Ильтани Илялова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ильтани Илялова latin yazuında])
Ильтани Илялова
Туган телдә исем Ильтани Исхак кызы Илялова
Туган 8 февраль 1932(1932-02-08) (92 яшь)
Екатеринбур
Һөнәре тәнкыйтьче
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре «Тантана» премиясе - 2020
ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе
Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме нәмзәте[d]

Ильтани Исхак кызы Илялова – театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче. ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1983). Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе. «Тантана» премиясе лауреаты (2020).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ильтани Илялова 1932 елның 8 февралендә хәзерге Екатеринбур шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әти-әнисе профессиональ сәнгать кешеләре булып (әтисе Исхак Илялов – татар, үзбәк театры режиссеры, әнисе Һаҗәр Илялова – актриса), Ильтани кечкенәдән үк театр дөньясында кайнап, аны үз итеп, яратып үсә. 1935 елда Ильтани әти-әниләре белән Ташкәнткә күчеп китә, шунда урта мәктәпне тәмамлый һәм 1950 елда Ташкәнт театр сәнгате институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач, ике ел Үзбәкстан мәдәният Министрлыгының Сәнгать идарәсендә инспектор булып эшли, аннары бер ел (1957-1958) Ташкәнт Театр сәнгате институтында чит илләр театры тарихын укыта. 1958-1961 елларда И.Илялова Мәскәүдә Театр сәнгате институтының (ГИТИС) чит илләр театры кафедрасы каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, бераз вакыт СССР Мәдәният министрлыгының театрлар бүлегендә өлкән рецензент булып эшли. 1963 елда И.Илялова Казанга күчеп килә һәм СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр,

1964-1968 елларда Татарстан Мәдәният министрлыгында сәнгать бүлеге җитәкчесе булып эшли.

1965 елда ул “Хәмзә исемендәге Үзбәк театры сәхнәсендә чит илләр драматургиясе (1918-1962)” дигән темага диссертация яклый һәм сәнгать фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

1968 елдан бирле Илялова Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, татар театр сәнгатенең тарихына, бүгенге хәленә бәйле проблемаларны тикшерү буенча фәнни эш алып бара.

Театр тәнкыйтьчесе буларак, И.Илялова матбугатта 1959 елдан күренә башлый. Аның актерлар хезмәте, спектакльләр турында язган беренче мәкаләләре, рецензияләре Ташкәнт газеталарында, “Шәрекъ Йолдызы” журналында, соңга таба үзәк газеталарда, “Культура и жизнь”, “Театр”, “Театральная жизнь” кебек сәнгать журналларында басыла. 1962 елда Ташкәнттә яшь тәнкыйтьченең үзбәк театр сәнгатенең күренекле вәкиле, СССРның халык артисты Нәби Рәхимов иҗаты турында беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Казанга күчеп килгәч, И.Илялова үзенең төп игътибарын татар театр сәнгатен өйрәнүгә юнәлтә, дистәләгән мәкаләләре, СССР халык артисты Шәүкәт Биктимерев иҗаты турындагы очеркы (“Труд актера” җыентыгы, Мәскәү, 1974) һәм бигрәк тә “Бүгенге татар театрында актерлык осталыгы” (1978) исемле күләмле хезмәте белән үзен югары белемле, тирән эрудицияле сәнгать белгече итеп таныта. Авторның “Бөек Ватан сугышы чорында Татар дәүләт академия театры”, “Хәзерге Татар дәүләт академия театры” исемле хезмәтләре (“Татар совет театры” китабы, Казан, 1975) һәм “Халык артистлары” (“Народные артисты”, Казан, 1980) дигән җыентыкта урнаштырылган очерклары да үзләренең фикри тирәнлекләре, нечкә күзәтүләре һәм принципиаль карашлары белән аерылып торалар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. ISBN 5-298-00708-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]