Илмир Нәбиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илмир Нәбиуллин latin yazuında])
Илмир Нәбиуллин
Туган телдә исем рус. Эльмир Набиуллин
Туган 8 март 1995(1995-03-08)[1][2] (29 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Күченүчеләр урамы[d], Казан[3]
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Рубин, Русия милли 21 яшькәчә яшьләр аяктубы җыелмасы[d] һәм Русия милли аяк тубы җыелмасы

 Илмир Нәбиуллин Викиҗыентыкта

Илмир Рамил улы Нәбиуллин (1995 елның 8 марты, Казан, Россия) — Россия футболчысы (сакчы), Россия милли футбол җыелмасы әгъзасы, Россиянең иң яхшы яшь футболчысы (2014).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илмир Нәбиуллин 1995 елның 8 мартында Казанда туа. 14 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә карьерасын башлый. Беренче тренеры — Ренат Рәшит улы Ибраһимов[4]. Соңрак Казанның «Рубин»ына эләгә. 2012/13 сезоныннан клубның дублеры өчен уйный. Төп команда өчен дебют Премьер-лигада 2014 елның 9 мартында «Анжи»га каршы матчта була[5]. 2015 елның 12 апрелендә Премьер-лигада «Зенит» белән матчта исәпне ачып, беренче тупны кертә.

2018 елның 15 февралендә «Зенит» белән 4,5 еллык контракт имзалана[6]. 2019 елның августында кайбер уенчылар белән «Сочи»га күчә.

Җыелма команда составында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиянең яшүсмерләр җыелма командалары өчен 2011 елдан бирле чыгыш ясый. Россиянең 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командасы өчен ун матч үткәрә һәм бер гол кертә. 2013 елдан 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командасы өчен чыгыш ясый. Австрия һәм Маҗарстан белән матчлар алдыннан ил җыелмасының киңәйтелгән исемлегенә эләккән.

2015 елның 31 мартында, Казакъстан җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчта алмашуга чыгып, җыелмада дебют ясый.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия байрагы «Зенит»

Шәхси

  • Россиянең иң яхшы яшь футболчысы: 2014 («Первая пятёрка» милли премиясе)[7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. AsMadrid: Grupo Prisa, 1967. — ISSN 1888-6671
  3. https://web.archive.org/web/20171203131440/https://giteli.info/kazan
  4. Эльмир Набиуллин. әлеге чыганактан 2013-04-29 архивланды. 2014-03-09 тикшерелгән.
  5. Match report
  6. Магомед Оздоев и Эльмир Набиуллин продолжат карьеру в «Зените»
  7. Эльмир Набиуллин – лучший молодой футболист РФПЛ (рус). rfpl.org (5 декабря 2014).