Ильяс Сәлахов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ильяс Сәлахов latin yazuında])
(Ильяс Сәләхов битеннән юнәлтелде)
Ильяс Сәлахов
Туган телдә исем Ильяс Рәхимҗан улы Сәлахов
Туган 1 декабрь 1961(1961-12-01) (62 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Түбән Абдул
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре педагог, ректор (директор)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган укытучысы — 2007

Ильяс Сәлахов, Ильяс Рәхимҗан улы Сәлахов (1961 елның 1 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Түбән Абдул) — Татарстанның мәгариф һәм җәмәгать эшлеклесе, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры (2009—2017), Волжск дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы директоры (2017 елдан). Татарстанның атказанган укытучысы (2007), педагогика фәннәре кандидаты (2006). БТКның Әлмәт бүлеге җитәкчесе (2013—2017)[1]. Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1961 елның 1 декабрендә Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган. Елховой урта мәктәбен, Алабуга дәүләт педагогия институтының (2011 елдан КФУның Алабуга институты) гомумтехник фәннәр факультетын (1990), Мәскәү дәүләт технология һәм идарә университетын (2005) тәмамлаган. 2005 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында «Урта һөнәри уку йортлары студентларының базар мөнәсәбәтләренә социомәдәни җайлашуының педагогик технологияләре» темасына кандидатлык диссертациясе яклап (фәнни җитәкчесе Даутова Г. Җ.), педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала[2][3]. 10 монография, 3 фәнни-методик хезмәт, 50дән артык мәкалә авторы. Берләшкән Милләтләр Оешмасының ассоциацияләнгән әгъзасы — Халыкара фәннәр академиясе академигы (2011 елдан).

Бердәм Россия исемлеге буенча Әлмәт шәһәр шурасы депутаты[4]

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1984-1985 елларда — Әлмәт районы Елховой урта мәктәбендә хәрби әзерлек укытучысы.

1990 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының гомумтехник фәннәр факультетын тәмамлагач, Алабуганың 2нче урта мәктәбендә педагог-оештыручы, 1992 елда ачылган татар гимназиясе директоры булып эшли.

1998 елдан — Әлмәтнең 3нче урта мәктәбе директоры.

2003—2009 елларда — Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы директоры.

2009—2017 елларда — Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында ректор. Аның җитәкчелегендә Әлмәттә сәүдә-икътисад техникумы белән муниципаль институт берләшеп, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты (рус. АГИМС) оештырыла, күпбаскычлы укыту системасы барлыкка килә. 2012 елда институтның гыйльми шурасы карары белән әдәби иҗат белән шөгыльләнүче студентларны бүләкләү өчен Клара Булатова исемендәге премия булдырыла. Вузда шулай ук Ризаэддин Фәхреддин мирасын фәнни өйрәнү лабораториясе оештырылган – әлеге юнәлештә ирешкән уңышлары өчен Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясенә лаек була.

Ильяс Сәлахов тәкъдиме белән Әлмәт районы Елховой урта мәктәбендә алдынгы укучыларны бүләкләү өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, авылдашлары Әсгать Сәлах исемендәге премия булдырылган.

2017 елдан — «Волжск дәүләт су транспорты университеты» диңгез һәм елга транспорты федераль дәүләт университетының Казан филиалы директоры[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, балалары: ике кызы, улы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рауза Гаррапова. Халкыбызның фидакарь улы. Мәгариф, 2016 ел, ноябрь, 104-105нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]