Илья Мархасин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илья Мархасин latin yazuında])
Илья Мархасин
Туган 27 апрель 1919(1919-04-27)
Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы
Үлгән 21 апрель 1988(1988-04-21) (68 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Бакы дәүләт университеты
Һөнәре физик
Эш бирүче Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Илья Мархасин (27 апрель 1919 ел21 апрель 1988 ел) — физик. Техник фәннәр докторы (1966), профессор (1968). БАССР‑ның атказанган нефтьчесе (1967), ССРБ‑ның югары мәктәп отличнигы (1979), нефть сәнәгате (1980) отличнигы. Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илья Львович Мархасин 1919 елның 27 апрелендә Киевта туа.

1943 елда Бакыда Азәрбайҗан университетын тәмамлый.

1949 елдан гыйльми-тикшеренү институтында эшли башлый, катлам сыеклыкларны фильтрлау процессларын һәм аларның нефть бирүчәнлегенә йогынтысын тикшерә.[1].

1952 елдан алып Уфа нефть сәнәгате гыйльми-тикшеренү институтында эшли.

1968 елда Уфа нефть институтының кафедрасы мөдире вазыйфасына техник фәннәр докторы, профессор Илья Львович Мархасин чакырыла. Ул килгәч физика кафедрасы институтның төп кафедралары белән бер рәткә әйләнә[2]. Кафедра илнең алдынгы галимнәре җыелган Бөтенсоюз семинарлары һәм конференцияләрен үткәрү инициаторы булып чыгыш ясый[1].

Мархасин И.Л. 1988 елның 21 апрелендә Уфада вафат була

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлеге нефть катламы физикасына багышланган. Мархасин тарафыннан нефть продуктларының физик‑химик механикасы, нефть катламнарына су җибәргәндә кулланылган химик реагентларны фильтрлау вакытындагы процесслар сыналган, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру ысуллары эшләнгән. 250‑гә якын фәнни хезмәт һәм 20 уйлап табу авторы

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССР‑ның атказанган нефтьчесе (1967)
  • ССРБ‑ның югары мәктәп отличнигы (1979)
  • И.М.Губкин исемендәге премия лауреаты (1971).
  • ССРБ-ның сәнәгать отличнигы (1980)
  • 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
  • "Хәрби хезмәтләре өчен" медале (1946).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 100 лет со Дня рождения Ильи Львовича Мархасина, archived from the original on 2019-09-04, retrieved 2022-05-16 
  2. История кафедры, archived from the original on 2020-06-17, retrieved 2022-05-16 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мархасин Илья Львович // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Физико-химическая механика нефтяного пласта. М., 1977.