Илтимер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илтимер latin yazuında])
Илтимер
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 0 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы юк
Автомобиль коды 16, 116

ИлтимерТатарстанның Актаныш районындагы юкка чыккан авыл.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  Авылның 1762 елда үткән чираттагы III ревизия вакытында булганлыгы мәгълүм. Пугачев явына авыл үзенең 36 ир-атын җибәргән. Аларның 32 се Өммәткол Тәүкилев командасында, 4 се ясаклы чирмешләр старшинасы Сәфәр Якупов һәм татарлар старшинасы Сәет Даутовларың берләштерелгән командасында яу чапканнар. Бу хәл авыл типтәрләре арасында марилар булуы турында белдерә.

  1975 елда авылдагы 16 хуҗалыкта 160 кеше яшәгән. Аннан соңы чорда торак урынында халык саны үзгәреп торган.

  Хуҗалыклар саны буенча иң югары күрсәткеч 1913 елга туры килә, авылда 83 хуҗалык булып, кими-кими килеп, 1980 елда аларның саны 32 гә калган.

  Илтимер – типтәрләр гомер иткән авыл. Торак урынының үсеп китә алмавын җир азлыктан дип исәпләү дөрестер кебек. 1884 елда илтимерлеләр барысы 935 дисәтинә җирдән файдаланган булган, 1913 елда барысы 559 дисәтинә калдырылган. 7 хуҗалык имана җирсез, 16 сы атсыз, 27 се савым сыерсыз, 10 сы бөтенләй мал-туарсыз гомер иткән илтимерлеләрнең.

  1920 елда аларның җирләре 1913 елгыдан бары 13 дисәтинәгә генә арттырылган.

Типтәр авылларының  күбесенең хәлләре илтимерлеләрнеке кебек булган ул чакларда.

  Бөек Ватан сугышында 78 илтимерле илне саклаучылар сафына баса. 36 сы яу кырында ятып кала, хәбәрсез югала.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.