Илсур Һадиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илсур Һадиуллин latin yazuında])
Илсур Һадиуллин
И.Г.Һадиуллин.jpg
Туган телдә исем Илсур Гәрәй улы Һадиуллин
Туган 18 октябрь 1964(1964-10-18) (58 яшь)
ТАССР, Балык Бистәсе районы, Таулар
Яшәгән урын Хөсәен Ямашев проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ


Россия байрагы РФ
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре укытучы, мәгариф эшлеклесе
Җефет Нәсимә, укытучы
Балалар улы Рушан.
кызы Камилә
Бүләк һәм премияләре «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Татарстанның атказанган укытучысы
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

Илсур Һадиуллин, Илсур Гәрәй улы Һадиуллин (1964 елның 18 октябре, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы, Таулар) — Татарстанның мәгариф эшлеклесе, педагогика фәннәре кандидаты, доцент. РФ гомуми белеменең мактаулы хезмәткәре (2002), Татарстанның атказанган укытучысы (2010). 2017 елның декабренә кадәр Казан шәһәре башкарма комитетынының мәгариф идарәсе башлыгы[2], 2020 елның 19 сентябреннән Татарстан мәгариф һәм фән министры (2018—2020 елларда министрның беренче урынбасары). Педагогика һәм социаль фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елның 18 октябрендә Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Таулар авылында туган. Әтисе — зоотехник, әнисе — башлангыч сыйныфлар укытучысы. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике генә имтихан тапшырып, пединститутның химия-биология факультетына укырга керә. Бер курсны тәмамлауга, хәрби хезмәткә алына. «Биология һәм химия укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1989), педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Азат Ахунов. Илсур Һадиуллин - кризис чоры менеджеры 2018 елның 1 гыйнвар көнендә архивланган.. «Идел», 2007 ел, № 8.
  2. Илсур Һадиуллинга тапкырлау таблицасын өйрәнмәгән өчен әнисе икеле куйган. «Шәһри Казан», 19.02.2015

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]