Иман (нәшрият)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иман (нәшрият) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
"Иман" нәшрияты
Нигезләү елы

1992

Урнашуы

420014, Татарстан, Казан, К.Насыри ур., 27 йорт

Вәкиллек

Иман (мәркәз)

Веб-сайт

http://musliman.ru/

Мөфәссаль гыйльме-хәл китабы

«Иман» нәшрияты - Татарстан Республикасында эшләүче нәшрият. 1990 елда "Иман" мәркәзе каршында оештырыла. Милли, дини темага кагылышлы китаплар, догалыклар чыгара. Нәшрияттә нәшер ителгән китаплар саны 1000нән артып китә[1]. 2010 елда нәшриятның интернет-каталогы ачылды. Хәзерге вакытта нәшрият чыгарган китапларның сыйфаты арта бара, мәсәлән, яңа чыккан "Мофассалл-гыйлме-хәл" китабы шуңа мисал булып тора. Шулай ук хәзер дини тематикадан башка, матур һәм тарихи-документаль әдәбият нәшер итү көчәйде.

Беренче мөдире Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб булган иде.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Татар телле нәшриятлар