Эчтәлеккә күчү

Илья Начвин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илья Начвин latin yazuında])
Илья Начвин
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры
Вазыйфага керешкән
25 сентябрь 2025 ел
Аңа кадәр Айрат Хәйруллин
Туган 2 август 1989(1989-08-02) (36 яшь)
/ ССРБ. РСФСР байрагы РСФСР, ТАССР, Казан
Белем А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

Илья Начвин, Илья Сергей улы Начвин (рус. Илья Сергеевич Начвин; 1989 елның 2 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― Татарстанның дәүләт эшлеклесе, 2025 елның 25 сентябреннән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры[1].

1989 елның 2 августында Казанда туган. 2011 елда «предприятиедә икътисад һәм идарә, икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетын, 2019 елда «сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган, 2020 елда Россия президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар белән идарә итү» буенча өстәмә һөнәри әзерлек үткән[2].

2011―2020 елларда Татарстан дәүләт торак инспекциясендә төрле вазыйфаларда эшләгән; белгечтән бүлек җитәкчесенә кадәр күтәрелгән:

  • 2011―2013 елларда Татарстан Дәүләт торак инспекциясенең (ТР ДТИ) җыелма анализ һәм автоматлаштыру бүлегенең I разрядлы белгече һәм әйдәп баручы белгече булып эшләгән.
  • 2013―2018 елларда шул ук бүлекнең җитәкчесе булган.
  • 2018―2020 елларда ТР ДТИ контроль-аналитика бүлеге башлыгы булып эшләгән.
  • 2020 елның гыйнварыннан апреленә кадәр «ТР ДТИ эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе»ТР ДКУ белән җитәкчелек иткән.

2020 елның апреленнән ― Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары.

2025 елның 25 сентябреннән ― Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры[3].

Өйләнгән, бер улы бар[4]