Илнур Гайниев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илнур Гайниев latin yazuında])
Илнур Гайниев
Туган телдә исем Илнур Зөфәр улы Гайниев
Туган 5 июль 1988(1988-07-05) (35 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Тауасты Байлар
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре мәдәният эшлеклесе
Балалар ике кызы
Ата-ана
Сайт ilnur_gayniev

Илнур Гайниев, Илнур Зөфәр улы Гайниев (1988 елның 5 июле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Минзәлә районы, Тауасты Байлар) ― мәдәният эшлеклесе, 2020 елның 14 октябреннән Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры. 2019―2020 елларда ― Яшел Үзән, 2016―2019 елларда ― Лаеш районнары башкарма комитетларының мәдәният идарәсе (мәдәният бүлеге) башлыгы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елның 5 июлендә Татарстан АССР Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында туган. Әнисе ― Мөслимә Гайниева, Тауасты Байлар авылы мәдәният йортының «Нур» халык театры (2020 елда «Идел-йорт» фестивалендә беренче урын алган) режиссеры-сәнгать җитәкчесе[1], Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Илнур Гайниев югары белемле: 2010 елда «халык сәнгать иҗаты, хореография коллективының сәнгать җитәкчесе, укытучы» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын, 2014 елда «электр энергетикасы системалары һәм челтәрләре, инженер» белгечлеге буенча Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган[2].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005―2011 елларда ― Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты каршындагы «Сәйдәш» бию театры солисты. Театр составында Франция, Япония, Мәскәү, Сургутта һ. б. шәһәрләргә гастрольләргә чыга[3].

2010―2015 елларда ― «Балкыш» санаторий–профилакторие («Генерацияләү компаниясе» ААҖ филиалы) мәдәният эшләрен оештыручы.

2015–2016 елларда ― Лаеш районы Комлы Кавал авылы «Дуслык» спорт-ял үзәге директоры[4].

2016 елда ― Лаеш шәһәрендәге Район мәдәният йорты директоры, Лаеш районы мәдәният бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы.

2016―2019 елларда ― Лаеш муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы. Лаеш районы Рус Никольское авылында узучы Каравон рус фольклоры фестивален популярлаштыруга өлеш кертә[5].

2019–2020 елларда ― Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы, 2019 елда – идарә башлыгы урынбасары.

2020 елның 14 октябреннән ― Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры[6]. Беренче проекты - 2021 елның гыйнварында театр базасында узган төбәкара «Ләкләк» беби-театрлар форумы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике кыз тәрбияли.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рузилә Мөхәммәтова. Илнур Гайниев: «Театрда хәрәкәт җитми». «Атна вакыйгалары», № 16 (30 апрель―6 май, 2021 ел), 10нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Роберт Шәймәрданов
Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры
2020—2024
Аннары:
?