Илүсә Нәбиуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илүсә Нәбиуллина latin yazuında])
Илүсә Нәбиуллина

Тугач бирелгән исеме: Илүсә Салихҗан кызы Нәбиуллина
Туу датасы: 27 март 1958(1958-03-27) (65 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Баек
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: укытучы, журналист, язучы
Иҗат итү еллары: 1990-х.в.
Юнәлеш: публицистика, проза
Жанр: повесть, хикәя, әкият
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Миләш тәме» (2004)
Бүләкләр: Рафаил Төхфәтуллин премиясе
Саҗидә Сөләйманова премиясе

Илүсә Нәбиуллина, Илүсә Салих (Салихҗан) кызы Нәбиуллина (кыз фамилиясе Хәлиуллина, 1958 елның 27 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Баек) ― язучы, журналист, укытучы, Татарстанның журналистлар (1990) һәм язучылар (2010) берлекләре әгъзасы. 2010―2014 елларда Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы секретаре. Рафаил Төхфәтуллин (2001, 2004) һәм Саҗидә Сөләйманова (2010) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елның 27 мартында Мөслим районы Баек авылында күп балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Әтисе Салихҗан Хәлиулла улы Хәлиуллин (1916―1989) Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан, сугыштан соң күмәк хуҗалык рәисе, бригадир булып эшләгән. Әнисе Һәдия Кашшаф кызы Хәлиуллина (кыз фамилиясе Ганиева, аңа кызы Илүсә «Җанкаем» исемле китабын багышлаган). Туганнары: Гарифҗан (1940), Закирҗан (1945), Наил (1948), Илһамия (Гәрәева, 1951), Зиннур (1953), Гүзәлия (Гатауллина, 1955).

Туган авылында урта мәктәп, Алабуга дәүләт педагогия институты филология факультетының рус-татар бүлеген (515нче төркем) «Милли мәктәптә рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1980). Остазлары: Т. Н. Галиуллин, Н. Х. Лаисов, Л. Ш. Арсланов, Р. Г. Салихов, А. М. Кәримова, С. Г. Исмәгыйлева, Ә. М. Шәрипов, Р. С. Абдуллина, Д. С. Ягъфәрова һ. б. Соңгы курста укыганда Алабуга милиция мәктәбен тәмамлаган Мамадыш районы егете Камил Нәбиуллинга кияүгә чыга. Ире Мәскәүдә Олимпиадада сак хезмәтендә катнашу сәбәпле, гаиләсе белән юллама бирелгән Әлмәт шәһәренә сентябрь ае урталарында гына күчеп килә. Балалар бакчасына эшкә урнашырга туры килә. 17нче урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1990 елда шәһәрдә «Әлмәт таңнары» исемле татарча газета чыга башлагач, газета хезмәткәре (Баекта 5-6нчы сыйныфларда Илүсәне татар теленнән укыткан) Асия Минһаҗева чакыруы буенча редакциягә эшкә килә. 1990―2004 елларда «Әлмәт таңнары» хәбәрчесе булып эшли, бер үк вакытта «Татар радиосы» белән хезмәттәшлек итә. 2004 елдан Әлмәт татар гимназиясендә (Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия) өстәмә белем бирү педагогы сыйфатында, талантлы балалаларны журналистика серләренә өйрәтә, гимназиядә балалар белән «Офык» газетасы чыгара. 2010―2014 елларда Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы секретаре[1].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илүсә Нәбиуллина ― Әлмәт төбәгенең иҗади актив прозаикларының берсе. Аның беренче мәкаләләре, шигырьләре мәктәптә уку елларында Мөслим район газетасында («Авыл утлары») басылган. Соңрак каләмен төрле жанрларда сынап карый, юмористик хикәяләре, лирик этюдлары, авыл хезмәтчәннәре, мәдәният эшлеклеләре турында язылган мәкалә шәлкемнәре, очерклары «Татарстан яшьләре», «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Казан утлары», «Сөембикә», «Мәйдан» журналларында дөнья күрә. Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, мәзәкләр, җырлар (мәсәлән, «Тылсымлы сүзләр»[2], Мөхтәр Минһаҗев көе) яза. Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе буларак, оешманың 50 еллыгына «Илһам чишмәләре» (рус. Родники вдохновенья) җыентыгын төзи (2013). Җыентыкка нефть төбәгендә (ун районда) иҗат итүче 200 каләм иясенең биографиясе һәм сайланма әсәрләре кертелгән[3].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2004 – «Миләш тәме» (сугыштан соңгы еллардагы авыл кешеләренең язмышын чагылдырган повесть. Китапка тагын «Премия», «Кичке шәһәр», «Уртак мәхәббәт» кебек хикәяләр кергән).
  • 2006 – «Җанкаем» («Миләш тәме», «Ике гомер» повестьлары, «Күршеләрем», «Сагынмаган кая ул», «Үлән ашы» хикәяләре кергән).
  • 2007 – «Кояш бүләк итәм» (балалар өчен әкиятләр һәм хикәяләр).
  • 2010 – «Бәхет утравы» (балалар өчен әкиятләр, нәни хикәяләр)
  • 2013 – «Мин бит сине яратам» (балалар өчен)
  • 2014 – «Сыңар канат» (зурлар өчен)
  • 2017 – «Батыр керпе» (балалар өчен)
  • 2016 – «Дуслар кирәк гомер итәргә» (ТР атказанган урманчысы Габделбарый Галим улы Гыйльманов турында)
  • 2016 – «Егерме дүртнең берсе» (Мөслим районы «Урал» колхозы рәисе М. Гаттаров турында)
  • 2017 – «Икәү бергә генә бәхетле без» (укытучылар Мәдинә һәм Сәгадәт Минабетдиновлар турында)

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Алабуга милиция мәктәбен тәмамлаган Мамадыш районы егете Камил Нәбиуллин (33 яшендә вафат)[4]; 1980 елда өйләнешкәннәр; кызлары Лилия, юрист; уллары Ленар, энергетик. Оныклары: Наилә, Нәзилә, ?.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Данил Салихов
Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе
2010 — 2014
Аннары:
Рәфкать Шаһиев