Ильяс (пәйгамбәр)
| Ильяс | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | гарәп. إلياس |
| Туган | Баальбек борынгы каласы[d] |
| Һөнәре | вәгыйз, нәби, пәйгамбәр |
Ильяс (гарәп. إلياس — Исраил халкына җибәрелгән Ислам пәйгамбәре. Коръәндә ике тапкыр искә алына. Коръәндә ул илче, «мурсал», «салих», «мөслим» дип атала. Библия пәйгамбәре Илия белән тиңләштерелә.[1]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ильяс Исраил халкына җибәрелә, ә Муса (Моисей) шәригать өчен җаваплы була. Мусадан соң израилләр Аллаһ боерыкларыннан тайпылып, пәйгамбәр булмаган затларга гыйбадәт итә башлый. Аллаһы исраиллеләрне иманга кайтырга кисәтү өчен күп пәйгамбәрләр җибәрә, алар арасында Ильяс та була. Ильяс пәйгамбәр кабиләсе Баальбекта яши. Аның кабиләсе Баал (Валу) өчен төп потына 8-10 метр биеклектәге зур һәйкәл куя[1][2].
Халык пәйгамбәрнең вәгазен ялган дип кабул итми, һәм аны куып чыгара. Нәтиҗәдә, алар каты җәзага дучар була: корылык, терлек үлеме һәм ачлыкка дучар була. Исраиллеләр Ильясны кире кайтаралар, һәм алар аны тыңлап, Аллаһыга табына башлыйлар. Пәйгамбәрнең догалары яңгырлар яудыра, һәм кабилә өчен тормыш яхшыра, ләкин вакыт узу белән аның ырудашлары потларга табынуга кире кайта, үзләрен җәһәннәм утында мәңгелек газапларга дучар итә.[2]
Ильяс үз кабиләсеннән киткәч, ул Исраилнең башка кабиләләре арасында вәгазь тарата башлый, һәм аларның берсе моңа уңай җавап бирә. Дога ярдәмендә ул үзенең тугры шәкерте һәм Исраил халкының киләсе пәйгамбәре булган Әл Ясәгъ исемле егетне савыктыра[2] .
Ислам риваятьләрендә тыңламау һәм эзәрлекләүләргә дучар булган тәкъва Ильяс турында сөйләнә. Аллаһы аңа яңгыр өстеннән хакимият бирә, аннары аны күккә олгаштыра. Анда Ильяс кеше-фәрештәгә әйләнә. Ул Хизр белән бөтен дөнья буйлап сәяхәт итә, Иерусалимга һәм Мәккәгә даими рәвештә бара. [1] Хизыр белән хушлашканда, алар дога кылалар, һәм кешеләр аларны уттан, су басуыннан, урлаудан, агулы еланнар һәм бөҗәкләр тешләүләреннән һәм башкалар саклау өчен кабатлыйлар. Кайвакыт Хызыр Ильяс яки Идрис белән тиңләштерелә.
Коръәндә искә алынган вакыйгаларны аңлату өчен Ильяс турындагы төрле христиан һәм яһүд хикәяләре кулланыла. Күккә барып җитү мотивы Ильясны терелү һәм мәңгелек тормышның (ахирәт) ислам символларының берсенә әйләндерә[1].
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Пиотровский М. Б. Ислам: энциклопедический словарь. — Наука, ГРВЛ. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2.(рус.);
- Али-заде А. А. Ильяс // Исламский энциклопедический словарь. — М. : Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8. (рус.);
- Tottoli, Roberto Elijah(үле сылтама) Проверено Июнь 2018. // Encyclopaedia of the Qurʾān.
- Rippin, Andrew Elijah // Encyclopaedia of Islam, THREE.(ингл.).