Илкай Гюндоган

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илкай Гюндоган latin yazuında])
Илкай Гюндоган
Туган телдә исем алман. İlkay Gündoğan
Туган 24 октябрь 1990(1990-10-24)[1] (33 яшь)
Гелзенкирхен, Мюнстер[d], Төньяк Райн-Вестфалия, Алмания[2]
Ватандашлыгы  Алмания[1]
Әлма-матер Bertolt-Brecht-Schule[d]
Һөнәре футболчы
Җефет Sara Arfaoui[d][3]
Өйдәш Сыла Шахин[d][4] һәм Sara Arfaoui[d][5]
Спорт такымы әгъзасы Нүрнберг[d], Алмания милли аяк тубы җыелмасы, VfL Bochum II[d], Боруссия, Боруссия II (Дортмунд)[d], молодёжная сборная Германии по футболу[d], Сборная Германии по футболу (до 18 лет)[d], юношеская сборная Германии по футболу[d], Germany national under-20 football team[d], Манчестер Сити һәм Барселона

 Илкай Гюндоган Викиҗыентыкта

Илкай Гюндоган (алман. İlkay Gündoğan; 1990 елның 24 октябре, Гелзенкирхен, Төньяк Рейн-Вестфалия, Алмания) — алман футболчысы, «Манчестер Сити» клубы (2016 елдан) һәм Алмания җыелма командасы (2011 елдан) ярымсакчысы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гюндоган 1990 елның 24 октябрендә Гелзенкирхенда туа. Гюндоган гаиләсенең этник составы: әтисе — төрек эмигранты, әнисе — алман[6][7]. Балачакта шәһәр командасында уйнаган. 15 яшендә Гюндоганны «Бохум» Алманиянең югары дивизионы клубына карарга чакыралар. Өч елдан соң ярымсакчы «Бохум»ның академиясен тәмамлый һәм Көнбатыш Региональ лигада чыгыш ясаган резерв командасы белән контрактка кул куя.

Клуб карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елның 13 декабрендә «Көнбатыш» региональ лигасының «Айнтрахт» (Трир) клубына каршы кунак матчында икенче команда өчен дебют ясый. «Бохум-2» 2:3 исәбенә оттырган, Илкай тәнәфестән соң кырга чыккан[8]. Киләсе тур матчында, «Клоппенбург-1919»га каршы матчта, Гюндоган төп составта чыга һәм бер туп кертә, әмма аның командасына ярдәм итми (2:4 исәбенә оттыра)[9].

«Нюрнберг»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009 елның февралендә Илкай «Нюрнберг»га күчә. Трансфер суммасы 850 мең евро тәшкил иткән. 2009 елның 24 мартында икенче Бундеслиганың «Мюнхен 1860»га каршы 34 тур матчында яңа команда өчен дебют матчы була. Матч Кристиан Айглер һәм Марек Минтал голлары ярдәмендә 2:1 исәбе белән тәмамлана; Илкай кырга 62 минутта Даниэль Жигаксны алыштырып чыга[10]. Сезон нәтиҗәләре буенча «Нюрнберг» Бундеслигага чыккан.

Бундеслигада Илкай өчен дебют 2009 елның 8 августында була («Шальке 04»га каршы матчта). Матч 1:2 исәбе белән тәмамлана, «Нюрнберг» өчен бер голны Минтал керткән[11]. 2009/10 сезонда Илкай «Нюрнберг» өчен 22 матч уйный һәм 1 туп кертә, 2010/11 сезонда — 25 матч һәм 5 туп кертә.

Көз көне «Манчестер Юнайтед» һәм «Челси» кебек Англия клублары уенчы белән кызыксына дигән имешләр килеп чыга[12][13].

«Боруссия Дортмунд»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның 5 маенда Илкай Гюндоганның Дортмундның «Боруссия»сына күчүе һәм аның белән дүрт еллык контракт төзүе игълан ителә[14][15]. Трансфер суммасы якынча 4 млн евро тәшкил иткән.

«Боруссия» өчен рәсми матчларда дебют 2011 елның 23 июлендә, Алмания Суперкубогы өчен матчта («Шальке-04»га каршы) була. Төп вакыт 0:0 исәбе белән тәмамланган, пенальти сериясендә 4:3 исәбе белән «Боруссия» оттырган. Илкай кырда бөтен матч уздыра, пенальтилар сериясендә беренче була һәм үз һөҗүмен тормышка ашыра.

Аркасы җәрәхәте сәбәпле, киләсе сезонны ярымсакчы тулысынча диярлек калдырган. 2014/15 сезоны башлану белән «Боруссия»ның төп составы уенчысы була ала. 2015 елның 1 июлендә Гюндоганның клуб белән контракты 2017 елга кадәр озайтыла[16].

«Манчестер Сити»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елның 2 июнендә «Манчестер Сити»га 27 млн еврога күчә. Контракт 4 елга төзелгән. 2016 елның 1 ноябрендә «Манчестер Сити» үз кырында Илкай керткән ике туп ярдәмендә Чемпионнар лигасының төркем турнирының дүртенче тур матчында Испаниянең «Барселона» командасын 3:1 исәбе белән җиңә[17].

2016 елның декабрендә «Уотфорд» белән матчта Тезен җәрәхәтләндерә һәм сезон азагына кадәр төшеп кала[18].

Җыелма команда карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле яшьтәге Алмания җыелма командалары өчен уйнаган. Төп җыелмага беренче чакыру 2011 елның августында Бразилиягә каршы иптәшләрчә матчка була, әмма кырга чыкмый. 2011 елның 11 октябрендә Евро-2012гә сайлап алу турнирында Бельгиягә каршы үз кырында узган матчта дебют ясый. Гюндоган җыелма команда белән бергә әлеге турнирның бакыр призёры була.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания байрагы «Боруссия Дортмунд»

Англия байрагы «Манчестер Сити»

  • Англия Чемпионы (3): 2017/18, 2018/19, 2020/21
  • Англия Кубогы иясе: 2018/19
  • Футбол лигасы Кубогы иясе (4): 2017/18, 2018/19, 2019/20, 2020/21
  • Англия Суперкубогы иясе: 2018

Алмания

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Worldfootball.net
  2. 2,0 2,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #1034855077 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  3. https://www.dailysabah.com/sports/football/turkish-german-star-gundogan-ties-the-knot-in-hometown-dursunbey
  4. "Eigentlich wollte ich nie wieder einen Fußballer haben" // prisma — 1977.
  5. "'We are really happy': Manchester City footballer Ilkay Gundogan MARRIES model fiancée Sara Arfaoui in private ceremony five months after announcing their engagement"
  6. İlkay Gündoğan. UEFA (25 May 2012). әлеге чыганактан 24 March 2013 архивланды.
  7. Kramer, Jörg (2013), Der Kurzpassmeister (in алман) (21), Hamburg: Spiegel-Verlag Rudolf Augstein GmbH & Co. KG (Ove Saffe), pp. 126–128, retrieved 27 January 2015 
  8. Spielstatistik Eintracht Trier - VfL Bochum II. fussballdaten.de. әлеге чыганактан 2012-08-15 архивланды. 2011-07-28 тикшерелгән.
  9. Spielstatistik BV Cloppenburg 1919 - VfL Bochum II. fussballdaten.de. әлеге чыганактан 2012-08-15 архивланды. 2011-07-28 тикшерелгән.
  10. Spielstatistik 1. FC Nürnberg - TSV 1860 München. fussballdaten.de. әлеге чыганактан 2012-08-15 архивланды. 2011-07-28 тикшерелгән.
  11. Spielstatistik 1. FC Nürnberg - FC Schalke 04. fussballdaten.de. әлеге чыганактан 2012-04-06 архивланды. 2011-07-28 тикшерелгән.
  12. Гюндоган пока не спешит переходить в "МЮ". soccer.ru. 2011-07-28 тикшерелгән.
  13. «Челси» поспорит с «МЮ» за хавбека «Нюрнберга». sportbox.ru. әлеге чыганактан 2012-08-15 архивланды. 2011-07-28 тикшерелгән.
  14. Gündogan zu Borussia Dortmund. transfermarkt.de. әлеге чыганактан 2012-08-15 архивланды. 2011-07-28 тикшерелгән.
  15. Илкай Гюндоган подпишет контракт с дортмундской «Боруссией». eurosport.ru. әлеге чыганактан 2012-08-15 архивланды. 2011-07-28 тикшерелгән.
  16. BVB verlängert Vertrag mit Ilkay Gündogan
  17. Ковалёв, Филипп. "Манчестер Сити" — "Барселона": Дубль Гюндогана принёс "Сити" победу, Metro (2016-11-01). 27 ноябрь 2016 тикшерелде.
  18. «Манчестер Сити» подтвердил, что у Гюндогана травма крестообразных связок колена. 3 октябрь 2017 тикшерелде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]