Илья Максимов
Илья Максимов | |
---|---|
Туган телдә исем | Илья Николаевич Максимов |
Туган | 6 август 1963 (61 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Тәмте |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | рәссам, педагог |
Бүләк һәм премияләре |
Илья Максимов, Илья Николай улы Максимов (Илья Николаевич Максимов; 1963 елның 6 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Тәмте) ― рәссам, педагог, 2009 елдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Дизайн» бүлеге җитәкчесе һәм югары категорияле укытучысы (2000)[1]. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2019). Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1963 елның 6 августында Татарстан АССР Саба (1991 елдан Теләче) районының[2] Тәмте авылында туган. Башлангыч мәктәптә рәсем ясау нигезләрен үзләштерә башлаган. 1982 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1982―2000 елларда Алабуга шәһәренең мәдәният бүлегендә рәссам-бизәүче булып эшләгән.
2000 елдан ― И. И. Шишкин исемендәге 1нче сәнгать мәктәбе[3] укытучысы.
2005 елда Яр Чаллы педагогия институтының сәнгать-график бүлеген тәмамлаган[1].
2009 елдан ― Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Дизайн» бүлеге җитәкчесе. Педагог тарафыннан укытыла торган дисциплиналар: Сынлы сәнгать (ИЗО) укытучысы, Укытучы – Рәсем, Рәсем сәнгате, Дизайн-проектлау[1].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Кайбер картиналары. |
Илья Максимов иҗаты этник темага ясаган картиналары белән кадерле. Аның күпчелек хезмәтләрендә ― керәшеннәрнең тарихы, җаны һәм язмышы. Картиналары тамашачыны үзенең эмоциональлеге белән җәлеп итә[4].
Күргәзмәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2013 ― «Минем дөньям» (рус. Мой мир) шәхси күргәзмәсе (экспозиция рәссамның 50 еллык юбилеена һәм аның иҗат эшчәнлегенең 30 еллыгына багышланган)[5].
- 2013 ― Илья Максимовның картиналары «Хәзинә» галереясендә эшләүче «Керәшен сәнгате» күргәзмәсендә катнашкан.
- 2019 ― Алабуга шәһәр мәдәният йортының мәрмәр залында «Арт-галерея» проекты кысаларында «Язмыш бүләге» (рус. Дар судьбы) күргәзмәсе[6].
- 2020 – Илья Николаевич Максимовның теләктәшлеге һәм ярдәме белән Яков Емельянов исемендәге Мәдәни үзәктә (Җырчы Җәкәү җортында) керәшен рәссамнары картиналарыннан зур күргәзмә оештырыла[7].
- 2021 елда, керәшен мәдәниятенә багышлап, этнорәссамнарның республика күләмендәге «Безнең ил» пленэры уздырыла. Пленэр нәтиҗәсендә, Зәй төбәге матурлыгын чагылдырган 40тан артык сәнгать әсәре ясалган[7].
- 2024 ― Баулының туган якны өйрәнү музеенда рәссам Хәмит Латыйпов белән берлектә үткәргән күргәзмәсе [8].
Һәр кеше — ниндидер халык вәкиле. Мин керәшен, шушы мохиттә үстем һәм тәрбияләндем. Һәм миңа калса, һәр рәссам үз халкына, шул халык хакына эшләргә тиеш. Бу – минем күңел халәте. Һәм мин моны эшләргә, моны күрсәтергә тиешлегемне тоям[9] Илья Максимов
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1987 ― Яшь рәссамнарның Бөтенсоюз күргәзмәсе (Мәскәү) лауреаты[4]
- 2012 ― «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (Татарстан мәдәният министрлыгы)
- 2019 ― Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Максимов Илья Николаевич. ГАПОУ «Елабужский колледж культуры и искусств»
- ↑ Тямти-Метески. Институт Татарской Энциклопедии
- ↑ МБУДО «Детская художественная школа № 1 имени И.И. Шишкина» Елабужского муниципального района
- ↑ 4,0 4,1 Максимов Илья Николаевич. УМАРТА Вконтакте, 3.11.2022
- ↑ Выставка Ильи Максимова открылась в Доме дружбы народов РТ. Татар-информ, 8.11.2013
- ↑ «Дар судьбы». МБУДО «Детская художественная школа №2» Елабужского муниципального района
- ↑ 7,0 7,1 Бүген 6 август көнне асыл карендәшебез, рәссам Максимов Илья Николаевич үзенең туган көнен билгеләп үтә! КЦ имени Якова Емельянова, 6.08.2024
- ↑ Айгуль Идиятуллина. В бавлинском музее открылись две выставки известных художников Татарстана. bavly-tat.ru
- ↑ Кряшены в работах художника Ильи Максимова. «Туганайлар», 19.05.2020
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фрида Вәлитова. «Керәшенлек – җанымның тамыры». «Туганайлар», 6.08.2024
- Максимов Илья Николаевич. ГАПОУ «Елабужский колледж культуры и искусств»
- «Мой мир» художника Ильи Максимова. YouTube видео, 1:25
- 6 август көнне туганнар
- 1963 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Теләче районында туганнар
- «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Татар рәссамнары
- Татарстан рәссамнары
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар
- Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын тәмамлаучылар
- Керәшен татарлары