Илдус Якупов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдус Якупов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Илдус Якупов
Туган 9 октябрь 1935(1935-10-09) (83 яшь)
Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының Иске Атлаш авылы
Һөнәре композитор

Илдус Якуповтатар композиторы.

Илдус Дәүләт улы Якупов 1935 елның 9 октябрендә Сембер өлкәсенең Иске Атлаш авылында туа. Музыкаль белемне ул Казан музыка училищесында һәм консерваториядә ала. 1960 еллардан башлап, бер-бер артлы опералар, балетлар, симфонияләр, төрле музыка кораллары өчен аерым пьесалар, җырлар, романслар иҗат итә башлый. Ул еш кына дөнья әдәбиятына мөрәҗәгать итә, Бомарше, Андерсен, Гоголь, Беляев әсәрләре белән дулкынланып, зур күләмле әсәрләр тудыра. 1991 елны Илдус Якуповның М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында Джанни Родари әкияте буенча язылган “Джельсомино ялганчылар илендә” исемле операсы зур уңыш белән барды. Балалар өчен язылган бу опера тамашачыларны көйләргә байлыгы, күңелгә ятышлылыгы белән сокландырды.

Композитор татар шагыйрьләре сүзләренә лирик һәм эстрада җырларын да яза. Алар арасында «Яшьлегемә кире кайтыр идем», «Язгы таң», «Зәңгәр күккә карап атлыйм», «Яратам», «Сайра, тальян», «Үрмәгөл» һәм башка җырлар бар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]