Ильинка вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ильинка вулысы latin yazuında])


Ильинка вулысы
Ил

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Төбәк

Казан губернасы, ТАССР

Административ үзәк

Ильинское

Нигезләү датасы

1860-еллар

Юкка чыгару датасы

1927 елның 14 феврале

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

16 214 кеше[1]

Милли состав

руслар, марилар

Ильинка вулысы, харита

Ильинка вулысы (тат.  ئىلﻱىنكا ۋولىٰسىٰ , рус. Ильинская волость) — 1860-еллардан 1927 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньяк-Көнбатышка 30 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнбатыш өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Ильинское авылы.

Ильинское авылында вулыс идарәсе, Васильево авылында полиция уряднигы фатиры урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ильинка вулысы (1914 ел)
Статистика, 1908 ел.
Статистика, 1908 ел.
Статистика, 1908 ел.

Ильинка вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Казан өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан.

1860-елларның икенчке яртысында Казан өязенең дүртенче стан составында барлыкка килә.[2]

1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1927 елның 14 февраленә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

XIX гасыр азагында Ильинка вулысы көнбатышта – Чар өязенең Олы Шигак вулысы һәм Чабаксар өязенең Помар вулысы белән, төньякта – Кукмара һәм Кавал вулыслары белән, көнчыгышта – Казан шәһәре һәм Каймар, Воскресенски һәм Сабакай вулыслары белән чиктәш булган.

1918 елда вулысның төньяк-көнбатыш өлешеннән Олы Парат вулысы төзелә (1921 елда ул яңа оештырылган Мари АӨ составына күчерелә).

1924 елда төзелгән ТАССРның вулысларын зурайту проекты нигезендә, Ильинка вулысы территориясе зурайтылган Казан вулысына керергә тиеш була, ләкин аны төзүдән баш тартырга карар кылына, чөнки төзелә торган вулысның авылларының бер өлеше үзәктән артык ерак булыр иде. Аның урынына зурайтылган Воскресенски һәм Ильинка вулыслары төзелә; соңгысы күрше Кукмара һәм Кавал вулыслары исәбенә зурайтыла. Шул ук 1924 елда торак пунктларның бер өлеше Казанга кушыла.[3]

1927 елның 14 февралендә Ильинка вулысы юкка чыгарыла, аның территориясе Воскресенски районына тапшырыла.[4]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 елда Ильинка вулысында 11 община, 28 торак пункты (Юдино, Ильинское, Раифа һ.б.) һәм 1549 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 429,47 км², сөрү җирләре 150,7 км² тәшкил иткән.[5]

1890 елда вулыста 28 торак пункты һәм 1483 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 215,44 км² тәшкил иткән.[6]

1897 елда вулыста 30 торак пункты булган.[7]

1926 елның 1 гыйнварында вулыста 21 авыл җирлеге, 33 торак пункты һәм 2683 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 685 км² тәшкил иткән.[1]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 1885 1890 1897 1926
8093 8504 7571 10547 16214

1883 елда халык саны 8093 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 3692 җан, хатын-кызлар — 4401.[5]

1885 елда халык саны 8504 кеше тәшкил иткән, шул исәптән руслар – 69,5%.[8]

1890 елда халык саны 7571 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 3721 җан, хатын-кызлар – 3850.[6]

1897 елда халык саны 10547 кеше тәшкил иткән.[7]

1926 елда вулыста 16214 кеше яшәгән.[1] Төп милләтләр: руслар, марилар.[9]

Инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1904 елда вулыста 7 чиркәү урнашкан. 10 зимства, 3 чиркәү-мәхәллә һәм бер грамота мәктәпләрендә 543 малай һәм 197 кыз белем алган.[10][11]

1914 елда 2692 йортта 2411 ат, 7217 сарык, 32 кәҗә, 1057 дуңгыз һәм 3446 баш мөгезле терлек; крестьяннар өчен 19226 дисәтинә уңайлы җир исәпләнгән.[11]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вулыс территориясе аша Казан-Чар почта тракты үткән. 1890-елларда Мәскәү-Казан тимер юлы участогы төзелгән, 1918 елда Казан-Екатеринбург тимер юлының Кызыл Тау — Дербышка участогы файдалануга тапшырылган.[11][12]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иван Журин — тимер юл транспорты хезмәткәре. 1932-1975 елларда Горький тимер юлы Казан бүлекчәсе Юдино тимер юл станциясында укчы, вагоннар тоташтыручы, поездлар төзүче булып эшләгән. Тимер юл транспортын үстерүдә ирешелгән уңышлар өчен Социалистик хезмәт каһарманы исеменә лаек булган (1959). 1915 елда Осиново (яки Юдино) авылында туа.
  • Николай КатинСоветлар Берлеге каһарманы (1945). 1924 елда Ильинское авылында дөньяга килә.
  • Ян Юдин — хәрби эшлекле, Беренче бөтендөнья сугышы һәм Гражданнар сугышында катнашучы. 1917—1918 елларда Өченче Латыш Укчылары бригадасы командиры вазифаларын башкарган. Аның хөрмәтенә станциягә Юдин бистәсе исеме бирелә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
  6. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 г. / РСФСР. Нар. комиссариат внутренних дел. Стат. отд. — М. : Изд-во Гл. упр. коммун. хоз-ва НКВД, 1926. -284 с. : ил., табл.. — .
  7. Адрес-календарь и Справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. — Казань : Казан. губ. стат. ком., 1914. -XLIII, 819 с.. -
  8. Справочная книга Казанской епархии / Изд. Казанской духовной консистории. Казань, 1904. 795, XXIX с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 http://history.org.ua/LiberUA/TerAdmPodSSSR_1926/TerAdmPodSSSR_1926.pdf
  2. Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA
  3. Этнографическая карта Татарской С.С.Республики 1925 года
  4. ИЛЬИНО ВУЛЫСЫ (Ильинская волость) — Милләттәшләр
  5. 5,0 5,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  6. 6,0 6,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  7. 7,0 7,1 Списокъ селенiй Казанской губернiи 1908.
  8. Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)(үле сылтама)
  9. Сборник декретов, постановлений, важнейших циркуляров и других материалов в области реализации татарского языка
  10. Справочная книга Казанской епархии. — 1904.
  11. 11,0 11,1 11,2 Отчет Казанской Уездной Земской Управы о ее действиях с 1-го января 1914 года по 1-е января 1915 года 51 очередному Казанскому Уездному Земскому Собранию..
  12. Карта Казанского уезда Казанской губернии 1910 года.