Иман Нуры (мәчет, Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иман Нуры (мәчет, Казан) latin yazuında])
Мәчет
Иман Нуры
рус.  Иман Нуры
«Иман Нуры» мәчетенең Дорожная урамыннан күренеше
«Иман Нуры» мәчетенең
Дорожная урамыннан күренеше
«Иман Нуры» мәчетенең
Дорожная урамыннан күренеше
Ил Россия
Шәһәр 420056,
Татарстан,
Казан, Нагорный бистәсе, Дорожная ур., 32а к1
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН / Казан мөхтәсибәте / җирле ислам оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 19941997 еллар
Төп даталар:
1994 ел – төзелеш башлану
1997 ел – ачылу
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Казанның «Иман Нуры» мәчете (рус. Мечеть «Иман Нуры» города Казани) – Татарстан башкаласы Казанның Совет районы Нагорный бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казан мөхтәсибәте «Иман Нуры» мәчете мәхәлләсе» җирле ислам оешмасы карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елда Казанның Совет районы Нагорный бистәсендә ислам җәмгыяте оеша. 1994 елда «Иман Нуры» мәчете төзелә башлый. Бу бистәдә яшәүчеләрнең ислам дине нигезләренә, намаз укуга өйрәнү теләге белән аңлатыла. 1994 ел башында Нагорный бистәсендә яшәүчеләр исеменнән Әмин Гайнуллин белән Мидхәт Галиәхмәтов мәчет төзү өчен җир участогы бүлеп бирү үтенече белән Казан шәһәренең Совет районы администрациясе башлыгы Альберт Әсхәр улы Камалиевка мөрәҗәгать итә. Район хакимияте бистәнең үзәк урамында, элек зур бушлык булган урында 20 сутый җир бүлеп бирә. Беренче эш итеп, бистәдә яшәүчеләргә бушлык территориясен коры ботаклардан һәм куаклардан чистартырга туры килә. Шул мизгелдән мәчет төзелешенә контрольлек итүне Казан шәһәренең Совет районы башлыгы Альберт Камалиев үз өстенә ала[1].

1994 елның язында булачак мәчет нигезенә беренче таш салына. 1997 елның 14 декабрендә «Иман Нуры» мәчетен ачу тантанасы була [1]. Мәчетнең рәсми исеме – Җирле мөселман дини оешмасы – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Казан мөхтәсибәтенең «Иман Нуры» мәчете мәхәлләсе[1]

ХХ гасырның 1990-елларында төзелгән Яңа Савин районындагы «Болгар» мәчете, Дәрвишләр бистәсендәге «Ислам» мәчете белән якынча бер үк вакытта төзелгән һәм архитектурасы буенча бер үк төрле [2].

Мәчетнең түбәдә урнашкан 3 манарасы һәм бер гөмбәзе бар.

2014-2015 елларда архитекторлар Айвар Саттаров[3], Лира Галиева проекты буенча мәчеттә зур реконструкция уздырылган, мәчетнең файдалы мәйданы киңәйгән[4].

Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең хәйрия бүлеге мохтаҗ гаиләләрнең төрле категорияләре өчен комплекслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Мәчет карамагында 300гә якын гаилә бар: мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм кешеләр, күп балалы аналар, ялгыз аналар, өлкәннәр.

Мәчеттә Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме балалар бәйрәмнәре оештырыла. Әлеге бәйрәмнәрнең һәр көнендә Дәрвишләр паркында һәм 2018 елда ачылган «Кечкенә Принц» скверында[5] балалар өчен түләүсез программа: театральләштерелгән һәм аниматор тамашасы, мастер-класслар, зоопарк һәм кыр кухнясы оештырыла.

Мәчет базасында «Кыска гәүдәле кешеләр» берләшмәсе оештырылган. Берләшмә РФ Идел буе төбәгендә яшәүче ахондроплазия авырулы кешеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү, ныгыту һәм яклау максаты белән эшли.

Мәчет ел саен 9 майда 100 өлкән яшьтәге кешегә 100 азык-төлек җыелмасы тапшыра, яки Казан шәһәренең Совет районы ветераннары өчен кичке аш оештыра.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең имам-хатыйбы ― Нияз Илдар улы Закиров (1984 елгы, Нагорныйда туган)[6]

Мәчеттә ислам дине нигезләре курслары эшли. Дәресләр 6-10, 10-16 яшьлек балалар төркемнәре өчен үткәрелә. Дәресләрне ТР мөфтияте тарафыннан хупланган һәм тәкъдим ителгән материаллар нигезендә Россия Ислам университеты укытучылары һәм аны тәмамлаучылар уздыра.

Мәчеттә банкет залы – хәләл традиция буенча дини-милли чаралар (никах, исем кушу, бәби чәе, юбилейлар һ.б.) уздыру урыны бар.

Мәчет каршында «Арт-бүлек» эшли. Халыкара «Киномәүлид» программасы мөселман мәдәниятенең төрле аспектлары турында сөйләүче фильмнар төшерүгә юнәлдерелгән[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани