Ильяс Фәйзуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ильяс Фәйзуллин latin yazuında])
Ильяс Фәйзуллин
Туган телдә исем Ильяс Шәйхулла улы Фәйзуллин
Туган 15 август 1950(1950-08-15) (73 яшь)
ТАССР Тәтеш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре рәссам

 Ильяс Фәйзуллин Викиҗыентыкта

Ильяс Фәйзуллин, Ильяс Шәйхулла улы Фәйзуллин, рус. Файзуллин Илья (Ильяс) Шайхуллович (1950 елның 15 августы, ТАССР, Тәтеш) — рәссам, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2011), РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы, ЮНЕСКОның сынлы сәнгатьләр берлегенең хокукый әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И.Ш. Фәйзуллин остаханәсендә

1950 елның 15 августында Татарстан АССР Тәтеш шәһәрендә туган. Лениногорск педагогия укуханәсен (2011 елдан Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте) тәмамлаган (1970). И.Е. Репин исемендәге Сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтында (Санкт-Петербург), ирекле тыңлаучы буларак, рәсем сәнгате (проф. Л.В. Худяков классы) белән шөгыльләнгән.

2001 елдан Казанда яши һәм иҗат итә.

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче күргәзмәсе 30 яшендә була. Икенчесе, үз-үзенә югары таләпләр куеп эшләү сәбәпле, 18 елдан соң гына оештырыла.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы рәссамнарның рәсем ясау алымнарын гына файдалана. Киндергә майлы буяу белән ясый, акварель, темпера куллана, шулай ук графика техникасында эшли. Сирәк очрый торган мәрсин җилеме, аккургашлы акшар куллана. Картиналарын тарихи темаларга багышлый. Сюрреализмга өстенлек бирә. Үзе иҗатын «мистик реализм» дип бәяли.

  • «Атлар» темасына (2002-2013), «Натюрморт» темасына (1979-2012), «Жанр» темасына (1979-2012) ясаган күп санлы картиналары бар.
  • 2007 елның сентябрендә Италиягә сәфәре вакытында «Италия» шәлкеменнән 20 эш ясаган (мәсәлән, «Венеция. Сан-Марко соборы»).
  • «Китеп баручы Гайсә» (2000), «Коллар» (2006), «Ромео һәм Джульетта» (2007), «Хач илтүче» (2007), «Прометей» (2007), «Николай IIнең улы шаһзадә Алексейны чукындыру» (2008), «Реквием» (2008).
  • «Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклау. Апофеоз» (2005, ТР милли музее сатып алган).
  • «Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклау» (2010).
  • «Казан ханбикәсе Явыз Иванда әсирлектә» (рәссам тарафыннан ТР милли музеена бүләк ителгән).
  • «Универсиадага гаепсез үтерелгәннәр. Россия һәм Татарстанның ерткыч йөзе» (2013).
  • «Казан ханбикәсе Сөембикә янында» (М.Ш.Шәймиев заказы, 2013) һ.б.

Картиналары Испания, Италия, Франция, Һолландия, Австрия, Алмания, РФ, АКШ, Англия һ.б. илләрнең шәхси тупланмаларында саклана. Берничә эше Казан кирмәненә кую өчен ТР президенты идарәсе тарафыннан сатып алынган. Хезмәтләре ТР милли музее экспозициясендә дә бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2008 — «Мәдәният хәзинәсе» фонды (рус. Фонд «Культурное достояние») — I премия.
  • 2011 — ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]