Эчтәлеккә күчү

Илфат Миңнегалиев (2004)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илфат Миңнегалиев (2004) latin yazuında])
Илфат Миңнегалиев
Туган телендәге исеме Илфат Айрат улы Миңнегалиев
Туган 7 октябрь 2004(2004-10-07) (21 яшь)
РФ, ТР, Азнакай районы, Азнакай
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Әлма-матер Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетын[1]
Һөнәре көрәшче
Ата-ана
  • Айрат Миңнегалиев (әти)
Бүләк һәм премияләре Дөнья чемпионы
РФ чемпионы
ТР чемпионы
Россиянең спорт мастеры (2025)

Илфат Миңнегалиев, Илфат Айрат улы Миңнегалиев (Ильфат Айратович Миннегалиев; 2004 елның 7 октябре, РФ, ТР, Азнакай районы, Азнакай) ― спортчы, көрәш буенча Россия җыелма командасы әгъзасы, милли көрәш буенча дүрт тапкыр дөнья һәм Россия чемпионы, билбаулы көрәш буенча Европа чемпионы, Дөнья кубогы җиңүчесе, Дөнья чемпионаты, Күчмә халыклар уеннары призёры [2], ике төрдә дә күп тапкырлар Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге җиңүчесе. Көрәш буенча «Ел спортчысы – 2025»[3]. Беренче тренеры ― Айрат Ясир улы Миңнегалиев[4]. Россиянең спорт мастеры (2025)[5].

2004 елның 7 октябрендә[6] Азнакайда өч балалы гаиләдә туган. Апасы һәм энекәше бар. Тамырлары Чалпы[7] һәм Чубар Абдул авылларыннан. Азнакай шәһәренең 9нчы номерлы мәктәбендә укыган[8]. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты (рус. Поволжский ГУФКСиТ) студенты [9].

Көрәш белән җиде яшьтән профессиональ рәвештә шөгыльләнә. Әтисе Айрат Ясир улы (Азнакай районы Чубар Абдул авылы тумасы [10]) ― көрәш буенча тренер, әлеге спорт төренең барлык үзенчәлекләренә төшендергән[11].

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Юбилейный» спорт мәктәбе өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тәрбияләнүчесе[12].

Спорттагы уңышлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спортчының Азнакайда беренче тренеры ― Айрат Ясир улы Миңнегалиев, Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы. [13], Казанда тренеры ― халыкара класслы спорт остасы Динар Кәримуллин. 18 яшькә хәтле туган ягы Азнакай өчен көрәшкән. Олылар сафына күчкәч, Лаеш районы өчен чыгыш ясый[14]

  • 2018 ― 2002-2004 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Кубогына көрәш буенча республика ярышлары (Актаныш авылында) ― 40 кг авырлык категориясендә 1нче урын[15]
  • Милли көрәш буенча 4 тапкыр (2025 елга) дөнья чемпионы,
  • илнең җыелма командасы составында Дөнья кубогы иясе,
  • күп тапкыр Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге җиңүчесе,
  • 5нче дөньякүләм Күчмә Халыклар уеннарының өченче урын иясе,
  • Сабан туйлары батыры,
  • 2022 ― «Ел спортчысы» («Татарстанның спорт өметләре» / «Спортивные надежды Татарстана» номинациясендә)[16]
  • 2022 ― 2004-2005 елгы спортчылар арасында «Татарстан яшьләре» газетасы призына көрәш буенча Республика беренчелеге (Казан, «Тулпар» спорт комплексы) – 55 килограмм авырлыкта чемпион[17]
  • 2023 елда билбау көрәше буенча Европа һәм Россия чемпионы (60 кг га кадәр авырлык категориясендә) [18]
  • 2024 ― 18-20 яшьлек яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге ― 1нче урын[19]
  • 2024 ― 18-20 яшьлек яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге – 3нче урын [19]
  • 2024 ― ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты (Казан) ― 3нче урын
  • 2025 ― Россиянең спорт мастеры, шулай ук халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәгән[20]
  • 2025 ― көрәш буенча Россия чемпионатында (Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда) алтын медаль (60 кг га кадәр авырлык категориясендә). Дөнья чемпионатында (19-23 июнь, Казан) һәм көрәш буенча Дөнья Кубогында (5-7 июль, Мәскәү) катнашу өчен Россия җыелмасына кертелгән[21]
  • 2025 ― Дөнья Кубогы (Уфада узган) иясе
  • 2025 ― билбау көрәше буенча Дөнья кубогы (II Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннары кысаларында. Новочебоксарск) ― ике тапкыр Дөнья кубогы җиңүчесе (62 кг га кадәр авырлык категориясендә классик стильдә)[22][23]
  • 2025 ― билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында (Фөҗәйрә шәһәре, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) алтын медаль (62 кг га кадәр авырлык категориясендә)[24]
  • 2025 – билбау көрәше буенча Россия Кубогы ― 60 кг авырлык категориясендә җиңүче (Красноярск өчен көрәшүче Артем Сагалаковны берничә секундта 5:0 исәбе белән откан)[25]
  • 2026 ел ― каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирының (Чаллы шәһәренең Боз сараенда узган) 60 кг үлчәү авырлыгында 1нче урын[26].
  • 2026 ― көрәш буенча Россия чемпионатының (Казанның «Ак Барс» көрәш сарае) 60 кг үлчәү авырлыгында җиңүчесе [27].
  • 2026 ― Ташкентта узган ир-атлар арасында ачык халыкара турнирда татар көрәше кагыйдәләре буенча уздырылган көрәш нәтиҗәләре буенча үз үлчәү категориясендә җиңүче[28].
  • 2026 ― көрәш буенча Дөнья чемпионаты (Миңгәр, Саба районы, Татарстан, Россия) ― 60 кг үлчәү авырлыгында җиңүче[29]
  1. https://e-academy.sportacadem.ru/student-portfolio/portfolio/с00023266?ysclid=mjo4rchod161808083
  2. Көрәш буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионы Илфат Миңнегалиев Азнакайда тавыш бирде. Татар-информ, 14.09.2025
  3. Зөлфия Шәвәлиева. Татарстан көрәшчеләре узган елның иң яхшы спортчылары исемлегенә керде. Татар-информ, 16.12.2025
  4. Таңсылу Саниева. Көрәш буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионы Илфат Миңнегалиев Азнакайда тавыш бирде. Татар-информ, 14.09.2025
  5. Приказ Министерства спорта РФ от 19.02.2025 г. № 30-нг(үле сылтама)
  6. Список кандидатов в спортивные сборные команды Республики Татарстан. minsport.tatarstan.ru, 2023
  7. Авылыбыз оныгы, көчле көрәшче егетебез. Чалпы Вконтакте, 25.01.2025
  8. Статистика игрока Миннегалиев Ильфат Айратович. Школьная волейбольная лига
  9. Портфолио студента «Миннегалиев Ильфат Айратович»(үле сылтама)
  10. Авылдашыбыз Айрат Ясир улы Миңнегалиев. Чубар Абдулово Вконтакте, 23.12.2022
  11. Илнар Камаев. Илфат Миңнегалиев: «Көрәшчеләр хәзер күбрәк техникага һәм динамикага омтылалар». Шәһри Казан, 19.01.2025
  12. Золото мирового масштаба! Наш чемпион. t.me/Official_Aznakay, 1.12.2025
  13. Миннегалиев Айрат Ясирович. МБУДО СШ «Юбилейный» АМР РТ
  14. Мария Шадрина. Ильфат Миннегалиев из Лаишевского района стал чемпионом России по корэш! «Камская новь», 28.04.2025
  15. Корэш. МБУДО СШ «Юбилейный» АМР РТ, 14.04.2018
  16. "Спортсменом года" в номинации «Спортивные надежды Татарстана» стал наш земляк, Ильфат Миннегалиев.(үле сылтама) Услышано в Азнакаево, 23.12.2022
  17. Таңсылу Саниева. Азнакай көрәшчесе Татарстан чемпионы исеменә лаек булды. «Маяк», 1.03.2022
  18. Определились победители и призеры чемпионата России по поясной борьбе корэш. Министерство спорта Республики Татарстан, 30.04.2023
  19. 1 2 Борьба на поясах 2024. edu.tatar.ru/aznakaevo
  20. Два азнакаевских борца стали чемпионами мира. Азнакаевский муниципальный район, 26.06.2023
  21. Ильфат Миннегалиев из Лаишевского района взял золото на Чемпионате России по корэш. Лаишевский муниципальный район Вконтакте, 29.04.2025
  22. Виктория Антонова. Борец из Азнакаево стал двукратным победителем Кубка мира. almetievsk-ru.ru, 12.10.2025
  23. Зөлфия Шәвәлиева. Илфат Миңнегалиев II Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннары җиңүчесе булды. Татар-информ, 12.10.2025
  24. Тансылу Саниева. Азнакаевский борец признан чемпионом мира по борьбе на поясах. Азнакаево, 1.12.2025
  25. Зөлфия Шәвәлиева. 2025 елның соңгы көрәш ярышында: «Көрәшеп калыгыз, икенче елга тәртипкә салабыз!». Интертат, 11.12.2025
  26. Зөлфия Шәвәлиева. Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының 2026 елгы җиңүчеләре билгеле булды. Татар-информ, 14.02.2026
  27. Зөлфия Шәвәлиева. Россия чемпионатында тугыз Татарстан көрәшчесе чемпион исемен яулады. Интертат, 18.04.2026
  28. Үзбәкстанда Сабантуй бәйрәме кысаларында көрәш буенча турнир узды.Татар-информ, 31.05.2026
  29. Зөлфия Шәвәлиева. Татарстан көрәшчеләре дөнья чемпионатында 7 алтын медаль яулады. Интертат, 28.06.2026