләре Алмания, Бөекбритания, Япония, Франция, Швейцария һ.б. күп илләрдә басылган. Ул уйлап тапкан җайланмалар җәм җитештерү ысуллары Казан, Мәскәү, Сембер, Ташкент, Самар, Киев, Воронеж, Харьков, Алма-Ата, Брянск һ.б. шәһәрләрнең зур предприятиеләрендә гамәлгә ашырылган.

Зур фәнни хезмәтләре өчен И. Закировка 1994 елда Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән абруйлы исем бирелде. 1992 елда ул Татарстан Фәннәр академиясе, 1994 елда Русия Федерациясенең Сыйфат проблемалары академиясе академигы итеп сайланды. Уйлап табу һәм рационализаторлык тәкъдимнәре 1985 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш, 1988 һәм 1989 елларда— алтын медальләре белән бәяләнде. 1986 елда иң яхшы фәнни хезмәт өчен СССР Югары уку йортлары Дәүләт комитеты премиясен алды. 1989 елда аңа халык хуҗалыгының иң әһәмиятле юнәлеш һәм тармакларында комплекслы фәнни, проект-конструкторлык һәм технологик эшләр башкарганы һәм ул тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен гамәлгә ашырганы өчен СССР Министрлар Советы премиясе бирелде.

Галим бүген дә киң колачлы фәнни эш алып бара. Аның җитәкчелегендә очу аппаратларының яңа, техник яктан ныграк һәм күпкә җиңелрәк булган тышлау материалы (складчатая обшивка) тәкъдим ителде һәм халыкара «Аэробус» концерны белән берлектә тормышка ашырыла. Бу тышлау материалының соңгы ике күрсәткече (ныклык һәм җиңеллек) бигрәк тә әһәмиятле. Ул очу аппаратларының авырлыгын 30–35 %ка киметергә һәм бер үк вакытта ныклыгын күтәрергә, эксплуатация срогын озайтырга мөмкинлек бирә. Бу исә авиация сәнәгате өчен революцион дәрәҗәдәге казаныш. И. Закиров җитәкчелегендәге Казан галимнәре бу яңалыкны промышленностька кертеп, аны җитештерү технологиясен дә эшләделәр һәм сигез яңа патентка ия булдылар.