Имезүчеләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Имезүчеләр
Имезүчеләр
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы

Mammalia (Linnaeus, 1758)

Wikispecies-logo.svg
Викитөрләрдәге
систематика
Commons-logo.svg
Commons
ITIS   179913
NCBI   40674
EOL   1642

Имезүчеләр (лат. Mammalia) — эволюцион яктан умырткалыларның иң югары төзелешле сыйныфы. Бу — югары нерв системасының, аеруча зур ярымшарлар кабыгы алгы ми бүлегендә көчле үсеш алуында, тереләй тудыруда һәм балаларын сөт белән туендыруда, газлар алмашы өчен иң зур өслеккә ия альвеолалы үпкәләр барлыкка килү, җылы канлы булуларында чагыла. Болар барысы да имезүчеләргә төрле яшәү тирәлекләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Имезүчеләрнең тышкы билгеләре аларны башка класс вәкилләреннән аерып тора. Мондый билгеләрнең иң мөһиме — йон капламы. Ул аз санлы вәкилләрендә генә (кит, морж һәм башка су хайваннарында, коры җирдә яшәүчеләрдән бегемотта гына) булмый. Имезүчеләрнең тиресендә күп төрле бизләр: май, тир, яшь, ис, сөт бизләре бар. Имезүчеләрнең теш төзелеше дә аларны башкалардан аерып тора. Беренчедән, аларның кискеч, казык һәм урт тешләре була, ә икенчедән, алар казналыктагы ояларда — альвеолаларда утыралар. Имезүче җәнлекләр төрле азык белән тукланалар. Теш системасының төзелеше һәм тешләрнең теге яки бу типларының үсеше туклану характерына бәйле. Мәсәлән, ерткыч имезүчеләрнең (бүре, юлбарыс, сусар һ. б.) казык тешләре яхшы үскән, кимерүчеләрнең (тиен, байбак, тычкан һ. б.) — кискеч тешләре, үлән белән тукланучыларның (кәҗә, антилопа, болан һ. б.) урт тешләре нык үсеш алган.[1]

Төрле исәпләүләр буенча дөньяда биш меңнән алып 5416 га кадәр имезүче төре бар дип санала. Имезүчеләрнең төрле ландшафтларга таралган төрләре табигатьтә мөһим роль уйный. Имезүчеләрне териология фәне өйрәнә.

Имезүчеләр ике ассыйныфка бүленә: Беренчел җәнлекләр (Клоакалылар, яки Берьюллылар һәм Чын җәнлекләр (Сумкалылар һәм Плаценталылар).

Искәрмәләр[үзгәртү]