Илья Мечников

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илья Мечников latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Илья Мечников
Ilya Mechnikov nobel.jpg
Туган телдә исем рус. Илья Ильич Мечников
фр. Ilya Ilitch Metchnikov
Туган 3 (15) май 1845[1][2]
Ивановка[d], Купянск өязе[d], Харкау гөбернәсе, Малорус генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе[2]
Үлгән 2 (15) июль 1916[1] (71 яшь)
Париж, Франция[2]
Үлем сәбәбе йөрәк сумите инфаркты
Күмү урыны Париж
Ватандашлыгы Россия империясе
Франция
Әлма-матер Гөттинген үнивирситите[d], Харкау милли университеты[d] һәм Харкау университеты[d]
Һөнәре биолог, иммунолог, хайванатбелгеч, химик, уйлап табучы, табиб, физиолог, микробиолог
Эш бирүче Әдис үнивирситите[d], Питырбур император университеты[d], Пастер институты[d] һәм Императорский Новороссийский университет[d]
Ата-ана
Кардәшләр Иван Ильич Мечников[d] һәм Лев Ильич Мечников[d]
Гыйльми дәрәҗә: табигый фәннәр дуктыры[d] һәм доктор наук[d]

Commons-logo.svg Илья Мечников Викиҗыентыкта

Илья Мечников (3 (15) май 1845[1][2], Ивановка[d], Купянск өязе[d], Харкау гөбернәсе, Малорус генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе[2]2 (15) июль 1916[1] (71 яшь), Париж, Франция[2]) — биолог, иммунолог, хайванатбелгеч, химик, уйлап табучы, табиб, физиолог, микробиолог (Россия империясе, Франция). Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе иясе (1908)[3]

Эволюцион эмбриологиягә нигез салучыларның берсе, фагоцитоз һәм күзәнәк эчендә матдәләр сеңдерелүен тәүләп ачучы, шешүнең чагыштырма патологиясен, иммунитетның фагоцитар теориясен, фагоцителла теориясен ачучы, фәнни геронтология нигез төзәүче.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мечников — Харьков университеты студенты (1860—1864)

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илья Ильич Мечников Харьков губерниясендәге Купян өязе, әтисе гвардия офицеры, помещик Илья Иванович (1810-1878) һәм әнисе Эмилия Львовна Мечниковларның (кыз фамилиясе Невахович, 1814-1879) Ивановка имениесендә туган.[4].

Илья Ильич Мечниковның әтисе борынгы молдаван бояр нәселенә караган. Әнисе — Эмилия Львовна Невахович, Варшавада туып үскән — атаклы еврей публицисты һәм мәгърифәтчесе Лев Николаевич Неваховичның кызы (1776-1831). Лев Николаевич рус-еврей әдәбиятенә нигез төзәүче дип санала (аның «Иудей кызының ачы авазы» («Вопль дщери иудейской», 1803) дигән китабы билгеле.

Mechnikov II.jpg

И. И. Мечниковның олы абыйсы — Лев Ильич Мечников — швейцар географы һәм социологы, анархист, Италияла милли-азатлык хәрәкәтендә катнашучы (присорджименто). Икенче абыйсы — Иван Ильич Мечников (1836-1881), Тула округ судында прокурор, Киев хөкем палатасы рәисе булып хезмәт итә һәм Л. Н. Толстойның «Иван Ильичның үлеме» повестендагы геройның прототибы була (1886).

Илья Иванович Мечников, мөлкәтен югалткач, Санкт-Петербургтан киергә мәҗбүр булган һәм үзенең Ивановкадагы имениесенә яшәргә кайта; монда 1843 елда улы Николай, ә ике елдан соң Илья туа. Соңырак гаилә имениенең икенче очындагы Панасковага (шул ук Купянск өязендә) иркенрәк өйгә күчә, булачак галимнең балалык еллары шунда узган[5] Николай Мечников губерна секретаре булып китә, ә Илья Харьков университетында укыган дәвердә 1868-1869 еллардагы студентлар чуалышларында катнашканы өчен полициянең каты күзәтүе астына алына.[6]

Мечниковлар гаиләсендә дүрт улдан тыш Екатерина исемле кызлары да булган (1834). И. И. Мечниковның сеңлесенең кызы — опера җырчысы Мария Кузнецова.

Илья Ильич ике тапкыр хатын алган. 1869 елда Петербургта ул Людмила Федорович белән никахлаша. Туберкулёз аркасында, кыз шул хәтлем гаҗиз булган, аны чиркәүгә утыргычта утырган килеш алып кергәннәр. Мечников сөйгәнен терелтә алырына бик өметләнгән. Ләкин дүрт елдан соң, Людмила Васильевна Мадейра үлә. Өметсезлектән Мечников күп порция морфий эчә. Бәхеткә каршы, морфий дозасы артык зур булып чыга — ул косып җибәрә.

Мечников икенче тапкыр Одессада 30 яшендә 17 яшьлек студентка Ольга Белокопытовага өйләнә.[7][8] Хатыны тиф йоктырып чирләгәчтен, ул кайгынан тагы да үзенә кул салып маташа. Мечников кайтармалы тиф бактерияләрен үзенә кертә, әммә каты чирләгәннән соң, ул терелә. Хатыны Ольга да аякка баса.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1856-1862 елларда, икенче кластан башлап, Харьковтагы 2нче ирләр гимназиясендә укый (алтын медальгә тәмамлый).[9]Бу вакытта ул абыйсы Николай белән К. И. Шульцның хосусый пансионында, Рождественская урамындагы 1нче йортта (1856-1858) һәм титуляр советник Г. К. Гвоздикованың Благовещенская урамындагы 14-се бинасында (1858-1864) яши.[10][11] Харьков университетын тәмамлый (1864), Германияда умырткасызларның яңа классларын ача. Н. И. Пирогов ярдәме белән Германияда Р. Лейкартта һәм К. Зибольдта махсуслашу үтә, Италиядә умырткасыз хайваннарның эмбриологиясен өйрәнә, шунда ул Александр Онуфриевич Ковалевский белән таныша. Планетарийларны өйрәнгәндә, 1865 елда күзәнәк эчендәге аш сеңдерү феноменын ача. Эмбриология методлары белән умырткалыларның һәм умырткасызларның килеп чыгу нигезе бер төрле булуын исбат итә, Новороссийск император университеты (хәзер И. И. Мечников исемендәге Одесса милли университеты) доценты булып китә. 1867 елда Петербург университетында магистрлык диссертациясе яклый, 1868 елдан — ул университетның приват-доценты була.

Иван Михайлович Сеченов Мечниковты С. М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академияһына профессор вазифаһына тәҡдим иткән, ләкин ул һайланмай ҡалдырылған һәм шуға протест күрһәтеп отставкаға киткән, И. М. Сеченов, А. О. Ковалевский, Н. А. Умов менән Одессалағы Новороссийский университетында эшләгән.

1873 елда хатыны Людмила Васильевна мәрхүм булганнан соң, гомерен туберкулёз белән көрәшүгә багышларга була. 1875 елда ул Ольга Николаевна Белокопытова, ярдәмче сөекле кешесенә, өйләнә (1858-1944), һәм күзәнәкләрнең аш сеңдерүдәге мөһим функциясен — фагоцитар күзәнәк иммунитетын ача. 1879 елда үсемлекләрне зарарлы бөҗәкләрдән саклауның биологик методын тәкъдим итә[12]

Патша хөкүмәте һәм уң юнәлешле профессураның мәгариф өлкәсендәге реакцион сәясәтенә протест күрсәтеп, отставкага чыга һәм Одессада шәхси лаборатория оештыра, ә 1886 елда, Николай Федорович Гамалея белән бергә, йогышлы авырулар белән көрәшү максатында дөньяда икенче булып ачылган беренче рус бактериологик станциясен булдыра.

1887 елда Мечников Русиядән китә һәм Парижга күчеп килә, аңа Луи Пастер нигез салган институтта лаборатория бирелә. 1905 елдан ул институтның директоры урынбасары булып эшли башлый. Гомеренең ахырына чаклы Парижда яшәсә дә, Мечников Русия белән бәйләнешләрен өзми. 1911 елда ул Пастер Институтының Русия территориясендәге тагун чыганагына оештырылган экспедициясенә җитәкчелек иткән, тагун чире генә түгел, туберкулёз буенча да мөһим күзәтүләр алып барган.[13]Үзен эчтәлеге сугышка каршы торучы «Летопись» журналына җәлеп итүче Климент Аркадьевич Тимирязев белән, Иван Михайлович Сеченов, Иван Петрович Павлов, Николай Алексеевич Умов, Дмитрий Иванович Менделеев һ. б. белән хат алышкан.

Бөек галим 1916 елның 15 июлендә Парижда, миокарда инфарктын берничә тапкыр үткәргәннән соң, 71 яшендә мәрхүм була. Илья Мечников үзенең тәнен медицина тикшеренүләре өчен куллануны, аннары аны кремацияләү һәм Пастер институты территориясендә җирләүне васыять итеп калдырган. Аның васыятын үтәгәннәр.

Фәнни хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. И. Мечников һәм Луи Пастер

Мечниковның гыйльми хезмәтләре биология һәм медицинаның төрле өлкәләренә карый. 1879 елда бөҗәкләрнең микозлары сәбәбен таба[14].1866-1886 елларда Мечников чагыштырма һәм эволюцион эмбриология проблемаларын өйрәнгән, Александр Онуфриев Ковалевский белән икәүләп бу юнәлешкә нигез төзәүче булып тора. Күп күзәнәкле хайваннарның килеп чыгуы турындагы яңа теориягә нигез салган (кара: Фагоцителла теориясе)

Украинаның юбилей тәңкәсе

1882 елда фагоцитоз күренешен тапкач (бу турыда ул 1883 елда Одессада узган рус табигатьче белгечләренең һәм табипларының 7нче съездында чыгыш ясый), аны өйрәнү нигезендә шешүнең чагыштырма патологиясен (1892), аннары — иммунитетның фагоцитар теориясен җентекләп эшләгән («Йогышлы авыруларда тотрыклылык» — 1901; Нобель премиясе — 1908, Пауль Эрлих белән бергә). Мечниковның бактериология буенча бик күп хезмәтләре ваба, корсак тифы, туберкулёз чирләренең эпидемиологиясен һ. б. йогышлы авыруларга багышланган. Мечников, Пьер Поль Эмиль Ру белән бергә, маймылларда тәҗрибә үткәреп, тәүләп сифилис авыруын өйрәнә (1903).

Мечников хезмәтләрендә картаю проблемалары да әһәмиятле урын били. Ул, үз организмын микроблар һәм башка агулар белән агулауы аркасында, кешегә картаю һәм үлем иртә килә, дип исәпләгән. Мечников бу тәңгәлдә эчәк флорасына нык зур әһәмият биргән. Бу карашлары нигезендә, Мечников кеше организмының үзен-үзе агулауына каршы профилактика һәм гигиена чараларын тәкъдим иткән (азыкны йогышсызландыру (микробиология), ит ашауны чикләү һ.б.).

Картаю һәм организмның үзен-үзе агулауына каршы көрәшерлек төп чарасы, дип Мечников "болгар ачы-сөт таякчаларын" — Lactobacillus delbrueckii subsp. bulgaricus — атаган . Ул дөньяда тәүгеләрдән булып болгар студенты Стамен Григоров ачышының әһәмиятен бәһалаган. 1905 елда ук Мечников, Пастер институты директоры буларак, яшь болгар галимен Парижда үзенең ачышы турында ул заманның микробиология өлкәсендәге иң көчле белгечләре алдында лекция укырга чакырган.

1907 елда болгар таякчасының һәм болгар "ачы сөтенең" функциональ үзенчәлекләре турында дөньядагы башлангыч медицина тикшеренү сөземтәләре басыла.

Харьков шәһәрендәге Пастер институтына (вакциналар һәм эремчек суы институтына) каршы Мечников һәйкәле

Мечников Григоровичның тикшеренүләренең нигезлелеген дәлилләү максатында, аларны үзе кабаттан гамәлдә тикшереп карый. 1908 елда, француз фәннәр академиясенең нигезләнүенә арналган истәлекле елында, аның "Ачы сөт турында берничә сүз" дигән мәкаләсе басылып чыга[15]. Картаю мәсьәләләрен өйрәнеп һәм 36 ил буенча җыйган мәгълүмәткә таянып, Мечников Болгарияда «йөз яшькә җиткәннәр»нең күп булуын билгели — 1000 кешегә 4. Ул моны болгар йогурты белән бәйләгән (Болгарияда аны "кисело мляко" — «кислое молоко» дип атыйлар). Мечников үзенең хезмәтләрендә киң җәмәгатчелеккә болгар йогуртының файдасын пропагандалаган. Һәм үзе дә гомеренең азагынача ачы сөт азыгын гына түгел, болгар таякчасының пакъ культурасын даими кулланган.

Яшь чагындагы портреты

Иртә картаюга каршы көрәшнең ахыргы максатын Мечников "ортобиоз" — ягъни «табигый үлем белән тыныч тәмамлана торган тулы һәм бәхетле яшәү циклына» ирешү дип атаган[16], [17].Хәзерге заман фәнендә Мечниковның ортобиоз турындагы гыйлеменә нигезләнеп эшләнгән дисциплина-аралаш «ортобиотика» юнәлеше барлыкка килде.

Мечниковның хезмәтләрендә күп кенә гомуми теоретик һәм фәлсәфи проблемаларга кагылып үтелгән. Дарвинизм мәсьәләләренә багышланган иртә хезмәтләрендә дә ("Төрләрнең барлыкка килү мәсьәләләре очергы", 1876, һ.б.), Мечников эволюция мәсьәләләрен хәзерге заман галимнәре аңлавыннан элегерәк, алдан сиземләп, киләчәк өчен күп идеяларны нигезләп, мирас итеп калдырган.

Мечников үзен "рационализм" яклы дип атаган («Рациональ дөньяга карашны кырык ел эзләү», 1913), дини, идеалистик һәм мистик фекерләрне тәнкитләгән. Кешелек прогрессында төп рольне фән уйный, дип исәпләгән.

Мечников рус микробиологлары, иммунологлары һәм патологларының беренче мәктәбен булдыра; йогышлы авыруларга каршы көрәшүнең төрле формаларын җентекләп эшләүче фәнни-тикшеренү учреждениеләрен ачуда актив катнашкан; Русиянең күп бактериологик һәм иммунологик институтлары Мечников исемен йөртә. Башкортстанда, Уфа шәһәрендә, Мечников исемендәге «Иммунопрепарат» дарулар җитештерүче предприятиесе эшли.

Почётлы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Петербург Фәннәр Академиясенең Почётлы әгъзасы (1902).
  • Петербург университетында магистр (1867) һәм доктор (1868) диссертацияләрен яклый.
  • Одессадагы Новороссийский университеты профессоры (1870—1882).
  • Күп чит ил Фәннәр Академияләренең, гыйльми җәмгыйәтләре һәм институтларының Почётлы әгъзасы.
  • Копли медале (1906)
  • Физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе (1908)
  • Корольнең сәнгать җәмгыяте Альберт медале (1916)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мечников исеме белән аталганнар:

  • Санкт-Петербургтагы И. И. Мечников исемендәге Төньяк-Көнбатыш дәүләт медицина университеты
  • И. И. Мечников исемендәге Одесса милли университеты
  • Мәскәү вакциналар һәм эремчек суы фәнни-тикшеренү институты
  • Днепропетровскидагы Мечников исемендәге мәйдан клиник хастаханәсе
  • ССРБ-да И. И. Мечников исеме микробиологларның һәм эпидемиологларның Бөтен Союз ширкәтенә бирелгән иде
  • И. И. Мечников исемендәге Харьков микробиология һәм иммунология Фәнни-Тикшеренү Институты (НИИ)
  • Санкт-Петербургта Мечников исемендәге проспект
  • Калининград өлкәсе Балтийский районындагы Мечниково касабасы
  • Мәскәү өлкәсендәге Красногорский районы И. И. Мечников исемендәге касаба
  • Днепропетровскида Мечников урамы
  • Петергофта Мечников урамы
  • Самарда Мечников урамы
  • Севастопольдә Мечников урамы
  • Түбән Новгородта Мечников урамы
  • Муромда Мечников урамы
  • Нальчикта Мечников урамы
  • Дондагы Ростовта Мечников урамы
  • Красноярскида Мечников урамы
  • Борисоглебскида Мечников урамы
  • Элистада Мечников урамы
  • Клинда Мечников урамы
  • Киевта Мечников урамы
  • Тираспольдә Мечников урамы
  • Томскида Мечников урамы
  • Уфада Мечников урамы
  • Гомельдә Мечников урамы
  • Новокузнецкида Мечников урамы
  • Одессада Мечников урамы
  • Волгоградта Мечников урамы
  • Волжскийда Мечников урамы
  • Таганрогта Мечников тыкрыгы
  • Киевта 1989 елдан 1993нче елга кадәр Кловская дип аталган метро станциясе Мечников исемен йөртә
  • Санкт-Петербургта 1918 елдан 1994 елга кадәр Бөек Петр исемен йөрткән шифаханә да хәзер Мечников исемен йөртә
  • Харьковта оештырылган Мечников исемендәге яшь биологлар турниры
  • 1970 елда Халыкара астрономик союз Айның кире ягындагы кратерга Мечников исемен бирүне юллый.

Филателиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азык-төлек сәнәгатендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачы-сөт стрептококк һәм болгар таксасы оешма оетылган пастеризацияләнгән сөттән мечников эремчеген ясыйлар. Аны җитештерү өчен ГОСТ техник шартлары эшләнгән Р 53505-2009[18].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Кругосвет — 2000.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Мечников Илья Ильич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. И. И. Мечников: детство и юность
  4. Olga Metchnikoff «Life of Elie Metchnikoff, 1845—1916»
  5. Н. И. Мечников в «Словаре революционеров»
  6. Мечникова (ҡыҙ фамилияһы Белокопытова) Ольга Николаевна
  7. Икенсе никах (1875—1916) // И. И. Мечников
  8. Н. Н. Коган «Мечников И. И. — харьковчанин, учёный, нобелевский лауреат»
  9. Л. Г. Телепнёва «Мечников И. И. — первый нобелевский лауреат Украины»
  10. Л. Г. Телепнёва «Слобожанщина в судьбе И. И. Мечникова»
  11. И. И. Мечников. Биография. http://to-name.ru/biography/ilja-mechnikov.htm
  12. Рубальский О. В., Мирошников В. М., Галимзянов Х. М., Рыбкин В. С. Экспедиция И. И. Мечникова в Астраханскую губернию в 1911 году // Успехи современного естествознания. № 4, 2006 c. 22-25 http://www.rae.ru/use/?section=content&op=show_article&article_id=3768
  13. Белошапкин С. П., Гончарова Н. Г., Гриценко В. В., Захваткин Ю. А., Исаичев В. В., Исаичев С. В., Кручина С. Н, Пономарёва М. С, Попов С. Я, Соломатин В. М., Торянская Н. К., Третьяков Н. Н. Словарь-справочник энтомолога / Сост. Ю. А. Захваткин, В. В. Исаичев. — Москва: Нива России, 1992. — 334 с. — ISBN 5-260-00498-1
  14. C. r. Acad. Sci., 1908
  15. Мечников И. И. Этюды о природе человека. — 1904.
  16. Мечников И. И. Этюды оптимизма. — 1907.
  17. ГНУ «ВНИМИ» Россельхозакадемии (2009-12-11). ГОСТ Р 53505-2009. Простокваша мечниковская. Технические условия. Федеральное агентство по техническому регулированию и метрологии. әлеге чыганактан 2011-08-23 архивланды. 2011-05-21 тикшерелде.