Ил (гәҗит)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ил (гәҗит) latin yazuında])
(Ил (газета) битеннән юнәлтелде)
Ил
Tөр

иҗтимагый-сәяси газета


Гамәлгә куючы

Гаяз Исхакый

Баш мөхәрир

Гаяз Исхакый

Нигезләнгән

1913

Сәяси тараф

милли-либерал газета

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

16.04.1918

Төп офис

Петербург,
Мәскәү

«Ил» — иҗтимагый-сәяси гәҗит. 1913 елның 22 октябреннән 1918 елның 16 апреленә кадәр Санкт-Петербург (1914 елның ноябренә кадәр) һәм Мәскәү шәһәрләрендә атнага 3 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барлыгы 292 саны чыга. Нәшир – Гаяз Исхакый, мөхәррирләр – Гаяз Исхакый, Нәҗип Гасрый.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаяз Исхакый тарафыннан нигезләнгән «Ил» газетасы 1913 елның 22 октябрендә Петербургта чыга башлаган. 1914 елның ноябреннән 1915 елның март ахырына кадәр Мәскәүдә басыла һәм патша хакимияте боерыгы буенча ябыла.

1917 елның 23 мартында «Ил» газетасы яңадан чыга башлый.

Ябылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның 15 апрелендә Үзәк Мөселман (Татар-Башкорт) комиссариаты рәисе Мулланур Вахитов һәм матбугат эшләре буенча комиссар Мөхәммәтһади Килдебәков шундый документка кул куйганнар:

«Эчке Россия мөселман эшләре буенча Комиссариатның 12 апрелендәге һәм Милләтләр эше буенча Халык комиссарының 13 апрелендәге карары нигезендә Мәскәүдә чыгып килгән «Ил» газетасы, контрреволюцион юнәлеше һәм Татар-Башкорт җөмһүриятенә провокацион мөнәсәбәте өчен ябыла. Бу карарны үтәү Комиссариат әгъзасы Алеевка йөкләнә»[1]

«Ил» газетасының 1918 елның 16 апрелендәге соңгы 31нче (134нче) саны 15 данә генә дөнья күрә: Совет органнары аны күбәйтеп басуны тыялар. Әлеге сан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның үлүенә 5 ел тулуга багышланган була.

Газета мөхәррире Гаяз Исхакый, үч алудан шикләнеп, Мәскәүдән китәргә мәҗбүр була[2].

Большевиклар «Ил» газетасының конфискация ителгән басмаханәсен һәм кәгазен татар телендә чыгучы «Кызыл Армия» исемле хәрби һәм кырымтатар телендә чыгучы «Янъы дюнья»(рус.) (Yañı Dünya, Яңа дөнья)[3] коммунистик газеталарын чыгару өчен файдалана[4].

«Ил»нең ябылуы турында «Алтай» газетасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Димәк, «Ил»не яптылар.

Кем япкан?
Әлбәттә, мөселман комиссариаты япкандыр.
Татар-башкорт җөмһүрияте төзүче, татар милләтен бер милләт иттереп кенә түгел, хәтта татарга мәмләкәт ясап бирергә азапланып, тырышып йөрүче яшь йөрәкле милли егетләребез япкандыр. «Яшь йөрәкләр»не язган мөхәрриребез Галимҗан Ибраһимов һәм аның яраннары япкандыр.
«Ил», рус самодержавиесенең иң кара көннәрендә, татар матбугаты рус золымына каршы бер сүз дә әйтергә җөрьәт итә алмаган бер заманнарда, шул самодержавие берлә тартышып, халкыбызны бүгенге революция көннәренә хәзерләп килүче бердәнбер татар газетасы иде.
Бүгенге «искиткеч халык дусты» булып киткән, иң сул революционер булып йөри торган яшь йөрәкле большевикларыбызның халык файдасына бер кәлимә булсын сүз әйтергә калтырап торган, полицейскийны күрсә, урамның икенче ягына кача торган бер заманнарда «Ил» бер ялгызы революционер иде.
Хәзерге иң сул революционерларыбыз бәлки ул вакытларда «Ил»не кулына алганда: городовой күренмәсме икән? — дип як-ягына карана торган булгандыр.
Менә шул «Ил» бүген инде контрреволюционер булып танылды. Шуның өчен ябылды. Аны Николай хөкүмәте дә ике мәртәбә япкан иде. Ул вакытта ул халыкны котыртучы, аздыручы, халык дошманы дип танылган иде.
«Ил»нең мөхәррире Гаяз әфәнде Исхакый бүген контрреволюционер булып танылды. Ул да халык дошманы булып китте. Гаяз әфәнде үзенең әдиплек хезмәтеннән башка, татар әдәбиятының атасы булып танылуыннан башка, 15 елдан бирле революционер булып йөри һәм шул юлда никадәр шәхси эзәрлекләүләр, мәшәкатьләр чикте, полицейскийларның йодрыкларын да татыды, төрмәсендә дә булды. Себерне дә күреп кайтты. Безнең хәзерге иң сул революционерларыбыз Николай хөкүмәте каршында һич «былчыралмаган» садыйк шәхесләр булып танылган бер заманнарда, Гаяз әфәнде иң куркынычлы бер революционер булып таныла иде. Ул төрмәдән чыккач, Себердән кайткан вакытларында да үзе теләгән җирдә иркенләп тора алмый иде. Аны исправниклар, губернаторлар үз шәһәрләреннән куалар иде.
Гаяз социалист иде, Гаяз революционер иде, Гаяз милләтче иде. Пантюркист иде, панисламист иде. Бу «куркынчлы» һәммәсен бергә җыйган, һәрберсеннән дә «куркынчлы» тагын бер сүзе бар иде: Гаяз таңчы иде.
Бүген инде таңчы контрреволюционер булып китте. Халык дошманы дип игълан кылынды.
Ни өчен?
Гаязның гаебе нидә?
Нигә ул кинәттән үзгәреп китте? Безнеңчә, Гаяз әфәнденең үзгәргәне юк, ул һаман да революционер. Аның канында, яратылышында революционерлык рухы бар. Ләкин ул большевик түгел. Россиядә, хосуси үземезнең татарга бүгеннән социализм кертүнең мөмкинлегенә ышанмый. Гаязның бөтен гаебе шунда.
Бу ләгънәтне бирүчеләр кемнәр?
Бусын инде тарих тикшерер. Ул җавабын бирер. Кемнең чын контрреволюционер, кемнең чын халык дошманы икәнен ачык итеп танытыр.
Әмма хәзергә әле Гаяз әфәнде контрреволюционер ― халык дошманы. «Ил» дә халык дошманы икән. Аны да хәзергә укымыйча торырга кушалар.
Нишләмәк кирәк, укымабыз шул. Аның урнына «Чулпан»ны укырмыз, большевик булырмыз[5]

«Алтай», «Халык дошманы». 22.04.1918
»

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Политика Советской власти по национальным делам за три года. 1917 ― ноябрь 1920. М., 1920. С.80―81
  2. Исхакый Гаяз. Гәзитчелек эшендә 25 ел. // «Әдәби җомга», 1992 ел, 24 апрель
  3. YAÑI DÜNYA GAZETESİ 100 YAŞINDA! kiriminsesigazetesi.com, 28.11.2018
  4. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 169нчы бит
  5. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 173-174нче бит