Илшат Йомагулов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илшат Йомагулов latin yazuında])
(Илшат Йомаголов битеннән юнәлтелде)
Илшат Йомагулов
Туган телдә исем Илшат Хәлил улы Йомагулов
Туган 26 февраль 1932(1932-02-26)
БАССР Куергазы районы Тимербай
Үлгән 3 ноябрь 2007(2007-11-03) (75 яшь)
Уфа
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре актер
Җефет Рәмзия Хисамова, актриса
Балалар улы Айчуак, кызы Айсылу
Ата-ана
  • Хәлил (әти)
  • Шәмсенаһар (әни)

Илшат Йомагулов, Илшат Хәлил улы Йомагулов, баш. Илшат Хәлил улы Йомағолов, рус. Юмагулов Ильшат Халилович (1932 елның 26 феврале, БАССР, Куергазы районы, Тимербай авылы — 2007 елның 3 ноябре, Уфа) — башкорт һәм татар театрларында уйнаган драма актеры, киноартист, драматург, БАССР (1976) һәм РСФСР (1979) атказанган артисты. БР театр әһелләре берлеге (1953), БР язучылар берлеге (1989) әгъзасы. Гали Ибраһимов премиясе (Стәрлетамак) лауреаты (1996).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пугачев. «Канкай улы Бәхтияр» Т. Миңнуллин
И.Х. Йомагулов

1932 елның 26 февралендә БАССР Мәләвез (хәзерге Куергазы районы) Тимербай авылында[1] алты балалы укытучы гаиләсендә туган. Әтисенең теләге буенча барып, Ермолаевкада ветеринария техникумында ярты ел, Темәстә балалар йортында яшәп, педагогия укуханәсендә укыган. Уфадагы 9нчы мәктәпкә күчә, ләкин аңа анда укырга туры килми. Уфа сәнгать укуханәсенең театр факультетын (Х. Бохарский классы, 1952), А.В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС) (Б. Бибиков, О. Пыжова курсы, 1959) тәмамлаган.

Иҗат юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус, татар һәм башкорт классикасы, чит ил драматурглары һәм үз әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә 50дән артык роль иҗат иткән. Сәхнәдә романтик күтәренке рух белән иҗат итә. Каһарманнарының эчке кичерешләрен оста итеп дулкынландыргыч итеп сурәтли [2] .

Гафури театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камал театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1969 «Халкым сагышы» (Баштелефильм) — Биеш
  • 1980 «Алтын атлы җайдак» (Мосфильм, режиссер Василий Журавлев) — Күчәрбай-морза, Алтындуганың әтисе
  • 2002 «Башваткыч» (кыска метражлы фильм, режиссер Айчуак Йомагулов ) — Гомәр карт[3]

Драма сәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Нәркәс», «Чәчәннәр», «Бизәлгән тәхет», «Юл чатында», «Буш бишек», «Торналар кайтканда», «Югалтулар аша», «Ефәк аркан», «Мәхәббәт кошлары» (Сибай театрында уйнала[4]) һ.б. А.Н. Островскийның «Төшемле урын» (рус. Доходное место), Ж.- Б. Мольерның «Ирексездән табиб» (рус. Лекарь поневоле), Т. Уильямсның «Роза тамгасы» (рус. Татуированная роза) һ.б. драма әсәрләрен тәрҗемә итә. 2007 елда «Драмалар» китабы (Уфа, «Китап») нәшер ителә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче хатыны ― ?
Икенче хатыны Рәмзия Хисамова (18.08.1947, Дуван районы, Иске Хәлил авылында туган), актриса. Камал (1971-1976)[5], Стәрлетамак театрларында уйный.

  • улы Айчуак, артист, кинорежиссер.
  • кызы Айсылу, артистка, Стәрлетамак театрында уйный.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илшат Йомагулов исемендәге Стәрлетамак башкорт театры бинасы

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 2005. ISBN 5-298-00708-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]