Илһам Кашапов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илһам Кашапов latin yazuında])
Илһам Кашапов
Туган 13 апрель 1972(1972-04-13) (51 яшь)
Апакай авылы,Питрәч районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер К. И. Скрябин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Мәскәү ветеринария академиясе
Һөнәре район башлыгы

Илһам Миннехан улы Кашапов (1972 елның 13 апреле, Апакай авылы, Питрәч районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Питрәч муниципаль районы башлыгы (2018 елдан). Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (2011).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илһам Кашапов 1972 нче елның 13 апрелендә Татарстан АССРның Питрәч районы Апакай авылында туа[1]. 1994 нче елда академик К. И. Скрябин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Мәскәү ветеринария академиясен тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, «Питрәч кошчылык фабрикасы» ААҖнең зоолаборатория мөдире (1994), үсемлекчелек бүлеге идарәчесе (1994—1995), азык цехы башлыгы (1995—1997) булып эшли.

1997—1998 елларда Питрәч районы Апакай авылының 93 нче номерлы һөнәри лицеенда җитештерү буенча белем бирү мастеры. 1998 елдан, 11 ел дәвамында «“Казанская” кошчылык фабрикасы» ААҖдә эшли: технологик процесслар буенча директор (1998—2003), генераль директорының беренче урынбасары (2004—2005), башкарма директорының беренче урынбасары (2005—2006), җитештерү буенча генераль директорының урынбасары (2006—2008). 2008 елдан «“Ак Барс” Питрәч кошчылык фабрикасы» ҖЧҖнең генераль директоры, 2016 елның сентябреннән фабриканың Яшел Үзән җитештерү мәйданчыгы директоры.2018 елның 17 гыйнварында Илһам Кашапов Татарстан Республикасының Питрәч районы башлыгы итеп итеп сайлана[2]. Питрәч муниципаль районы Советы депутаты.

Өйләнгән, ике баласы бар.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]