Эчтәлеккә күчү

Иминиятләштерү компаниясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иминиятләштерү компаниясе latin yazuında])
Иминиятләштерү компаниясе
Тармак иминият тармагы[d]
 Иминиятләштерү компаниясе Викиҗыентыкта

Иминиятләштерү компаниясе — иминият фонды эшчәнлегенең тарихи яктан билгеләнгән социаль формасы, ул иминият килешүләрен төзүне һәм аларга хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы аерым структура[1].

Иминиятләштерү компанияләре — иминиятләштерү хезмәте күрсәтүче оешмалар. Алар махсус иминиятләштерү фондларының (предприятиеләр, гражданнар күчергәннәрнең) уңай килмәгән вакыйгалар, бәхетсезлек очраклары китергән зыян, югалтуларны каплауга билгеләнгән акчаларыннан файдалана. Мәсәлән, сез су басканда яки янгын вакытында зыян күрсәгез (мөлкәт юкка чыкса яки физик сәламәтлегегез зарарланса), сезгә, әгәр мөлкәтегезне һәм исәнлегегезне алдан ук иминиятләштергән булсагыз, билгеле бер күләмдә акча түләнә. Иминиятләштерү компанияләренең эшчәнлек өлкәсе — коммерция иминияте; иминиятләштерүне гамәлгә ашыру өчен иминият компаниясенә дәүләт иминият күзәтчелеге органыннан лицензия кирәк[2].

  1. A Brief Overview of the Insurance Sector (en). Investopedia. әлеге чыганактан 2018-09-07 архивланган. 2022-01-27 тикшерелгән.
  2. Ефимов С. Л. . — Vol. Акционерная страховая компания. ISBN 5-87811-016-4. 21 июнь 2013 елда.архивланган