Имрелкайс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Имрелкайс latin yazuında])
Имрелкайс
Imru al-Qays.png
Туган телдә исем اِمرؤ القيس بن حجر بن الحارث الكندي
Туган VI гасыр
Гарәбстан ярымутравы
Үлгән VI гасыр
Әнкара, Византия
Үлем сәбәбе Чәчәк
Милләт гарәп
Һөнәре шагыйрь
Ата-ана

Commons-logo.svg Имрелкайс Викиҗыентыкта

Имрелкайс ибн Хөҗүр ибн әл-Харис әл-Кинди (гарәп. اِمرؤ القيس بن حجر بن الحارث الكندي‎‎‎) — VI гасыр гарәп шагыйре, «Мөгалләка» поэмасы авторы, җаһилият чоры гарәп әдәбиятының күренекле вәкиле.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүчеләр җаһилият чорының күпсанлы әсәрләре арасыннан җиде касыйдәне, шаһәсәр дәрәҗәсенә күтәреп, аерып куялар. Бу әсәрләрне «Мөгалләка» термины белән атыйлар. Авторлары — исламгача чорның танылган бәдәви шагыйрьләре — Имрелкайс, Гантара, Ләбид, Зөхәйр, Тарафа, әл-Харис ибн Хиллиз, Амр ибн Кульсум.