Иман (Ислам)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иман (Ислам) latin yazuında])
Иман

Има́н (Ислам диненә караган мәгънәдә) — Ислам теологиясендә, Ислам тәгълиматының дөреслегенә ышануны аңлатучы төшенчә. Исламча дини иманның нигезе - Бердәнбер Аллаһыга ышану.

Бөтен Илчеләрнең һәм Рәсүлләрнең төп бурычлары нәкъ Бердәнбер Аллаһыга ышануга чакыру булган.

Иманның нигезләре[1][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия
  1. Аллаһыга, Аның исемнәренә һәм сыйфатларына ышану.
  2. Фәрештәләргә ышану.
  3. Аллаһының Китапларына (Коръән, Библия, һ.б.) ышану.
  4. Пәйгамбәрләргә ышану.
  5. Кыямәт көненә ышану.
  6. Язмышка ышану.

Алар кыскача иман нигезләрендә язылган.

Иманны тулы аңлау өчен тагын түбәндәгеләрне дә карап үтәргә кирәк:

  1. Иманны котылгысыз үлем алдыннан кабул итеп булмый.
  2. Иманның бер шартларын үтәп, башкаларын кире кагып булмый.
  3. Иманның бөтен шартларын кабул итеп, аларның барсын да бертигез үтәү мәҗбүри.

Иманга карата кешеләр төркемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иманга карата кешеләр түбәндәге төркемнәргә бүленәләр:

  1. Мөселман — иман китереп инанган һәм аны теле белән әйткән кеше.
  2. Монафикъ — иман китермәүче, ләкин үзен мөэмин дип әйтүче кеше (икейөзле).
  3. Кәфер яки мөшрик — иман китермәүче һәм моның шулай икәнлеген кире какмаучы кеше[3].


« Әһле ислам арасында «мөселман» белән «мөэмин» дигән төшенчәләрне дөрес аңлау юк. Баштарак мин дә: «Мөэмин» ул «лә илаһа иллә Аллаһу» кәлимәсен әйтеп иман китергән кеше була, ә «мөселман» – моннан тыш биш вакыт намазны, ураза, хаҗ, зәкят кеби фарызларны тәмам төгәл үтәп баручы була. Димәк Аллаһ каршында мөселман мөэминнән югарырак тора» – дигән гомум ислам милләте тарафыннан кабул ителгән хөкемгә ияргән идем. Аннары айныдым. Аллаһ үзләренең мөэминнәр булуларын дәгъвалаган гарәпләргә: «Сез мөэминнәр түгел, сез мөселманнар гына әле» – дип җавап бирергә кушканын күрәчәкбез.[4] Нигә болай? Чөнки, аять сүзләре белән әйткәндә: «Иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде».[5][6]
»

Бернинди дингә карамаган имансыз кешеләр өчен Динсезлек мәкаләне карагыз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сөннәттә билгеләнгән
  2. Али-заде, А. А., 2007
  3. Татар телендә гарәп һәм фарсы алынмалары сүзлеге
  4. «Чүлдән чыккан гарәпләр: «Без иман китердек» – диделәр. Аларга болай дип әйт: «Юк, сез иман китермәдегез, шуңа күрә: «Без буйсындык» – дип әйтегез; ә иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде...» – диген». Коръән, (49:14)
  5. Әли Гыймран сүрәсе / Коръән, (3:154): "... Бит Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны белүче."
  6. Әл-Гәнкәбут сүрәсе / Коръән, (29:69): "Ныклап ышанучылар Безнең юлыбызда тырышырлар, көрәшерләр, кирәк булса - сугышырлар, әлбәттә, Без аларны үзебез риза булган хак юлга күндерәчәкбез, Аллаһ, әлбәттә, мөэминнәр белән бергәдер. Мөэминнәрнең яхшы эшләре вә кылган изге гамәлләре фәкать Аллаһ ризасы өчен генә булса, Аллаһ аларга дөньяда - һидәят, ахирәттә - җәннәт бирер."
  7. «ТӘФСИР әл-КАЛЬБ» китабына багышланган МӨКАДДИМӘ

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]