Илдус Тәлгат улы Әхмәтҗанов
Илдус Әхмәтҗанов | |
---|---|
Туган телдә исем | Илдус Тәлгат улы Әхмәтҗанов |
Туган | 20 июль 1966 (58 яшь) ТАССР Чистай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Бүләк һәм премияләре | |
Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов белән бутамагыз
Илдус Әхмәтҗанов, Илдус Тәлгат улы Әхмәтҗанов, рус. Ахметзянов Ильдус Талгатович (1966 елның 20 июле, Чистай, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — хуҗалык эшлеклесе, сәясәтче, Чистай районы башлыгы (2010-2014), РФ Федераль Мәҗлесенең Федераль шурасы әгъзасы (ТР Дәүләт шурасыннан Татарстан вәкиле) (2014 елның 1 октябреннан). «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1966 елның 20 июлендә Татарстан АССР Чистай шәһәрендә туган. Чистай совхоз-техникумын кызыл дипломга (1988), «икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча ЛИНК халыкара менеджмент институтын (Бөекбритания Ачык университеты) (2002), «инженер-конструктор» белгечлеге буенча А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын (2004) тәмамлаган.
1984-1986 елларда хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1988-1989 Чистай-совхоз-техникумы ВЛКСМ комитеты сәркатибе.
- 1989-1992 Казан шәһәре Вахитов районы азык-төлек сәүдәсе идарәсенең «Темп» кооперативында: әгъза (1989-1990), рәис урынбасары (1990-1992).
- 1992-1996 Чистай шәһәре «Чистай ЛТД» ЧҖИ каршындагы «Торговый дом» магазины директоры.
- 1996-2010 Чистай шәһәре «Универсалторг» оешмасында: күмәртәләп-ваклап сату оешмасы ҖЧҖ коммерция директоры (1996-1999), генераль директор (1999-2005), холдинг ширкәте директорлар шурасы рәисе (2005-2010).
- 2010-2014 Чистай районы башлыгы.
- 2014 елда V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты итеп сайлана.
- 2014 елның 1 октябреннан РФ Федераль Мәҗлесенең Федераль шурасы (РФ ФМ ФШ) әгъзасы, 2015 елның октябреннан РФ ФМ ФШ каршындагы агросәнәгать һәм табигатьне файдалану мәсьәләләре буенча шура әгъзасы.
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чистай шәһәрен РФ туристлык «энҗесе»нә әйләндерү максатыннан кабул ителгән «Чистай-2020» («Чистай шәһәр-музей») программасы [1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Сәндия, эшмәкәр[2]
- өч кызы .
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- И.Т. Әхмәтҗанов «Чикләрсез татарлар» сайтында 2020 елның 27 сентябрь көнендә архивланган.
- И.Т. Әхмәтҗанов ТР эшлекле үзәге сайтында
- «Бердәм Россия» фиркасе ТР регион округы сайтында 2018 елның 12 сентябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ И. Әхмәтҗанов: «Көчне туган җирдән алам»(үле сылтама)
- ↑ Замполит.ком сайтында
Федераль Мәҗлестә Татарстан вәкилләре | |||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Дәүләт Думасы депутатлары |
| ||||||||||||||||
Федерация Советы әгъзалары |
|