Илсөя Бәдретдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илсөя Бәдретдинова latin yazuında])
Илсөя Бәдретдинова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Илсөя Бәдретдинова

Туу көне

4 февраль 1981(1981-02-04) (43 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Лениногорск районы, Иске Шөгер

Эшчәнлек еллары

2004 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

рок-музыка

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты

Илсөя Бәдретдинова – популяр татар җырчысы. Татарстанның атказанган артисты (2021).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның Лениногорск районы Иске Шөгер авылыннан, музыка училищесында укыган, Казан дәүләт технология университетында җиңел сәнәгать белгечлеге буенча укый, укыун тәмамлый алмый. Баштарак ул матбугат битләрендә үткен каләмле журналист буларак күренә. 2002-2004 елларда «Татарстан яшьләре»ндә хәбәрче булып эшли. Соңрак тулысы белән эстрадага күчә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмгыятьтә әйтер сүзен рок җырлары аша халыкка җиткерүне үтемлерәк карый. Илсөянең җырларына, халык җырларыннан кала (Любизар), сүзне дә, көйне дә аның тормыш иптәше, журналист Илфак Шиһапов язган. «Президентка хат», «Азатлык», «Көтүчеләр», «Алсу» кебек җырлар Татарстандагы сәяси-иҗтимагый тәртипләр белән кискен килешмәүчәнлек ярылып ята. Бүгенге җәмгыятьтә кешеләрнең үз-үзен тотышы турындагы “Өметсез юл”, фахишә кызлар турындагы “Алсу” җырлары. Тәнкыйтьчеләр аның беренче җырларын татарча рок-музыка итеп тә[1], альтернатива итеп тә бәялиләр.

Читтән торып Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем ала.

Альбомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004 елда аның беренче альбомы – «Тыелган җыр» чыкты. Барлыгы 19 альбом чыккан.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире (2016 елга кадәр) Илфак Шиһапов (05.04.1968-30.05.2017), уллары Нариман. Илфак һөнәре буенча журналист иде, шул ук вакытта (2016 елга хәтле) Илсөянең продюсеры да булды[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]