Илдус Тимерханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдус Тимерханов latin yazuında])
Илдус Тимерханов
Туган 25 апрель 1956(1956-04-25) (67 яшь)
Түбән Черекүл, Илеш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, шагыйрь

Тимерханов Илдус Хәмит улы (25 апрель 1956 ел) — башкорт балалар язучысы, журналист, туган якны өйрәнүче, 1990 елдан СССРның Журналистлар, 1996 елдан Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы. Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге (2012) һәм Дүртөйле шәһәре һәм районының Наҗар Нәҗми исемендәге премияләр лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдус Хәмит улы Тимерханов 1956 елның 25 апрелендә Башкорт АССРның (1993 елдан Башкортстан Республикасы) Илеш районы Түбән Черекүл авылында туган. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Итәй авылында урта белем ала.

Хезмәт эшчәнлеген «Чакмагышнефть» нефть һәм газ чыгару идарәлегендә слесарь-төзәтүче булып башлый, аннары скважиналар операторы һәм геология партиясендә белгеч булып эшли.

1974-1976 елларда Ерак Көнчыгышта Совет Армиясе сафында хәрби хезмәттә була. Запаска кайтарылганнан соң нефтьче эшен дәвам итә һәм 1977 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.

Югары белем алганнан соң, Дүртөйле районының «Юлдаш» газетасында эшли.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елда Илдус Тимерхановның «Тал-тирәкләр куенында» (русча «Среди ив и тополей») җыентыгы Петр Ершов исемендәге Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды[1] һәм автор «иң яхшы балалар язучыларының берсе» дип билгеләнде[2].

2017 елда Дүртөйле районының Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге тарафыннан язучының «Ут күз» (әкиятләр. — Уфа, Китап, 2002. – 192 бит), «Тал-тирәкләр куенында» (әкият. — Уфа, Китап, 2006. – 172 бит) һәм «Юлбарыслан» (әкиятләр, хикәяләр. — Уфа, Китап, 2011. – 168 бит) китаплары Балалар һәм үсмерләр өчен әдәбият, сәнгать өлкәсендәге Һәдия Дәүләтшина исемендәге республика дәүләт премиясенә тәкъдим ителде[3][4].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хомяк. Паук. Испорченный хлеб: Рассказы / Кн. «Бельские просторы».- Уфа: Китап, 1993.
  • Ворчливая печная труба: Сказки. — Уфа: Китап, 1995.
  • Спичка на солнцепеке: Сказки. — Дюртюли: РИК «Юлдаш», 1998.
  • Жар-пожар: Сказки — Уфа: Китап, 2002.
  • Среди ив и тополей / — Уфа: Китап, 2006.
  • Юлбарыслан. Сказки. Рассказы. — Уфа: Китап, 2011.
  • Склонились ивы над Базы: Публицистические статьи. Чекмагуш, 2012.

Газета һәм журналларда басылган әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучы турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Романов В. Ильдус Тимерханов — сказочник из Дюртюлей (К 60-летию писателя). «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2016, 25 апрель.(рус.)[5].
  • Абубакирова Л. Наши духовные истоки — в сказках. // Башкортстан укытучысы. 2008.
  • Сказочник из Дюртюлей. Ильдус Тимерханов признан одним из лучших детских писателей. Тамара Пересыпкина — «Российская газета» — «Неделя» — Башкортостан, № 4647, 2008, 24 апрель, с. 17](рус.)[2]
  • Ильдус Тимерханов из Башкортостана назван лучшим сказочник России. — Альфия Аглиуллина. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2008, 21 февраль](рус.)[1]
  • Ситдиков Р. Сказ о сказочник // Истоки. 2006, № 16.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]