Мөхәммәт Мирза

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Мирза latin yazuında])
(Илфак Ибраһимов битеннән юнәлтелде)
Мөхәммәт Мирза
Туган телдә исем Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов
Туган 3 гыйнвар 1952(1952-01-03) (72 яшь)
Татарстан, Актаныш районы, Чалманарат авылы
Яшәгән урын Хөсәен Ямашев проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

 Мөхәммәт Мирза Викиҗыентыкта

Мөхәммәт Мирза, чын исеме Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимовтатар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (2005-2012). 2012-2013 елларда «Чын мирас» (хәзерге «Безнең мирас») журналының, 2014-2017 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1952 елның 3 декабрендә (рәсми документларда — 1953 елның 3 гыйнвары) Татарстанның Актаныш районы Чалманарат авылында туган. Сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне күрше Такталачык авылы мәктәбендә укып ала. Мәктәптән соң, 19701971 елларда, Чалманаратта клуб мөдире булып эшли. 19711975 елларда ул — Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате-режиссура бүлеге студенты. Институтны уңышлы тәмамлап, 19761977 елларда хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Актанышта җирле радиотапшырулар оештыру мөхәррире һәм 19791984 елларда ВЛКСМның Актаныш район комитеты беренче секретаре булып эшли. 19841996 елларда Мөхәммәт Мирза Актаныш районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары һәм 1998 елдан 2001 елга кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгының Актаныш районы буенча мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 2001 елдан ул — Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары хезмәтендә. 2005 елда исә Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды.

Әдәби иҗат эшенә Мөхәммәт Мирза мәктәп елларыннан ук тартыла. Әдәбиятның, бу очракта татар шигъриятенең олы мәйданына исә ул узган гасырның сиксәненче елларында килеп керә. Ул — күп кенә лирик шигырьләр, җырлар, поэмалар, хикәяләр, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр авторы. Шулай да төп иҗат өлкәсе — шигърият. Ул — классик Шәрык поэзиясе традицияләрендә иҗат ителгән фәлсәфи, фәлсәфи-лирик, эпик эчтәлекле әсәрләр тарафдары. Аның татар поэзиясендә соңгы чорларда онытылып торган шигъри формаларга мөрәҗәгать итүе һәм бу юлдагы уңышлы иҗат үрнәкләре, кыю тәҗрибәләре җитди игътибарга лаек. Ул — кыска шигырьләр, дүртьюллыклар, газәлләр, робагыйлар остасы. Аның бу төр шигъри әсәрләре фәлсәфи фикеренең тирәнлеге, теленең байлыгы һәм үткенлеге, халыкчан образлылыгы белән аерылып тора. Әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, Мөхәммәт Мирза — заманның, чорның катлаулы халәтен-вазгыятен, гамен-сулышын нечкә тоеп, күңеле аша уздырып, фәлсәфи фикерләр белән эретелгән, афоризм дәрәҗәсенә җитеп чарланган шигъри телле, ихлас, садә хисләр шагыйре.

Мөхәммәт Мирза эпик жанр әсәрләре — поэмалар иҗат итүдә дә актив эшли. Аның «Әнкәйне сагыну», «Агыйделдә ак пароход», «Турашыр», «Без бабайларсыз үстек», «Сабантуй» һәм башка поэмалары халык, ил, кеше язмышларын тирән психологик хис-кичерешләр, образлы тел-сурәтләр аша сәнгати югарылыкта гәүдәләндерүе белән сокландыра. Шагыйрьнең «Әнкәйне сагыну» поэмасы буенча республика телевидениесендә, ә «Агыйделдә ак пароход» поэмасы буенча республика радиосында махсус тапшыру-композицияләр эшләнде. Мөхәммәт Мирзаның лирик шигырьләренә өч дистәгә якын җырлар иҗат ителгән.

Мөхәммәт Мирза татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен актив пропагандалаучы күренекле шәхес буларак та күпләргә билгеле. 1987 елда ул Актаныш районында «Агыйдел дулкыннары» исемле әдәби иҗат берләшмәсен яңадан җанландырып җибәрә, 19912002 елларда бу берләшмәгә җитәкчелек итә. 1996 елда Татарстан китап нәшрияты әлеге берләшмә әгъзалары әсәрләреннән төзелгән «Агыйдел дулкыннары» исемле күләмле җыентык бастырып чыгара. Соңга таба да берләшмә әгъзаларыннан унике авторның төрле нәшриятларда уналты исемдә мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Соңгы ун-унбиш ел эчендә әдәби берләшмәдә иҗат чыныгуы алган егермеләп егет һәм кыз әдәбият-сәнгать өлкәсендә ныклап үз урынын тапты, ике кеше Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алынды.

Мөхәммәт Мирза — республикада үз әсәрләрен һәм татар шагыйрьләренең әсәрләрен сәхнәдән укучы нәфис сүз остасы буларак та абруй казанган шәхес. Ул әзерләгән сценарийлар буенча һәм аның үз башкаруында Татарстан радиосы һәм телевидениесендә дистәләгән әдәби-нәфис тапшырулар оештырылды. Ул республиканың мәдәни тормышында актив катнаша, милли сәнгатьне үстерү юнәлешендә яңа проектлар, программалар төзегәндә үзенең эшлекле тәкъдимнәре белән булыша, халкыбызның традицион йолаларын, бәйрәмнәрен кайтару, республикадан читтә яшәүче милләттәшләр белән мәдәни багланышлар урнаштыру, мәгърифәтчелекне җәелдерү кебек эшләрдә үзеннән нәтиҗәле өлеш кертә.

Басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәккүк тавышын санадым: Шигырьләр һәм поэма.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1994.—111 б.—2000. Турашыр: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 175 б.—2000. Киек каз юлында: Шигырьләр, газәлләр, поэмалар.— Казан: Татар, кит. нәшр., 2003.—304 б.—2000.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мингалим Р. «Кемгә кирәк без бу кыяфәттә...»//«Кәккүк тавышын санадым» китабына кереш сүз.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. Шагыйрьҗан Л. Шагыйрь буласың килсә — бул!//Казан утлары.— 1997.— № 11.— 148—164 б. Гыйльманов Г. Юл һәм сагыш шагыйре//Мәдәни җомга.— 1999.— 12 февр. Әгъләм М. Гомеренең җәйге чагы//Казан утлары.— 2003.— №1.— 106—1076. Вәлиев М. Нечкә хисләр, көчле хисләр// «Киек каз юлында» китабына кереш сүз.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. Акмал Н. Шигырьне сагыну // Казан утлары.— 2003.— № 11.— 139—1456. Юнысова А. Уйчан шигырьләр//Ватаным Татарстан.— 2003.— 14 нояб.


  1. https://jitely.info/kazan