Эчтәлеккә күчү

Илнат Фәрхуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илнат Фәрхуллин latin yazuında])
Илнат Фәрхуллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Илнат Ринат улы Фәрхуллин

Туу көне

10 сентябрь 1991(1991-09-10) (34 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Татарстан ССР, Саба районы, Мамалай

Эшчәнлек еллары

2009 ― х.в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада, поп

Коллективлар

Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле
«Казан егетләре»

Бүләкләр

ТР атказанган артисты (2025)

ilnatfarkhullin

Илнат Фәрхуллин, Илнат Ринат улы Фәрхуллин (Ильнат Ринатович Фархуллин; 1991 елның 10 сентябре, СССР, РСФСР, Татарстан ССР, Саба районы, Мамалай) ― җырчы, автор-башкаручы, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2025). Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең (2009 елдан) элекке солист-вокалисты, «Казан егетләре» төркеменең элекке солисты, музыкаль конкурслар лауреаты, татар эстрадасы хитлары авторы. «Татар җыры» фестивале лауреаты (2025).

1991 елның 10 сентябрендә Татарстанның Саба районы Мамалай авылында биш балалы гаиләдә (барысы да малайлар) дүртенче бала булып туган. Илнатка 5 яшь вакытта әти-әнисе аерылышкан, 1999 елда әнисе икенче тапкыр кияүгә чыккан һәм тагын бер ул тапкан. Илнат үги әтисен әти дип атаган, һәм алар бер-берсе белән бик яхшы мөнәсәбәттә булган. Үз әтисе дә (Илнат 7нче сыйныфта укыганда авариягә очрап һәлак булган), үги әтисе дә вафатлар[1].

Туган авылында мәктәп булмау сәбәпле, Теләче районы Иске Җөри авылында интернатта яшәп укыган, өенә ял көннәрендә генә кайткан. Уку вакытында мәктәп концертларында җырлаган, төрле конкурсларда катнашкан. Җырлаудан тыш, көрәш секциясенә йөреп алган[2].

2007 елда мәктәпне тәмамлап, Казан мәдәният һәм сәнгать университетының фольклор бүлегенә укырга кергән (беренче ел уку түләүле булган, аннары бюджетка күчә алган).

2009 елда Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор ансамбленә кабул ителгән. Укыганда ук ансамбльдә эшләргә хыялланган була, әмма ансамбльдә буш урыннар булмый. Көн саен филармониягә ансамбль репетицияләрен карарга килеп йөри. Ай ярымнан соң көтмәгәндә коллективтан бер артист китә, А. Фәйзрахманов, бөтен программаны өйрәнсен өчен, егеткә әзерләнергә ун көн вакыт биргән. Илнат Фәрхуллин ансамбльнең юбилей концерты алдыннан коллективка кабул ителгән. Биш елга якын ансамбльдә җырлый гына түгел, биегән дә.

Айдар Фәйзрахманов коллективында эшләгәндә, аны «Казан егетләре» төркеменә чакыралар. Фольклор ансамбленнән эстрадага киткән. Коллективтан китсә дә, аның иҗатында халыкчанлык сакланып калган, ул аның фишкасына әверелгән. Җиде ел «Казан егетләре» төркемендә чыгыш ясаган. «Казан егетләре»нең яңа дәвере Айдар Әгъләмов, Илнат Фәрхуллин һәм Фәнил Фәйзуллин белән башлана. Соңрак аларга Айнур Латыйпов та (баянчы) кушыла. Ләкин әлеге состав 2020 елда коронавирус пандемиясе аркасында таркала. Пандемия чорында И. Фәрхуллин бөтен вакытын студиядә үткәрә. Ул 18 җыр язган һәм 6 клип төшергән. Җырчы алга таба үсәргә карар кылган һәм коллективтан киткән. Артистның үз төркеме барлыкка килгән[3].

2025 елның октябрендә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә икешәр көн тулы залларга 35 яшьлек юбилей концертлары биргән (концерт программасының режиссеры ― Марсель Мәхмүтов)[4].

Популяр альбомнары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Яшьлек язым
  • Ак сириннәр
  • Бер очкын
  • Күбәләк
  • Исемдә
  • Әнкәемне үбәр идем
  • Әни кирәк
  • Яшә
  • Ак чәчәкләр
  • Яшә күңелемдә
  • Ландышлар
  • Кызлар көлә
  • Җиде адым
  • Үтмә, гомер
  • Соңлама
  • Яратам
  • Сары розалар
  • Бир кулыңны
  • Кәләшемнең ак күлмәге
  • Миңа син кирәк
  • Кабатлыйм[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр 21 яшендә өйләнгән. Беренче никахыннан ике баласы бар ― кызы Диана һәм улы Тамерлан. Кызы нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, улы музыка һәм барабаннарда уйнарга ярата[8].

2025 елның 3 гыйнварында биюче (хәзер И. Фәрхуллин төркемендә эшли), БР атказанган артисты Регина (Гәрәева) белән никахлашкан, туйлары җәй көне көтелә[6]. Регинаның бу икенче никахы, беренче иреннән Самир исемле улы бар. 2026 елда уртак кызлары туган[9].

Дуслары белән бергә И. Фәрхуллин Казанда банкет залы, шулай ук Яшел Үзәннең Әйшә авыл җирлегендә[d] шәхси комлык (пляж) ачкан[10]. Ике проект та, бигрәк тә пляж, уңышлы булып чыккан. Киләчәктә дуслары белән пляж бизнесын киңәйтергә планлаштыра.

  1. Гөлия Мөгаллимова. Әти күрше йортта икенче хатын белән яшәде. 2025 елның 12 март көнендә архивланган «Кызыл Таң», 12.07.2022
  2. Гөлия Ибәтуллина. Илнат Фәрхуллин: «Балык башыннан чери»... Бүтән сүз сөйлисем килми!». «Шәһри Чаллы», 9.01.2024
  3. Лилия Локманова. «Утызга кадәр өйләнмәгез!» «Арча хәбәрләре», 1.05.2020
  4. Зөлфия Шәвәлиева, Алинә Айдарова. Илнатның юбилей концерты: ак күлмәкнең сафлыгы, тормышны үзгәрткән «пичәт» турында. Интертат, 23.10.2025
  5. Ильнат Фархуллин – все альбомы (28).(үле сылтама) МТС Музыка
  6. 1 2 Алинә Айдарова. Илнат Фәрхуллинга «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Интертат, 8.03.2025
  7. Казанда «Татар җыры 2026» фестиваленең беренче «Алтын барс» премияләрен тапшырдылар. Татар-информ, 20.12.2025
  8. Лилия Гыймазова. Җырчы Илнат Фәрхуллин: «Начар әтидер дә мин». Tatar Today, 22.07.2020
  9. Илнат Фәрхуллин бәби тудыру йортыннан хатынын һәм кызын каршылаган. Интертат, 12.06.2026
  10. Зилә Мөбәрәкшина. Җырчы Илнат Фәрхуллин «Рәхәт» дигән комлык ача, бөтен кешене коймак белән сыйлый. Интертат, 25.07.2022