Ильяс Галимов (1976)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ильяс Галимов (1976) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ильяс Самат улы Галимов
И.С.Галимов.jpg
Туган телдә исем Ильяс Самат улы Галимов
Туган 2 ноябрь 1976(1976-11-02)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы
Үлгән 3 июнь 2020(2020-06-03) (43 яшь)
РФ, ТР, Әлмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре билбаулы көрәш
Җефет Алсу
Балалар Иллария , Ильзира
Бүләк һәм премияләре «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены - 2017
Дөнья чемпионының алтын медале
РФ чемпионының алтын медале
ТР чемпионының алтын медале
Сайт ilyasgalimov1976.

Ильяс Галимов, Ильяс Самат улы Галимов (1976 елның 2 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы2020 елның 3 июне, РФ, ТР, Әлмәт) — спортчы (көрәш, 100 килограммнан авыр үлчәүдә), спорт хөкемдары, тренер, 2015 елда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, күп тапкырлар Татарстан һәм Русия чемпионы. 2017 елда «Татарстанның Ел спортчысы». Русиянең спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976 елның 2 ноябрендә Лениногорски районында туган, балачагы әнисе яңадан кияүгә чыккан Чирмешән районы Туймәт авылында узган. Әтисе (үги әтисе) колхозчы, әнисе укытучы була.

Көрәш белән Чистай совхоз-техникумында укыганда, 17 яшендә шөгыльләнә башлаган, 4-5 елдан яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Аны көрәш буенча тренер Әдип Нуруллин чакырып ала. Техник ягын да Нуруллин куя.

2007 елларда Чирмешән районына тренер булып кайта, Чирмешәндә эшли. Әлмәткә күчкәч, билбаулы көрәш белән җитди шөгыльләнә башлый. Әлмәт Сабантуеның 12 тапкыр, Чирмешән районының 4 тапкыр, Чистай районының 1 тапкыр абсолют батыры була.

И. С. Галимов күп тапкырлар Казан, Самар (беренче тапкыр 1998 елда, абсолют батырга фатир бирелә), Тольятти, Ижау, Киров һәм Татарстан районнары Сабантуйларында батыр кала. Спорт карьерасы эчендә сабантуйларда 50 автомобиль яулый. Көрәш буенча 7 тапкыр Татарстан чемпионы була, 9 тапкыр Россия чемпионатында җиңү яулый, 1997 елдан 2017 елга кадәр көрәш буенча иң өлкән ярышларның берсе — Муса Җәлил исемендәге турнирда 9 тапкыр җиңүче титулын яулый. Тренеры — Салават Йосыпов[1].

Казан (Идел буе) федераль университетының магистратурасын тәмамлаган (2009)[2].

Соңгы елларда Әлмәт командасы өчен бил алыша. 2017 елда көрәшче карьерасын туктатып, Әлмәтнең «Ак бүре» көрәш федерациясендә балалар белән эшли, Әлмәтнең көрәш буенча баш тренеры (уңыш казанган шәкерте — Марат Кәримов һ. б.), район башлыгының татарча көрәш буенча киңәшчесе[3], Республика ярышларында хөкемдар була, бизнес белән шөгыльләнә[4][5].

2020 елның 3 июнендә пневмония (коронавирус?) белән авырып, вафат булган[6]. Туган ягы Чирмешән районы Туймәт авылында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Русиянең спорт мастеры
  • Татарстанның атказанган спорт мастеры
  • Көрәш буенча Татарстан чемпионы
  • 2015 — Көрәш буенча дөнья чемпионы
  • 2017 — Татарстан Республикасының Олимпиадага кермәгән спорт төрләре буенча иң яхшы спортчысы
  • 2017 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены — «республикада физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары, югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән өчен»[7]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]