Эчтәлеккә күчү

Имәнәй

57°50′26″ с. ш. 52°22′25″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Имәнәй latin yazuında])
Имәнәй
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Дасис авылы җирлеге[d][1]
Халык саны 51 (2012)[2]
Почта индексы 427682
Карта

Имәнәй (удм. Бигерӝуам, рус. Иманай, Мало-Жувамская) — Удмуртиянең Юкамен районында урнашкан татар авылы. Дасис авылы җирлегенә керә.

Авыл республиканың төньяк-көнбатышында, район үзәгеннән көньяк-көнчыгышка таба турыдан якынча 9 километр ераклыкта урнашкан.

Имәнәй авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.[3]

Авылның татарча атамасы имана (җан башына салынган салым) сүзеннән килеп чыккан яки кеше исеменә барып тоташадыр.[4] Удмуртча атамасы - Бигерӝуам (Татар Җуамы), җуам сүзе удмуртчадан янган дигәнне аңалата.[4]

Авылны XVIII гасырда Җуам дигән күрше бисермән авылыннан чукынырга теләмәгән мөселман-бисермәннәр нигезли.[4] Жувамской (Иманаева) пүчинкәсендә 1859 елда 295 кеше яшәгән. 1891 елда биредә 45 йортта 289 кеше, 276 татар һәм 1 йортта 13 бисермән яшәгән. 1959 елда 270 кеше исәпләнгән, барысы да татарлар.[5]

Халык саны
2010[6]2012[7]
5151

Халык саны — 51 кеше (2010).[8]

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар 83 кешенең 92 % тәшкил иткән.[9]

1950 елларга кадәр башлангыч татар мәктәбе эшләгән.[10]