Илтөзәр Мөхәммәтгалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илтөзәр Мөхәммәтгалиев latin yazuında])
Илтөзәр Мөхәммәтгалиев
Туган телдә исем Илтөзәр Әзһәр улы Мөхәммәтгалиев
Туган 16 апрель 1966(1966-04-16) (57 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Иске Минзәләбаш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре химик, театр актеры
Җефет Ләйсән Рәхимова
Балалар кызлары Ләйсән, Зилә
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты
Дамир Сираҗиев премиясе

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Илтөзәр Әзһәр улы Мөхәммәтгалиев (1966 елның 16 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Иске Минзәләбаш) — театр эшлеклесе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры (1995 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2012), Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2016).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елның 16 апрелендә Татарстан АССР Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туган. Туган авылында урта мәктәп, Казан химия-технология институтын (кызыл дипломга, 1989), Казан мәдәният һәм сәнгать институтын (1995), КФУның психология факультетын (2009) тәмамлаган.

Казан химия-технология институтын тәмамлагач, «Оргсинтез» заводына юллама белән эшкә җибәрелә. Камал театрына тавыш операторы булып урнаша. Яшь режиссер Фәрит Бикчәнтәевның диплом спектакле булган «Бичура» (М. Гыйләҗев) спектаклен музыка белән бизи. Режиссер аны мәдәният һәм сәнгать институтына эксперименталь курска (Казан мәдәният һәм сәнгать институты 1995 елда әзерләп чыгарган беренче драма артистлары курсы[1]) укырга чакыра. 1995 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып хезмәт итә.

1995 елдан Казан дәүләт мәдәният институтында педагог ассистенты булып эшли.

2002-2016 елларда «Татарстан — Яңа Гасыр» телевидение каналында «Хәерле иртә» тапшыруын алып бара.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укыган елларында Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша, соңрак артистны төп рольләргә дә билгели башлыйлар.

Утызлап пьеса тәрҗемә итә (шулар эчендә «Голый король» Е. Шварц, «На дне» М. Горький, «Версальский экспромт» Ж. Б. Мольер, «Сильвия» А. Герни), инсценировкалар (мәсәлән, Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәре буенча), юбилей кичәләре (Татар театрының 100 еллыгы, Туфан Миңнуллин, Равил Шәрәфиев һ. б. юбилейлары) өчен сценарийлар, спектакльләр өчен җыр текстлары яза.

ТР халык артисты Радик Бариев белән «Хөршидә белән Мөршидә» юмористик эстрада дуэтын оештыра.

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камал театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле характердагы шәхесләрне тормышчан итеп уйный, аларга эчке йомшаклык, интеллигентлык хас.

Аерым фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2022 елның 12 февралендә Камал театрының Кече залында Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның «Киек каз юлы» шигърият кичәсе уза [3] [4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2007 — «Хезмәтче куян» (рус. Заяц-слуга, мультфильм, режиссер Елена Чернова) — тавыш яздыру
  • 2016 — «Гаилә мәшәкатьләре» (рус. Семейные хлопоты, режиссер Алексей Барыкин)
  • 2017«Тапшырылмаган хатлар» (режиссер Рөстәм Рәшитов)[7]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Камал театры актрисасы, ТР атказанган артисты (2007) Ләйсән Рәхимова (22.03.1977), Казан мех фабрикасының генераль директоры Нәүфәл Салих улы Рәхимов кызы. Балалары: ике кызы Ләйсән, Зилә[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рузилә Мөхәммәтова. Юбилей ул гомерем бушка узмыймы дип артка әйләнеп карау – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев 2017 елның 23 сентябрь көнендә архивланган.. «Татар-информ» МА, 14.11.2016
  2. Камал театрында "Килә ява, килә ява..." спектакленең яңартылган премьерасы бара 2018 елның 29 май көнендә архивланган.. Татар-информ, 16.02.2018
  3. Рузилә Мөхәммәтова. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев:«Шигърият кичәмә ни күрсәтер дип баш тыгучылар кереп тормасын». Интертат, 24.01.2022
  4. Ильтазар Мухаматгалиев: «Моя цель – не аншлаг в зале, а аншлаг родственных душ». Татар-информ, 12.02.2022
  5. В театре Камала объявили лауреатов премии имени Сиразиева. tatpressa.ru, 18.12.2016
  6. Илтөзәр Мөхәммәтгалиевне юбилее белән Татарстанның мәдәният министры котлады 2018 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.. Татар-информ, 14.11.2016
  7. Ильтазар Мухаматгалиев. kinopoisk.ru(рус.)
  8. Нәбирә Гыйматдинова. Минем хатыным да герой-ана.(үле сылтама) «Сәхнә», 2016

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 315нче бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]