Ильяс Мөхәммәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ильяс Мөхәммәтҗанов latin yazuında])

Ильяс Мулланурович Мөхәммәтҗанов - Татар дәүләт педагогика университетының көнчыгыш телләр факультетының экономика һәм идарә итү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, югары категорияле география, биология һәм гарәп теле укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, бик күп җырлар авторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ильяс Мулланур улы Мөхәммәтҗанов 1977 елның 2 сентябрендә Татарстан чигендә урнашкан гүзәл табигатьле Нократ Аланы якларында , Киров өлкәсенең Урта Шөн авылында ,укытучылар гаиләсендә дөньяга   килә.

Урта мәктәпне тәмамлагач, КДПУ география һәм биология бүлегенә укырга керә.

Педагогика университетының 4 курсында укыганда, Ильяс Татар-Америка региональ институтының чит телләр бүлегенә укырга керә, гарәп телен өйрәнә.Ә 2003 елда Ильяс Мөхәммәтҗан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең татар теле һәм әдәбияты бүлеге аспирантурасын тәмамлый. Шулай итеп, Ильяс тугыз ел эчендә өч югары белем алырга өлгерә.

Хәзерге вакытта ул университетта эшләү белән беррәттән, Казандагы 27 гимназиядә география фәнен һәм гарәп телен укыта.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар мәгар ифен үстерүдәге лаеклы хезмәтләре өчен Ильяс Мулланур улы Мөхәммәтҗан Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге Дәүләт премиясе иясе. 

Ел саен диярлек “ Ел укытучысы”, “ Иң яхшы сыйныф җитәкчесе”.”Иң яхшы укытучы” бәйгеләрендә катнашып,призлы урыннарга лаек була. 2011 нче елда ул “Укытучы-тикшеренүче”,  2011, 2012елларда  “ Алгарыш”, “ Татарстан Республикасы  өчен 50 иң яхшы инновацион идея” бәйгеләрендә җиңүче булды. Ул шулай ук өстенлекле «Мəгариф» илкүлəм милли проекты җиңүчесе дə.

Ильяс Мулланур улы Мөхəммəтҗанов күп санлы медальлəр иясе. 2015 нче елда ул Россиянең табигать фəннəре академиясе карары белəн «Европейское качество» (Gold medal “European Quality”) алтын медале белəн бүлəклəнде; шулай ук «Гомуми белем бирү өлкəсендəге новаторлык эше өчен» һəм «Милли казаныш» алтын медальлəренə лаек булды. География фəне һəм мəгариф өлкəсендəге казанышлары өчен Васка да Гама, мəгарифтə һəм педагогика фəне үсешендəге уңышлары өчен Константин Ушинский, В.И. Вернадский, Макс Вебер, М.В.Ломоносов медальлəренə ия булды. 2015нче елда Ильяс Мулланур улы Россиянең табигать фəннəре Академиясе профессоры дəрəҗəсенə иреште, Академия президиумы карары белəн ул «Россиянең танылган галимнəре» реестрына кертелде.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нократ якларының гүзəл табигате тəэсиреннəнме, əллə анасөте белəн күңеленə сеңгəнгəме, əллə туган авылының данлыклышəхеслəренə – Дамирə Нургалиева, Əлфирə Зиннəтова, РафаэльСибат, Лəбибə Ихсанова, Венера Ихсановага соклануыннанмы,Ильяс яшьтəн үк шигьри күңелле, җор телле һəм бик шук булып

үсə. 1991 нче елда Урта Шөн урта мəктəбендə шушы авылда яшəп иҗат итүче Əлфирə Зиннəтова оештырган «Шигьри калəм»бəйгесендə беренче урын алуы иҗатка этəрə. Ə Казан яшь егеткə иҗат канатлары куя: күңелдə шигъри тəлгəшлəр туа.

“ Көтеп алган бәхет”, “Шөн ягыннан болытлар агыла” повестьлары  ,

Туган якка багышлап язылган “Туган ягым яшел бишек”, Нократ буе”, “Таң авылы”, “ Авылыма кайтып барышлый! ” ,“Тормыш мәгънәсе”  дигән    шигырьләре

Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән музыкаль комедиясе ,“Мәхәббәт дулкыны”  .

Тормышыбызда иң газиз, иң кадерле кешеләребезгә багышлап иҗат  ителгән шигырьләре “Әнкәйгә хат”, “Фәүзия әбигә” “ Әнкәй” , “ Әни”, “Әниемә “

Ильяс әфәнденең тынгысын җанын җыр, музыка дөньясының тылсымлы көче үзенә тарта: ул көйләр иҗат итә.Аның “ Алтын көз”, “ Кадерлемә”, “Юллар “ , “Сөембикә “ , “ Әй , Казаным”, “ Малмыҗ”, “ Әнием гөлләре” һәм башка җырлары бик популярлашып китте.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://vk.com/id108249236       

https://search.rsl.ru/ru/record/01004363142