Илсур Сәмигуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илсур Сәмигуллин latin yazuında])
Илсур Сәмигуллин
Туган 6 февраль 1991(1991-02-06)[1] (33 яшь)
Түбəн Кама, Татарстан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Җидесу[d], Рубин, Нефтехимик, Нефтехимик, Рубин-2 һәм Нефтехимик


Илсур Гомәр улы Сәмигуллин (1991 елның 6 феврале, Түбән Кама, Татар ССР) — Россия футболчысы, ярымсакчы.

Клуб карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илсур Сәмигуллин Түбән Каманың «Нефтехимик» клубының тәрбияләнүчесе, аның тренерлары А. С. Цалко һәм И. Н. Болотин булган. 2007 елда Казанның «Рубин»ына күчә, анда бер елдан соң дубль состав өчен уйный башлый[2]. «Рубин»ның төп составында дебюты 2009 елның 15 июлендә Тверь «Волга»сына каршы Россия кубогының 1/16 финал матчында була (3:4)[3]. Команда белән бергә Бердәмлек чемпионнары кубогы җиңүчесе була[4].

2011 елның мартында «Рубин» яшьләр командасын җитәкләгән Владимир Ежуров «Нефтехимик»ны җитәкли, аннары Түбән Кама командасы рәтләренә «Рубин» дубленнән футболчылар төркемен чакыра, анда Сәмигуллин да керә[5]. «Нефтехимик» өчен Илсур Сәмигуллин 2011/12 һәм 2013/14 сезоннарында аренда хокукларында чыгыш ясый.

2015 елның җәендә ярты еллык аренда хокукларында Казакъстанның «Жетысу»ына күчә[6]. Казакъстан чемпионатында 2015 елның 12 июлендә «Ордабасы»га каршы уенда (3:0) катнаша. 2016 елның мартында футболчы янә «Нефтехимик» өчен игълан ителә[7]. Аның Ижау «Зенит»ы капкасына бердәнбер голы җиңү китерә (1:0) һәм клубка вакытыннан алда «Урал-Поволжье» зонасында ПФЛ беренчелегендә җиңүче булырга һәм ФНЛга чыгарга мөмкинлек бирә[8].

2016 елның августында «Сызрань-2003» клубы белән контрактка кул куя, анда команда җитәкчелеге белән «якларның ике яклы ризалыгы буенча» килешү өзелгәнче бер ел дәвамында уйный[9]. 2017 елның 4 сентябрендә «Зенит-Ижевск» уенчысы була[10].

2019 елның кышында «Евпатория»гә карауга килә, нәтиҗәдә, хезмәт килешүе төзи[11]. 2019 елның җәендә «Хуҗанд» белән контракт төзи, аның составында Таҗикстан чемпионатының көмеш призёры була[12]. 2020 елның февралендә «Евпатория»гә әйләнеп кайта[13].

2020/21 сезонында мини-футбол буенча Казан чемпионатында «Комус» өчен уйный[14]. Биектауның «Эверест» командасы составында 2021 елда Татарстан Кубогы иясе була[15].

Җыелма команда карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009 елда 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командасы өчен дүрт уен уздыра.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия байрагы «Нефтехимик»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. Ильсур Гумерович Самигуллин. Футбольный клуб «Нефтехимик».
  3. Кубок России 2009/2010. championat.com.
  4. Куденко Алексей (2010-01-24). ФК "Рубин" выиграл Кубок Содружества.
  5. Тренер «Рубина» возглавил «Нефтехимик». kazan.kp.ru (2011-03-01).
  6. "Жетысу" усилился четырьмя футболистами "Рубина" (2015-07-08).
  7. «Нефтехимик» внес в заявку шестерых футболистов (2016-03-01). әлеге чыганактан 2021-09-20 архивланды. 2022-01-06 тикшерелгән.
  8. Иванова Кристина (2016-05-20). Нижнекамский «Нефтехимик» в присутствии Метшина вернулся в ФНЛ.
  9. Из ФК «Сызрань-2003» ушел Ильсур Самигуллин (2017-08-31).
  10. Бобров Игорь (2017-09-04). Ижевский «Зенит» дозаявил двух футболистов. әлеге чыганактан 2021-09-21 архивланды. 2022-01-06 тикшерелгән.
  11. И ФК "Евпатория" не устоял перед "Навбахором" (2019-02-01).
  12. Душанбинский «Истиклол» стал восьмикратным чемпионом Таджикистана по футболу (2019-09-28).
  13. Артем Щербак вновь будет играть в Крыму, но уже не за "Океан" (2020-02-08).
  14. Самигуллин Ильсур - игрок.
  15. Касимов Тимур (2021-09-04). Высокогорский «Эверест» стал обладателем Кубка Татарстана по футболу 2021 года.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]