Инволюцион птоз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Инволюцион птоз latin yazuında])

Инволюцион птоз катламлану, аерылу яки леваторның апоневрозы тартылу өчен өске кабакка нормаль көчәнеш тапшыру тоткарлану белән яшькә бәйле чир.

1. Билгеләре

• Гадәттә төрле чагылышта югары өске кабак җыерчыгы белән ике яклы птоз.

• Авыр очракларда өске кабак җыерчыгы булмаска мөмкин, тарзаль тәлинкә өстендәге кабак юкара, өске кабак буразнасы тирән була (рәс. 4. 53а).

• Леваторның функциясе гадәттә әйбәт (рәс. 4. 53б).

NB Инволюцион птозны миастеник птоздан аеру мөһим, чөнки аның очрагында да көн азагына птозның артуы мөмкин. Бу Мюллер мускулы ару белән бәйле, чөнки кабакны тоту өчен ул киеренкерәк эшли.

2. Дәвалау леватор резекциясеннән, рефиксация яки леватор апоневрозын торгызудан тора.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел