Имай Насыйри

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Имай Насыйри latin yazuında])
Имай Насыйри
Туган телдә исем Имаметдин Низаметдин улы Насыйров
Туган 12 октябрь 1898(1898-10-12)
Стәрлетамак өязе
Үлгән 29 март 1942(1942-03-29) (43 яшь)
Свердловск өлкәсе
Милләт татар
Һөнәре рәссам
Ата-ана
  • Низаметдин Фәттахетдин улы (әти)
  • Хөсебъямал Исмәгыйль кызы (әни)

Имай Насыйри – язучы-журналист, Башкортстанда хокук саклау, партия, матбугат органнарында җаваплы вазыйфалар башкарган, бер үк вакытта әдәбиятта тирән эз калдырган шәхес.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Имаметдин Низаметдин улы Насыйров Стәрлетамак шәһәренә якын гына урнашкан Түбән Усылы авылы игенчеләре гаиләсендә 1898 елның 12 октябрендә туган. Бер апасы һәм ике сеңлесе арасында үсә. Башлангыч белемне үз авылларында ала. 1910 елда аны Стәрлетамактагы “Шәргыя” дип аталган татар мәдрәсәсенә бирәләр. Анда, дин сабакларыннан тыш, тарих, география, физика, математика өйрәтелә. Үсмер мәдрәсәне тәмамлый алмый — империалистик сугыш башлана.

Имаметдин, туган авылына кайтып, әтисе хуҗалыгында эшли, авыл китапханәсендә. Авыллары аша төрле гаскәрләр үтеп-сүтеп йөри. Имаметдин 1919 ел урталарында Кызыл Армиягә ияреп китә. Урал фронтында хәрәкәт итүче Муса Мортазин бригадасының сәяси бүлеге каршында Бәләбәй шәһәрендә оештырылган кыска вакытлы курсларда укып чыккач, шунда ук сәяси бүлекнең агитатор-оештыручысы булып хезмәт итә. Большевиклар партиясе сафына керә. 1920-21 елларда Күзәй кантонында (хәзерге Нуриман районы җирләре) милиция бүлеге начальнигы булып эшли.

Имай Насыйри нуриманлылар да якташ дип йөртә, чөнки ул шунда кайнап эшләп, тормышны өйрәнеп, «Күзәй» дигән иң билгеле романын язган. Байгилде мәктәбендә бу романны иҗат итүгә бәйле архив материаллары да саклана.

Башкортстан делегациясе составында РКП(б)ның X съездында катнаша. Перспективалы белгечне Күзәй-Нуриман якларында озак тотмыйлар. 1921-22 елларда ул — Башкортстан милициясенең сәяси комиссары. 1923 елда Мәскәүгә партиянең өяз комитеты секретарьлары әзерләү курсына җибәрелә. Аннан укып кайткач, милли матбугатны оештыруда актив катнаша. «Белем», «Чәчән», «Керпе» журналларын нигезләүче, аларның мөхәррире була. 1930 елда өлкә комитетының матбугат эшләре буенча инструкторы булып эшли.

1931 елның маенда «Коммуна» гәзите мөхәррире итеп тәгаенләнгән Насыйри басмага актив авторларны, язучыларны җәлеп итә, үзе дә күп яза. 1932 елда белемен камилләштерергә тагын Мәскәүгә юл тота — РКП(б) Үзәк Комитетының марксизм-ленинизм курсларында укый. Мәгариф халык комиссариатында эшли, 1936 елда кабат «Коммуна» мөхәррире итеп күчерелә, бер үк вакытта «Сәнәк» журналын җитәкли.

Имай Насыйриның баш очында болытлар 1937 елның мартында куера башлый. «Коммуна» гәзитендә С. Җиргәнскийның, ягъни Җиргән авылында туган журналист Сәхи Мусинның “Черек эчәкләр ашатып, кортлаган су эчергән урында” дигән кечкенә фельетоны басыла. Анда Кырмыскалы районы ашханәсендәге җитешсезлекләр тәнкыйтьләнә. Аның артыннан ук ВКП(б) Үзәк Комитетына шикаять языла. “Совет ашханәсендә мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Мөгаен, гәзит мөхәррире халык дошманыдыр. Тикшерүегезне, чара күрүегезне сорыйм”, диелә шикаятьтә.

Фельетон һәм Мәскәүгә хат Насыйрины эзәрлекли башларга сигнал гына була. 17 сентябрьдә «Правда» гәзитендә басылган “Башкортстанда буржуаз милләтчеләр өере” дигән мәкаләдә “Буржуаз милләтче Насыйров вәлидовчы “теоретик” Бабичевның әсәрләрен басарга әзерләгән, дип исбатлана. Насыйров бу китапка кереш сүзендә сөрсегән контрреволюционерны һәм аның эшчәнлеген мактый”, диелә мәкаләдә.

Төгәл бер айдан ВКП(б)ның Киров райкомы бюросы утырышында әдип өстенә яңадан-яңа гаепләр ташлана һәм шундый карар кабул ителә:

Кызыллар тарафыннан атып үтерелгән контрреволюционер Шәехзадә Бабичевны матбугатта мактап чыкканы, аның хезмәтләрен басмага әзерләгәне, матбугатта совет демократиясен һәм колхоз төзелешен яманлаганы, “Коммуна” гәзите редакциясен дошман элементлары белән чүпләгәне, кайбер язучыларның контрреволюцион оешмаларда катнашуын белә торып, фаш итү генә түгел, киресенчә, аларны “Коммуна” гәзитенә эшкә алганы өчен Насыйровны, буржуаз контрреволюцион милләтче буларак, ВКП(б) сафларыннан чыгарырга.

Мөхәррирне 12 декабрьдә редакциядәге эш урынында кулга алалар. Ә төнен шул ук “кара козгын” җырчы-композитор Газиз Әлмөхәммәтовны төрмәгә илтеп тыга.

Имай Насыйри өч елга якын төрмәдә утыра. Милләтчелек эшенә кереп, Совет хөкүмәтенә каршы эш алып барган, дип, НКВДның аерым киңәшмәсе 1940 елның 28 сентябрендә аны 8 елга иректән мәхрүм итә һәм Урал үзәгендәге Югары Тавда лагерена озата. Шунда ул төп-төгәл ике елдан дөнья куя.

БАССР Югары суды Президиумының 1956 елның 30 гыйнварындагы карары белән Имаметдин Низаметдин улы Насыйровның җинаять эше, тиешле раслаулар булмаганлыктан, туктатыла.

Әдәби иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Имай Насыйри иҗат эшенә дә яшьли тотына. Беренче шигыре Тукайга багышлана. Биләгән вазыйфасына ярашлы каты куллы кешенең лирик шигырьләр язуы гаҗәп хәл. 1922-24 елларда кырыклап шигырь бастыра һәм шигъри телдә “Дантон” дигән трагедия яза. Аннан прозага күчә. Монда да ул тәүдә романтик пафос белән сугарылган лирик эчтәлекле нәсерләр иҗат итә. Нәсерләрендә һәм хикәяләрендә кискен каршылыкны киң куллана, маҗаралыкка, хәтта авантюра элементларына омтыла. Нәсер һәм хикәяләр Насыйри иҗатында зур күләмле проза әсәрләре язар алдыннан бер баскыч кына була.

“Тереләй кабердә” дигән тәүге повесте детективка тартым итеп языла. Польша җирендә империалистик сугыш барган чакта крепость янына зур снаряд килеп төшеп, бер солдат шунда җир астында томаланып кала. Шунда ук җир асты казематында шактый күп азык-төлек, шәм, шырпы да булган икән. Солдат шунда тугыз ел яши, аны 1925 елда крепостьны тазартканда очраклы рәвештә генә табалар. Гәзиттә укыган шушы хактагы чын хәбәр нигезендә, образлар өстәп, мавыктыргыч сюжет корып, язучы сугышка каршы зур әсәр иҗат итә.

“Гөлдәр” дигән романтик повестен әдип 1928 елда Төньяк Кавказдагы Кисловодск шәһәрендә ял итеп кайтканнан соң яза. Таулар иленең гүзәл табигате, Пушкин һәм Лермонтов җырлаган урыннарны күрү Насыйрига тирән тәэсир ясый, шунда яңа әсәр язылуга этәргеч туа. Повестьның төп героинясы — таулар арасындагы Бикназар авылы крестьяны кызы, шактый кыю Гөлдәр романтик югарылык, якты буяулар белән тасвирланган.

“Җиңелгән яту”, “Сибай”, “Һөҗүм”, “Вагонда” дигән романтик повестьлары Имай Насыйрины ул замандагы башкорт әдипләренең алгы сафына бастыра. Аның тәүге китаплары татар телендә Казанда һәм Мәскәүдә, соңрак башкорт һәм рус телләрендә Уфада нәшер ителә.

Ә инде аның иҗатында вакыйга булып торырлык “Күзәй” романы — тарихны яхшы белеп язуның ачык бер мисалы. Әдип иҗатында иң күренекле булган бу әсәр гражданнар сугышы гөрләп узган Күзәй кантонындагы катлаулы хәл-вакыйгаларны тасвирлауга багышланган. Ул вакыйгаларда яшь комиссар Имаметдин үзе дә катнашкан. Ул романында башкорт милләтчелегенең татарга каршы булган вәлидовчылык идеологиясен сарказм чаралары белән сурәтләүгә ирешә. Тәмамланмыйча калган “Без сул як ярдан” романының аерым бүлекләре матбугатта басылган.

Истәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стәрлетамак районының Түбән Усылы мәктәбе Имай Насыйри исемен йөртә. Аның иҗатын өйрәнеп, Кирәй Мәргән, Нур Зарипов, Гыйлемдар Рамазанов, Әнүр Вахитов, Роберт Баемов кебек галимнәр гыйльми хезмәтләр язды. Якташы, укытучы-әдип Әхмәт Әһлиуллин бу гүзәл шәхес турында документаль повесть иҗат итте.

“Йөрәкләрдә Имай Насыйри” дигән 340 битле татарча китапны әдипнең якын туганы, Әлшәй районының Уразмәт авылында 40 ел балалар укыткан Клара Тукаева-Насыйрова әзерләп нәшер иткән.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]